Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда социаль челтәрләрдә язган постлары өчен Александр Якуповка тентү белән килгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Куәт оешмалары вәкилләре ирнең теркәлгән урынына килгән, бу адреста аның әти-әнисе яши диелә. Якупов үзе телефонын өендә калдырган һәм тентү барган урынга – әти-әнисе янына киткән. 

Чаллыда социаль челтәрләрдә язган постлары өчен Александр Якуповка тентү белән килгәннәр. Аны нинди маддә нигезендә эзәрлекләүләре билгеле түгел, дип хәбәр итә ОВД-Инфо. Басма Якуповның танышы сөйләгәннәргә таяна.

Куәт оешмалары вәкилләре ирнең теркәлгән урынына килгән, бу адреста аның әти-әнисе яши диелә. Якупов үзе телефонын өендә калдырган һәм тентү барган урынга – әти-әнисе янына киткән.

Танышы сөйләвенчә, ул сугышка каршы постлар чыгарган, шуннан соң былтыр декабрь аенда аның эш урынына Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре килгән. Аны бүлекчәгә алып китеп гаскәрне "дискредитацияләү" турында беркетмә төзегәннәр, иргә инде штраф та салганнар. Шуңа күрә танышы Якуповны гаскәрне "кимсетү" белән бәйле җинаять эше нигезендә тентүләре бар дип саный.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары да ешайды.Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
  • Күптән түгел Азатлык Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәрнең сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнүен язды. "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендәге репостлары һәм "2022 елның төп нәтиҗәсе – урыслар Украинадагы "Русский мир"ны юкка чыгарды" дигән язмасы өчен Фазыл Вәлиәхмәтов өстеннән әләк язылган, шуның нигезендә административ эш ачылган. Аңа 30 мең сум штраф салдылар.
  • ОВД-Инфо белешмәләренә күрә, 2022 елның 24 февраленнән алып Украинадагы сугышка каршылык белдергән өчен ачылган җинаять эшләре белән бәйле 800дән артык кеше эзәрлекләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG