"Без бер әйбер өчен генә үкенә алабыз — актив хәрәкәтләрне иртәрәк башламаган өчен генә". "Россия 1" каналы алып баручысы Павел Зарубин белән әңгәмәсендә Русия президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.
Әңгәмәне кичә, 14 февраль көнне соң гына чыгардылар һәм ул нигездә Путинның Америка журналисты Такер Карлсон белән 6 февральдә булган әңгәмәсенә кагыла.
Аның нәтиҗәләренә һәм бу әңгәмәгә карата тамашачыларның тәэсиренә фикер белдереп Путин Карлсонны "куркыныч кеше" дип атады һәм "үткен җаваплар" алмас өчен махсус шушындый тактика сайлады диде. Путин бөтенләй башка төрле сорауларга һәм "үткен" итеп җавап бирергә әзерләнүен әйтте, бу әңгәмәгә кирәкле "үзенчәлеген" бирер иде диде. Русия президенты бу сөйләшүдән "тулысынча канәгатьлек алмавын" әйтте.
Шул ук вакытта Путин АКШ башлыкларының кайсысы АКШ өчен отышлырак, президент Байденмы яки аңа кадәр булган Дональд Трампмы дигән сорауга җавап биреп: "Байден. Ул күпкә фаразлап булырдай кеше", диде.
Путин Такер Карлсон белән камералар сүнгәннән соң нәрсәләр сөйләшүен дә аңлатты. Аның әйтүенчә, 20 гасыр башында Русия империясендә яшәгән яһүдләргә һөҗүм итү вакыйгалары белән бәйле Русияне "иблис урынына күрү" турында сүз киткән.
Путин бу һөҗүмнәр нигездә хәзерге Украина җирләрендә булган, дип белдерде. Украина режимын Русия хакимиятләре шул исәптән "неонаци" дип тә атый. Ә яһүдләргә һөҗүмнәр Русия империясенең бөтен җирләрендә, шул исәптән Түбән Новгородта, Дондагы Ростовта, Красноярда да булган.
- Русия президенты Владимир Путинның Америка журналисты Такер Карлсонга биргән әңгәмәсе Русиядәге иң популяр телевидение тапшырулары рейтингында 4-11 февраль атнасында нибары 19нчы урын гына алган. Бу хакта медиа һәм реклам өлкәсендәге зур тикшеренү ширкәте - Mediascope-ка сылтама белән The Moscow Times басмасы хәбәр итте.
- Бу рейтинг тапшыруны халыкның уртача ничә проценты каравыннан чыгып төзелә. Русия президентының әңгәмәсе (2,9 процент) "Экстрасенсы. Реванш" мистик шоуыннан (2,8 процент) һәм "Могҗизалар кыры" викторинасыннан (2,7 процент) бераз гына өстәрәк урнашкан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум