Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае депутаты: пенсионерларның җиләк -җимеш алырга акчалары юк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Пенсионерлар 18 мең сум пенсияләре белән кибеткә бер барганда бары тик өч кыяр һәм ике помидор гына сатып ала алабыз ди, ә җиләк-җимеш турында аларга бөтенләй онытырга туры килгән - әле кайчан гына банан сатып алып була иде, хәзер аларның да бәясе ике тапкыр артты дип авыр сулыйлар", дип язган ул.

Башкортстан Корылтае депутаты Илһам Галин кибетләр буйлап йөреп чыкканнан соң, пенсионерларның җиләк-җимеш сатып алырга акчалары юк дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу хакта ул "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә хәбәр итте.

"Пенсионерлар 18 мең сумлык кечкенә пенсияләре белән кибеткә бер барганда бары тик өч кыяр һәм ике помидор гына сатып ала алабыз ди, ә җиләк-җимеш турында аларга бөтенләй онытырга туры килгән - әле кайчан гына банан сатып алып була иде, хәзер аларның да бәясе ике тапкыр артты дип авыр сулыйлар", дип язган ул.

Сәүдә нокталарындагы сатучылар да азык-төлекнең кыйбатлануын искәрткән.

Аерым алганда помидорга, кыярга, мандаринга, банан һәм хөрмәгә, шулай ук йомыркага бәяләр арткан.

"Сатучылар да, сатып алучылар да йомырка ике тапкырга артты ди - әле берничә ай элек кенә иң кыйбатлы бер дистә йомырка 90 сум тирәсе торган булса, хәзер беренче сортлысының бәясе 200 сумга җитә. Әгәр эзләп йөрсәң, сыйфаты начар булмаган һәм бәясе арзанрак продукция табып була - 120-130 сум. Түбән хезмәт хаклары һәм пенсияләр алучы шәһәрлеләр мондый бәяләрнең коточкыч булуын әйтә. Алар шулай ук сөт ризыклары, консервлар, карабодай, дөге кыйбатланды дип тә зарлана, боларны сатып алу кесәләренә суга", дип искәрткән Галин.

Ул монополиягә каршы хезмәткә мөрәҗәгать итмәкче булуын әйткән.

  • Бүген, 1 декабрьдән Уфада балалар бакчасы өчен түләү бәясе артты. Шәһәр хакимиятләре бәяләрнең артуын азык-төлекнең кыйбатлануы белән аңлаткан иде.
  • Күптән түгел Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте Русиянең 10 төбәгендә йомырка һәм тавык ите җитештерүче 12 ширкәтне тикшерде.
  • Октябрьдә Русия президенты Владимир Путин тавык итенә бәяләр артуы белән бәйле сорау биргән иде. "Тавык ите нишләп шулай кыйбатланды? Ел башыннан кош ите бәясе бездә 27ләп процентка артты", дигән иде ул Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка мөрәҗәгать итеп. Шуннан соң авыл хуҗалыгы министрлыгы кош итен читкә чыгаруны ярты елга тыярга тәкъдим итте.
  • 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши. Башкортстанда халыкның 10,1 проценты – 404,2 мең кеше фәкыйрьлек чигендә көн күрә.
  • Шул ук вакытта Башкортстан авылларында фәкыйрьлек дәрәҗәсе шәһәр белән чагыштырганда җиде тапкыр югарырак.
  • Русия шәһәрләре арасында хезмәт хакы ягыннан Уфа 29нчы урында тора. 2023 елның беренче яртыеллыгында Уфада уртача хезмәт хакы —60,6 мең сум булган (былтыргыдан 15 процентка күбрәк).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG