Русиянең 100 шәһәре арасында хезмәт хакы күләме ягыннан Казан — 22нче, Уфа — 29нчы урында тора. Бу "Новости" агентлыгы төзегән рейтингтан күренә.
2023 елның беренче яртыеллыгында Казанда уртача хезмәт хакы — 63,2 мең сум (узган елның шул ук чорыннан 16,4 процентка арткан), ә Уфада 60,6 мең сум булган (былтыргыдан 15 процентка күбрәк).
Исемлектә Чаллы да бар, ул 34 нче урында — уртача хезмәт хакы 56,1 мең сум, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 19,9 процентка арткан.
Русиядә зур һәм урта оешмаларда бер айлык хезмәт хакы уртача 69 мең сум булган.
Рейтингта шәһәрләрне хезмәт хакына карап түгел, чиста хезмәт хакының тауарлар җыелмасыннан ничә тапкыр артыграк булуына карап урнаштырганннар. Казанда хезмәт хаклары кулланучы кәрҗиненнән — 3,56 тапкырга, ә Уфада 3,28 тапкырга күбрәк булуы ачыкланган. Чаллыда исә бу күрсәткеч — 3,16.
Исемлектә беренче урында Яңа Уренгой тора, анда яшәүчеләрнең хезмәт хакы кулланучы кәрҗиненнән алты тапкырга күбрәк. Икенче урында — Салехард, өченчедә — Мәскәү.
100нче урында — Нальчик (хезмәт хакы кулланучы кәрҗиненнән 1,97 тапкырга күбрәк), шулай ук Элиста һәм Грозный да ахыргы урыннарда.
- Татарстанда яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы аена 100 мең сум хезмәт хакын якынча 9,1 елдан соң гына ала башлаячак. Республика илдәге хезмәт хаклары үсеше исемлегендә 21нче урында тора. Башкортстанда хәлләр тагын да мөшкелрәк. Бу исемлектә ул 34 нче урында тора. Башкортстаннарның яртысы 100 мең сум хезмәт хакына 10,2 елдан соң гына өметләнә ала.
- Элегрәк кредитлар белән бәйле бурычланучыларның иң нык Татарстанда, Башкортстанда һәм Удмуртиядә артуы билгеле булган иде. Аеруча Татарстанда – 12,4 процентка. 2022 елның 1 апреленә республикада яшәүчеләрнең 717 миллион сум бурычы булган, ә 2023 елның 1 апреленә 805,7 миллион сумга җиткән.
- Шул ук вакытта Башкортстан авылларында фәкыйрьлек дәрәҗәсе шәһәр белән чагыштырганда җиде тапкыр югарырак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум