Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда халыкның яртысыннан артыгы 100 мең сум хезмәт хакын 9 елдан соң ала башлаячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә хезмәт хаклары үсеше рейтингында Татарстан – 21, ә Башкортстан 34нче урында тора.

Татарстанда яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы аена 100 мең сум хезмәт хакын якынча 9,1 елдан соң гына ала башлаячак. Республика илдәге хезмәт хаклары үсеше исемлегендә 21нче урында тора. Әлеге тикшеренүне "Новости" агентлыгы белгечләре үткәргән.

Шул ук вакытта Татарстан халкының 25 проценты 100 мең сумны 5,2 елдан соң, ә 75 проценты 12,8 елдан соң ала башлаячак диелә.

Башкортстанда хәлләр тагын да мөшкелрәк. Бу исемлектә ул 34 нче урында тора. Башкортстаннарның яртысы 100 мең сум хезмәт хакына 10,2 елдан соң гына өметләнә ала, 25 проценттан артыгы 6,1 елдан соң, ә 75 проценттан артыгы 14 елдан соң гына алырга мөмкин.

Халкы 100 мең сум хезмәт хакын иң якын вакытта алырдай төбәкләр арасында Ямал-Ненец автоном бүлгесе беренче урында тора. Анда яшәүчеләрнең яртысы 100 мең сумны 2,7 елдан соң ук ала башларга мөмкин. Икенче урында – Чукотка автоном бүлгесе, беренче өчлекне Магадан өлкәсе йомгаклый.

Иң начар күрсәткечләр исә Ингушетия һәм Чечняда. Бу төбәкләрдә яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы 100 мең сум хезмәт хакын 17 елдан соң гына күрергә мөмкин.

  • 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши. Башкортстанда халыкның 10,1 проценты – 404,2 мең кеше фәкыйрьлек чигендә көн күрә.
  • 2023 елның беренче чирегендә Башкортстанда микрофинанс оешмалардан бурыч алырга теләүчеләр артуы хәбәр ителгән иде.
  • Сүз 100 мең сумнан да күбрәк булмаган, ярты ел эчендә түләнеп бетәргә тиешле әҗәт турында бара. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2023 елда мондый гаризалар 14,5 процентка күбрәк кабул ителгән.
  • 2022 елда русияләрнең 25 проценты гаилә керемнәренең ким дигәндә өчтән ике өлешен ризык алырга тоткан. Шул ук вакытта Русиядә яшәүче һәр алтынчы кешенең (17 проценты) ризык, өс яки аяк киеме алырга акчасы җитмәгән.
  • Белгечләр Русия Украинада алып барган сугыш ил икътисады һәм халыкның матди хәленә тискәре тәэсир итә дип кисәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG