Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Навальная иренең эшен дәвам итәчәген белдерде


Юлия Навальная
Юлия Навальная

"Без Путинның өч көн элек Алексейны нигә үтерүен беләбез. Һәм тиздән моны сезгә сөйләячәкбез", диде Юлия Навальная. Ул үтерүгә бәйле барлык кешеләрнең ачыкланачагын да әйтте.

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная видеомөрәҗәгать яздырган, ул иренең эшен дәвам итәргә сүз бирде.

"Мин Алексей Навальныйның эшен дәвам итәчәкмен. Илебез өчен көрәшүне дәвам итәчәкмен һәм сезне минем белән янәшә басарга чакырам. Безне уратып алган, җибәрми торган авырту һәм кайгыны гына түгел, киләчәгебезне үтерергә җөрьәт иткәннәргә булган ярсуны, ачуны, нәфрәтне дә бүлешергә чакырам. Аз эшләү оят түгел, берни эшләмәү оят. Үзеңне куркыттыру оят", диде ул.

Навальная русияләргә "Русия, киләчәкнең азат, тыныч, бәхетле, искиткеч Русиясе" кирәк дип искәртте.

"Минем шундый Русиядә яшисем килә, Алексей белән балаларыбызның шунда яшәвен телим. Мин аны сезнең белән бергә төзергә телим. Нәкъ Алексей Навальный күзаллаган кебек итеп. Дәрәҗә, гаделлек һәм ярату тулы итеп", диде ул.

"Без Путинның өч көн элек Алексейны нигә үтерүен беләбез. Һәм тиздән моны сезгә сөйләячәкбез", диде Юлия Навальная. Ул үтерүгә бәйле барлык кешеләрнең ачыкланачагын да әйтте.

  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма уңай нәтиҗәгә китермәгән. Алексей Навальныйга 47 яшь иде.
  • Навальный Русия оппозициясе сәяәтчесе. 2020 елда "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, 2021 елның 17 гыйнварында Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Башта аңа "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде.
  • Соңрак Навальныйга карата башка җинаять эшләре ачылды. Былтыр 2023 елның августында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтчене экстремист берләшмә төзүдә, экстремизмга һәм аны финанслауга чакыруда гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • Навальный гаебен танымады, күпчелек хокук яклаучы оешмалар аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG