Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең банклары русияләрнең хисапларын яба башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган чикләүләрдән сагая диелә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең банклары икенчел (ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган) чикләүләрдән сагаеп, Русия белән исәп-хисапларны чикли һәм русияле мөштәриләренең хисапларын яба башлаган. Бу хакта илдәге эшкуарларга сылтама белән "Ведомости" хәбәр итә.

Бу чикләүләргә Русиянең физик затлары да, русияләрнең ширкәтләре дә эләгә диелә. Банклар Русиядән акчалар кабул итми һәм Русиягә түләүләр башкармый.

Kept салым һәм юридик консультация бирү департаменты партнеры Ольга Плетнева әйтүенчә, русияләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре банкларында әле дә хисап ача ала, әмма бу эш озакка сузыла, чөнки Русия ил хакимиятләренең аерым исемлегендә тора. Шулай ук ул түләүләрне башкару өчен төп канал булып торган "Ак барс" банкның чикләүләргә эләгүе аркасында Русия белән исәп-хисаплар башкару авырлашты дигән.

"Ведомости"ның хөкүмәттәге чыганагы проблем турында хакимиятләр белә, моны хәл итәрдәй мәсьәлә дип саныйлар дигән.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
  • 2023 ел ахырында АКШ президенты Джо Байден санкцияләргә эләккән Русия затларына сәүдә килешүе уздырырга булыша торган чит ил банкларына чикләүләр кертүне җиңелләштерә торган фәрман имзалады.
  • Февраль башында Төркия банклары Русия ширкәтләренең хисапларын яба башлаган дип хәбәр ителде. Беренче чиратта Төркия банкларын чит илгә акча күчерү һәм нефть-газ түләүләре өчен кулланган затларның хисаплары ябылган. Шул ук вакытта дәүләт банклары әле кайбер түләүләрне башкара ала —мәсәлән азык-төлек, дарулар өчен түли ала, әмма бары тик Русия сумнарында гына.
  • Элегрәк Русия мөштәриләре белән эшләү шартларын Кытай банклары да кырыслатуы билгеле булган иде. Алар да АКШның икенчел чикләүләр кертүеннән курка диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG