Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный үлеменә дөнья реакциясе


Алексей Навальный (1976-2024)
Алексей Навальный (1976-2024)

Британия премьер министры Риши Сунак моны "коточкыч яңалык" дип атады. "Русия демократиясен чын күңелдән яклаучы буларак, Алексей Навальный гомере буе искиткеч батырлык күрсәтте. Минем уйларым аның хатыны һәм Русия халкы белән, алар өчен бу зур фаҗига", диде ул.

Бүген, 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма уңай нәтиҗәгә китермәгән.

Навальныйның фикердәше һәм көрәштәше Леонид Волков аның үлгәненә әлегә ышанмый. "Дәүләт пропагандасына ышана алмыйбыз. Дөрес булган очракта да, Навальный үлмәгән, ә аны "Путин үтергән" дию урынлы. Ләкин мин аларга пычагым да ышанмыйм", дип яза Волков.

Чит ил лидерлары һәм дипломатлары да Навальныйның үлеменә фикер белдерде.

Британия премьер министры Риши Сунак моны "коточкыч яңалык" дип атады. "Русия демократиясен чын күңелдән яклаучы буларак, Алексей Навальный гомере буе искиткеч батырлык күрсәтте. Минем уйларым аның хатыны һәм Русия халкы белән, алар өчен бу зур фаҗига", диде ул.

Европа берлеге башлыгы Шарль Мишель Навальный гаиләсенең кайгысын уртаклашты. "Көрәшчеләр үлә. Әмма азатлык өчен көрәш беркайчан бетми", диде Мишель.

Беларусның демократик лидеры Светлана Тихановская: "Бу үлем - диктаторлар өчен кеше гомеренең бер кыйммәте дә булмавына чираттагы дәлил. Лукашенка режимы кебек үк, Путин режимы да хакимиятне саклап калырга тырышып оппонентларыннан теләсә нинди ысуллар белән котыла", дип белдерде.

Германия канцлеры Олаф Шольц Навальныйның үлемен "коточкыч һәм Русиянең ничек үзгәрүе билгесе", диде. "Кызганыч, бу процесс күптән башланды һәм ул демократиядән китте. Бу инде күптән демократия түгел", диде канцлер.

Украина президенты Владимир Зеленский исә сәясәтчене Путин үтерде дип белдерде.

"Путинга кем үлсә дә барыбер, ул гына үз позицияләрен саклап калсын", диде Украина президенты.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, хокук яклаучы Ева Меркачева Навальныйның сәламәтлеген аны артык еш штраф изоляторына ябулары какшаткан булырга мөмкин диде. Ул Навальный үлемен тәфсилле тикшерергә чакырды.

"Аны штраф изоляторына канунлы утыртканнармы, анда аңа тулы медицина ярдәме күрсәтелгәнме - тикшерү уздырырга кирәк. Штраф изоляторында озак тотарга ярамый. Әмма бер ягы бар - штраф изоляторыннан азат иткәннән соң тоткынны анда кабат җибәрергә мөмкин", диде Меркачева.

"Новая газета" баш мөхәррире Дмитрий Муратов та сәясәтченең үлемен штраф изоляторлары белән бәйли.

"Тромб (әгәр шуның аркасында булса) - аны 27нче тапкыр штраф изоляторына утыртуларының турыдан-туры нәтиҗәсе. Алексей Навальныйны өч ел җәфаладылар. Миңа Навальныйның табибы "тән моны күтәрә алмый", дигән иде", дип белдерде ул.

Сәясәтче Леонид Гозман моны "үтерү" дип атады."Алар аны озак үтереп килде һәм үтерделәр. Ул тарихи кеше, ул антик каһарман. Аның үз теләге белән алар янына кире кайтуы киләчәктә үз ролен уйнаячак. Бу файдасыз үлем түгел. Ул нәрсә булачагын белә иде. Ул барысын да дөрес эшләде. Анда нәрсә булганын белмибез - чынлап та шул мизгелдә үтергәннәрме, әллә башыннан кичкәннәрдән соң кисәк хәле начараеп киткәнме. Әмма алар аны үтерде, чөнки алар аны нәфрәт итте", диде ул. "АКШ президенты да кемнедер нәфрәт итәргә мөмкин, тик ул бу нәфрәтен сәяси гамәлләрдә гәүдәләндерә алмый: ул беркемне үтерә алмый. Ә безнең президент берни белән чикләнмәгән", дип саный Гозман.

Алексей Навальный — татар теле, Татарстандагы кланнар һәм башкалар турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:11 0:00

Сәясәт белгече Руслан Айсин исә "Режим тәки Навальныйны үтерде" диде.

Лондон патша көллияте галимәсе Гөлназ Шәрәфетдинова "Ул каһарман. Ул киләчәктә дә яшәячәк" дип язды.

Башкорт активисты Руслан Габбасов Навальный "телләр, Кырым турында ни генә әйтсә дә, ул безнең кебек үк Путинга каршы булды", сәяси тоткын булып, "бу сынауны лаеклы кабул итте" дип белдерде. Габбасов фикеренчә, режим бер кешене үтерсә, бу эшен дәвам итәчәк, "ә башкортларда бихисап сәяси тоткыннар бар".

"НАТОның Навальный үлеменә тиз арада фикер белдереп, Русияне турыдан-туры гаепләп үз-үзләрен фаш итте. Судмедэкспертиза әле юк, ә Көнбатышның нәтиҗәләре инде әзер", диде Русия тышкы эшләр министрлыгын рәсми вәкиле Мария Захарова.

Дума башлыгы Вячеслав Володин оппозиционер үлемендә "Вашингтон һәм Брүсселне" гаепләде. АКШ һәм Европа берлеге агентлары Навальный үлемендә гаепле дип саныймы ул, анысы посттан аңлашылмый, әмма спикер Навальный үлеме Көнбатышка файдалы дип саный.

"Агентство" телеграм каналы "Бердәм Русия" идарәсендәге чыганагына сылтанып язуынча, Дума депутатларына Навальный үлеменә карата фикер белдермәскә кушылган.

Алексей Навальныйга 47 яшь иде.

11 гыйнварда ул "Мөселманнар төрмә системының яңа дошманы" диде, аларның төрмәләрдәге хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә (онлайн тәртибендә) чыгыш ясады.

  • Навальный Русия оппозициясе сәяәтчесе. 2020 елда "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, 2021 елның 17 гыйнварында Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Башта аңа "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде.
  • Соңрак Навальныйга карата башка җинаять эшләре ачылды. Былтыр 2023 елның августында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтчене экстремист берләшмә төзүдә, экстремизмга һәм аны финанслауга чакыруда гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • Навальный гаебен танымады, күпчелек хокук яклаучы оешмалар аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG