Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан авылларында фәкыйрьлек дәрәҗәсе шәһәр белән чагыштырганда җиде тапкыр югарырак


Башкортстанның Ахун авылы. Иллюстратив фото
Башкортстанның Ахун авылы. Иллюстратив фото

Республика авылларында яшәүчеләрнең 15,9 проценты - фәкыйрьлек чигендә.

Башкортстанда авыл җирендә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 15,9 процент, бу - республика шәһәрләре белән чагыштырганда 6,9 тапкырга күбрәк. Шәһәр җирендә фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр 2,3 процентны тәшкил итә, дип яза РБК. Әлеге белешмәләрне республика хөкүмәте киңәшмәсендә җиткергәннәр.

Шул ук вакытта авылларда аз керемлеләр – 80,6 процент, шәһәрләрдә 19,4 процент диелә.

Башкортстан гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, банкротлыкка чыккан кешеләр саны ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында бишенче урында тора.

  • Башкортстандагы фәкыйрьлек республика ирләрен акча эшләү ысуллары эзләргә этәрә. Башкортстан вахта ысулы белән эшкә йөрүчеләр ягыннан алдынгы төбәкләрнең берсе. 2022 елның августына булган рәсми саннарга караганда, Башкортстаннан вахта ысулы белән 160 меңләп кеше эшли. Татарстанда, мәсәлән, 30 меңгә дә тулмый.
  • Радий Хәбиров Башкортстан башлыгына сайланганда "Өйдә эшләү — бәхет" дигән шигар белән чыккан иде. Соңрак ул кешеләрне республикада калдыру юлларын эзләргә кирәк, моның белән ныклап шөгыльләнәчәкбез диде. Әмма республикада дистәдән артык батальон тутырып ирләрне сугышка җибәргән мәлдә, әлеге вәгъдәнең үтәлүе шик тудыра.
  • Cәясәт белгече Андрей Потылицын ихтыяри батальоннар белән сугышка китү – Себергә вахта белән эшкә йөрүнең үзенә күрә бер алмашы дип саный. Ул батальоннарга язылып сугышка китүчеләрнең мотивлары иң беренче чиратта — фәкыйрьлек, эшсезлек аннан соң гына патриотик җилкенү ди.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG