Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры беренче тапкыр Төркиянең Анталия шәһәренә халыкара фестивальгә барачак


Камал театры былтыр Төркиянең Истамбул шәһәрендә "Килмешәк"не куйган иде
Камал театры былтыр Төркиянең Истамбул шәһәрендә "Килмешәк"не куйган иде

Алар  Йон Фоссе әсәре нигезендә Фәрит Бикчәнтәев куйган «Җәйнең бер көнендә» спектаклен күрсәтәчәк. Татарстан башкаласыннан Анталиягә декорацияләр, реквизитлар һәм киемнәрне китерү 1,2 млн сумга чыгачак.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры беренче тапкыр Төркиянең Анталия шәһәрендә узачак халыкара театр фестивалендә катнашачак. "Бизнес Online"-га театрның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Камал артистлары Хашим Ишҗан мәдәни үзәге сәхнәсендә 18-19 майда чыгыш ясаячак.

Алар Йон Фоссе әсәре нигезендә Фәрит Бикчәнтәев куйган "Җәйнең бер көнендә" спектаклен күрсәтәчәк.

"Бу - әлеге пьесаның Русиядә беренче тапкыр куелуы. Аның авторы Нобель бүләге иясе", дип искәрткәннәр театрда һәм спектакльнең 20 февральдә, 9 мартта һәм 9 апрельдә Казанда күрсәтеләчәген әйткәннәр.

Татарстан башкаласыннан Анталиягә декорацияләр, реквизитлар һәм киемнәрне китерү 1,2 млн сумга чыгачак. Театр 7,4 мең чакрым юлны үтеп бу эшне эшләрдәй йөк ташучы эзли башлаган. Транспорт буларак 13 метрдан да ким булмаган фура кулланылачак, хезмәтне 6-30 майда күрсәтергә кирәк диелә дәүләткә сатып алулар сайтындагы мәгълүматта.

Әле былтыр ноябрьдә генә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Камал театры ике көн рәттән "Килмешәк" спектаклен күрсәткән иде. "Килмешәк" спектакле Истанбулда уза торган хатын-кыз драматурглар халыкара фестивале кысаларында тәкъдим ителде.

Төркия татарлары моны тарихи вакыйга дип атады. Спектакльдә күтәрелгән мөһаҗир язмышы темасын мөһаҗир буларак карау үзе бер гыйбрәт, диде алар. Тамашаны Азатлык хәбәрчесе дә карады.

  • Антлиядәге халыкара театр фестивале беренче тапкыр Төркиянең дәүләт театрлары тарафыннан 2010 елда үткәрелгән.
  • Шул вакыттан бирле ул ел саен 100 меңнән артык тамашачыны, кимендә 50 чит ил һәм 40 җирле театр коллективларын җыя. Быелгы чара 14нчесе булачак.
  • Төрле елларда фестивальдә Рөсиянең төрле театрлары катнашкан. Әйтик 2015 елда Петербурның Брянцев исемендәге яшь тамашачы театры Достоевский романы нигезендә куелган "Мескен кешеләр"не күрсәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG