Accessibility links

Башкортстанда яшәүчеләр быел барлыгы 1,1 млрд сумлык бурыч алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел башкортстаннар бурычка акча сорап 138,5 мең гариза язган диелә. Бу былтыргы чор белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Башкортстан депутатлары бурычлары күп булган кешеләргә кредит бирүне чикләргә тәкъдим итә.

2023 елның беренче чирегендә Башкортстанда микрофинанс оешмалардан бурыч алырга теләүчеләр арткан. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә. Сүз 100 мең сумнан да күбрәк булмаган, ярты ел эчендә түләнеп бетәргә тиешле әҗәт турында бара.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2023 елда мондый гаризалар 14,5 процентка күбрәк кабул ителгән. Быел башкортстаннар бурыч сорап 138,5 мең гариза язган диелә. Шуларның 19,8 меңен канәгатьләндергәннәр һәм бу 1,1 миллиард сумны тәшкил иткән.

Гаризалар хуплау 12 процентка, бирелгән акчалар күләме 8,2 процентка кимегән дип яза басма Moneyman альтернатив кредит бирү онлайн-сервисына сылтама белән.

Белгечләр аңлатуынча, икътисадтагы билгесезлек аркасында, кешеләрнең бурычларын түләү мөмкинлекләрен бәяләп, микрофинанс оешмалары әҗәткә акча бирүне киметкән.

Шул ук вакытта Башкортстан депутатлары бурыч йөге күрсәткече (ПДН) югары булган кешеләргә кредит бирүне чикләргә тәкъдим итә. Бу хакта РБК яза.

Республиканың Дәүләт җыены "Кулланучы кредиты (бурычы) турындагы" федераль канунга төзәтмәләр өлгесен Русия канун чыгару шурасына карауга керткән. Әгәр биредә хупланса, ул Русия думасына карауга кертелергә мөмкин.

Документ авторлары кредитлары булган кешеләргә бурыч бирүне болай җайламакчы: әгәр кешенең бурыч йөге күрсәткече, ягъни кереме белән чагыштырганда кредитлар түләүгә киткән акчалары 100 проценттан да югарырак булса, кредит бирүче (банк яки микрофинанс оешма) бу бурычны түләүне таләп итә алмаячак. Депутатлар фикеренчә, шул рәвешле банклар һәм микрофинанс оешмалары бурыч йөге күрсәткече югары булганнарга яңа кредитлар бирмәячәк.

  • 2022 елда русияләрнең 25 проценты гаилә керемнәренең ким дигәндә өчтән ике өлешен ризык алырга тоткан. Шул ук вакытта Русиядә яшәүче һәр алтынчы кешенең (17 проценты) ризык, өс яки аяк киеме алырга акчасы җитмәгән.
  • Шул ук вакытта 2022 елның беренче чирегендә фәкыйрьлек чигендә яшәүче русияләр саны 41 процентка диярлек артуы әйтелде.
  • Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG