Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Истанбулда "Килмешәк" спектаклен куйды. Мөһаҗирлек темасы күтәрелде


Истанбул театрында "Килмешәк" спектакле афишасы
Истанбул театрында "Килмешәк" спектакле афишасы

Төркиянең Истанбул шәһәрендә Камал театры ике көн рәттән "Килмешәк" спектаклен күрсәтте. Төркия татарлары моны тарихи вакыйга дип атады. Спектакльдә күтәрелгән мөһаҗир язмышы темасын мөһаҗир буларак карау үзе бер гыйбрәт, ди алар. Тамашаны Азатлык хәбәрчесе дә карады.

17-18 ноябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ике көн рәттән Истанбул шәһәрендә татарча спектакль күрсәтте. Драматург Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектакле Истанбулда уза торган хатын-кыз драматурглар халыкара фестивале кысаларында тәкъдим ителде.

Бу фестиваль әле яшь, икенче тапкыр гына уздырыла. Анда дәүләт театрлары арасында Истанбулның төрле почмакларында урнашкан театрларда Төркия, Грузия, Молдова, Греция кебек илләрдән килүче театрлар спектакль куйдылар. Барлыгы 12 театр. Русиядән бердәнбер театр катнашты, ул — Камал театры.

Хатын-кыз драматурглар фестивале афишасы
Хатын-кыз драматурглар фестивале афишасы

Татар театры Истанбулга 18 кеше килгән, бу — уйнаучы артистлар һәм техник хезмәткәрләр. Чакыру, кабул итү мәшәкатьләрен барысын да Төркия үз өстенә алган. Бу гына түгел, камалларга зур декорацияләрне Татарстаннан ташырга туры килмәгән. Эскизлар нигезендә оештыручылар барысын да үзе ясаган. Театр бары тик аерым вак-төяк реквизитларны гына алып килгән. Камал театры моның өчен аерым рәхмәт белдерде, барысы да төгәл, вакытында ясалды дип билгеләде.

Спектакль Истанбулның Үскүдар районында урнашкан дәүләт театры сәхнәсендә күрсәтелде. Ул татарча барды, колакчыннар бирелмәде, синхрон тәрҗемә оештырылмады. Сәхнә өстендә урнаштырылган зур экранда тататрча аңламаучылар сөйләгән сүзләрне төрек телендә укый алды. Әмма төрекчә белгән татарлар төрекчә текстның камил булмавын тәнкыйтьләде. Турыдан-туры тәрҗемә, калька күп иде дип искәртүчеләр шактый иде. Баксаң, текстның тәрҗемәсе татарчадан түгел, ә инглизчәдән төрекчәгә ясалган булып чыкты.

Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш

Ике көн рәттән тамашачылар зал тулы иде. Беренче көнне беренче рәтләрдә фестиваль кунаклары, тәнкыйтьчеләр, драматурглар, башка театр артистлары утырды, тамашачы арасында төрекләр дә, татарлар да шактый иде. Татарлар арасында сугыш аркасында чыгып китүчеләр дә, биредә белем алучы стундентлар да, Истанбулда озак еллар дәвамында яшәүче галимнәр дә, мәсәлән физик Булат Рәмиев һәм аның хатыны, тюрколог Илсөяр Рәмиева, Алтын Урда чорын өйрәнүче галим Ильяс Камалов, әдәбият белгече Ләйсән Шахин, журналистлар, "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары күренде.

Азатлык сөйләшкән берничә кеше Камал театрының Истанбулга килеп саф татар телендә спектакль куюы бер могҗиза булса, икенчесе — үзең чит илдә килмешәк статусында актуаль спектакльне карау, диде.

Икенче көнне зал тоташ татарлардан торган кебек булды. Камалны карарга Анталья, Измир, Бурса, Искешәһәр, Әнкарадан килүчеләр бар иде. Алар күбесе Төркиягә яңа гына килеп төпләнүчеләр. Барысы да Камал театры белән яхшы таныш, татарча камил белгән кешеләр. Камал театры артистларын күрү безгә саф һава сулау кебек диючеләр булды. Артистларны спектакльдән соң сәхнәдән озак җибәрми тордылар, туйганчы истәлеккә фотога төштеләр, аралаштылар. Артистлар да "Ярый әле килдегез, күңелле булды" дип әйтте.

Тамашачы
Тамашачы

Төркиядә яшәүче Ләйсән (фамилиясен атамаска үтенде - ред.) театрга ире белән өч баласын да ияртеп килгән. "Килмешәк"кә Казанда чакта ук берничә тапкыр барып карарга омтылдым, билет та сатып алган идем, әмма килеп чыкмаган иде дип сөйләде. Бу спектакльне мөһаҗир буларак Истанбулда карарга насыйп булыр дип һич башыма килмәгән иде, ди. Спектакльдән соң ул хисләрен тыя алмый, күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган иде.

— Сугыш темасы, чит илдә калган татар кешенең язмышы шулкадәр авыр булды минем өчен, күздән яшь акты да акты. Йә, Ходай, безне чит илләрдә тилмертеп яшәтә күрмә, кире туган якларыбызга кайтырга мөмкинлекләреңне ач дип теләп утырдым. Барыбер никадәр генә тормыш тыныч, имин, бай булмасын, күңел Ватанга тартыла. Хәлләр Икенче дөнья сугышыннан соң булган вакыйгаларны тасвирлый, ә мин бу спектакльдә үзебезне күреп утырдым. Шуңа да авыр булды, — дип хисләре белән уртаклаша Ләйсән. — Минем балалар беренче тапкыр йокламыйча спектакль карады. Алар кайсыбер җирләрне аңламады, билгеле, балалар бит әле. "Кайсы чор бу, әни?", дип тә сорадылар, "Ник кайта алмый бу абый?" дип кызыксындылар. Улын көткән, каз бәбкәләрен су буеннан алып кайткан әбине күреп аларның да күзләренә яшьләр тыгылды, чөнки әбиләрен алар да сагынды. Кайбер урыннарда төп каһарман кайтырга омтылганда, яшьлеген, сөйгән ярын, әнисен сагынып искә алганда, үзем дә "Әни, мин кайтам!" дип кычкырасы килде.

Йөрәккә үтеп керердәй итеп куелган спектакль дип тасвирлады Ләйсән тамашаны. Ул Камал театры артистлары һәрберсе аерым басып алкышлауга лаек, театр сәнгать мәктәбе бик көчле дип билгеләде.

Спектакль тәмамлангач
Спектакль тәмамлангач

Галимә Илсөяр Рәмиеваның Төркиягә килеп яшәүләренә 25 елдан артык. "Килмешәк"тә кайта алмаучы мөһаҗир язмышы тасвирлана, ә безнең чит илгә китү үз теләгебез булды һәм туган якларга кайту бервакытта да чикләнмәде, шуның белән бәхетлебез, диде.

— Ватанга кайтып йөрсәк тә, чит илдә яшәүчеләрнең авырткан сөяле — ул сагыну. Кайчак сызлатып авырттыра ул хис. "Килмешәк"тә ул бар. Шөкер, туганнар белән аралашу да, очрашулар да бар безнең, — ди ул. — Бу спектакльдә тагын бер мөһим тема күтәрелә, чит җирдә милли үзаңны саклап буламы? Безнең гаилә саф татар, балаларыбыз да татарча белә. Без Төркиядә яшәсәк тә, төрекләшмәдек, татар булып яшибез. Әмма киләчәктә минем балаларда, оныкларымда татарлык, милли үзаң никадәр булыр? Билгесез. Сакланып калса ярар иде. Төркия татар булып яшәүгә бернинди дә киртә куймый, төрекләшергә мәҗбүр итми, шуның белән дә уңай бу ил.

Галимә Төркиядә татарлыкны саклауга киртәләр юк ди һәм шул ук вакытта татарларның сүлпән эшләве аркасында татар балалары өчен бакча да, мәктәпләр дә юк дип билгели. "Аның каравы урысча бакчалар да бар, балет театрлары да гастрольләр белән килә, кинолар да күрсәтелә. Ничәмә ничә ел биредә яшим, Татарстан белән Төркиянең мөнәсәбәтләре яхшы булса да, Камалның килүе — Истанбулга татар театрының беренче килү очрагы", диде ул.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тамашачылар белән аралаша
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тамашачылар белән аралаша

Ике көндә дә Камал артистларын тамашачы аягүрә басып алкышлады. Беренче көнне спектакльдән соң режиссер Фәрит Бикчәнтәевка фестивальдә катнашу өчен диплом тапшырылды, рәхмәт белдерелде, аннан соң аның белән очрашу оештырылды. Бу сорау-җавап форматында булды. Очрашу вакытында өстәлдә Татарстан һәм Төркия байраклары урнаштырылды. Әмма Фәрит Бикчәнтәев сорауларга урысча җавап бирде, бу тәрҗемәче ханымның урысчадан гына тәрҗемә итә алуы белән аңлатылды. Татарчадан төрекчәгә һәм төрекчәдән татарчага синхрон тәрҗемә итүче белгечләр залда шактый иде, бу мәсьәләнең алдан хәл ителмәве аеруча татарларның күңелен төшерде. Шулай да залдан сораулар башлыча татарча яңгырады.

Фәрит Бикчәнтәев татар театрының тарихы белән таныштырды, урыс театрларыннан аермалы, ул пропаганда, идеология коралы буларак түгел, ә халык тарафыннан 1906 елда оештырылды дип әйтте. Бу — уникаль күренеш, диде.

Ул мөһаҗирлек темасы татарга якын, бу — татар тарихы, дип әйтте. "Әмма бу бер җирдән икенче урынга китү турында гына түгел, сагыш темасы гына да түгел. Эчке эмиграциягә китү күренеше дә бар. "Килмешәк" төгәл бер тарихка бәйле. Икенче дөнья сугышыннан соң чыннан да кайтырга куркучылар күп булган, бу куркыныч бер тарих. Камалда Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" спектакле бара. Татарларның бер өлеше Төркиядә сыену тапкан. Истанбул зиратында татарның мәшһүр язучылары, шагыйрьләре, галимнәре, акыл ияләренең каберләре бар", диде.

Тамашачылар Истанбулга "Зәңгәр шәл" спектакле белән килүне сорады. Бу — Камал театрының йөзек кашы, 1926 елдан бирле куела, күп еллар дәвамында бу спектакль белән театраль сезон ачыла һәм ябыла. Бикчәнтәев: "Чакырасызмы әллә? Киләсезме әллә?" дип сорады. Тамашачылар дәррәү кул чапты, "Зарыгып көтәбез" дип кычкырды. Бу спектакльдә кимендә 80 актер катнаша, бөтен труппаны алып килү коточкыч кыйммәткә төшәчәк, авыр мәсьәлә булачак, диде режиссер.

Сөмбел Гаффарова "Килмешәк" пьесасын Кытай һәм Норвегия оештырган Ibsen International драматургия лабораториясе кысаларында яза. АКШ, Кытай, Норвегия, Италия, Көньяк Африка, Татарстаннан 8 драматург катнашындагы лабораториядә мөһаҗирлек темасына әсәр язарга тәкъдим ителгән. Шул рәвешле Икенче дөнья сугышында катнашып фашистлар концлагеренә эләккән, аннары туган якларына кайта алмыйча Канадага китеп урнашырга мәҗбүр булган һәм гомер буе Ватанын сагынып яшәгән татар ире турында пьеса барлыкка килә. 2017 елда режиссер Фәрит Бикчәнтәев аны Камал театрының кече сәхнәсендә куя. Ул әле дә төп репертуарда, аншлаг белән уза торган спектакльләрнең берсе.


"Килмешәк"тә тасвирланган мөһаҗирлектә гомер кичергән Нәкыйп исемле ирнең язмышы Гаффаровлар нәселе тарихына бәйле.

Сөмбел Гаффарова
Сөмбел Гаффарова

— Әбиемнең бертуган абыйсы Нәкыйп булган, ул яшен алдап яздыртып фронтка киткән, 18 яше дә тулмаган булган. Фронтта элемтәче булган. Аннары әбинең гаиләсе Нәкыйп хәбәрсез югалган дигән кәгазь ала да шуның белән бетте. Кайда ул, ничек һәлак булган, кабере кайда — билгесез. Әнисе аның үлеменә ышанмаган, гомер буе балам кайтыр дип яшәгән. Әсирлеккә эләккәндер, чит илдән кайта алмыйдыр дип уйлап яшәгән. Ана улым исән, менә кайтып керер дип уйлау юату булгандыр, һәлак булган дигәнне кабул итсә, йөрәге шартлап ярылыр иде, — дип сөйли Сөмбел Гаффарова. — Мин пьесага шушы тарихны салдым, исемен дә шундый итеп калдырдым, тарихта калсын дип теләдем. Мондый язмышка меңләгән татар дучар була. Башта фашистларның концлагеренә эләгәләр, аннары азат ителеп кире әйләнеп кайткач, аларны совет хакимиятләре төрмәгә ябып куя. Алардан шпион ясыйлар. Күпләр шуннан куркып кайтмый кала. Бу безнең халык кичергән тарих битләре. Коточкыч язмыш. Мөһаҗирлектә кайта алмыйча күпме кеше тилмереп яшәде, бу алар сайлап алган юл түгел иде.

"Килмешәк" берничә ел элек язылса да аның актуальлеге бүген тагын да артты. 2022-2023 елларда Русиядән китүчеләрнең яңа дулкыны булды. Бу да сугышка бәйле. Төрле белгечләрнең исәпләүләренә караганда, Русиянең Украинага бәреп керүе, аннары Путинның "өлешчә мобилизация" игълан итүе аркасында Русиядән 800-900 мең кеше чит илләргә киткән. Күпмесе кире әйләнеп кайткан — төгәл саннар юк. Бу да мәҗбүри эмиграция. Илдән китүчеләр арасында татар белән башкортлар да шактый. Аларның бер өлеше Төркиягә китте, АКШ белән Европа илләренә китеп урнашучылар да бар.

— Драматург, минемчә, ул беренче чиратта документалист. Бүген кешене ни борчый, ни кызыксындыра, җәмгыять ни турында сөйләшә, тирә-якта нинди хәлләр бара — шуны язып, тасвирларга тиеш. Әмма бүген төгәл һәм әһәмиятле сораулар куйган язучы, драматурглар төрмәгә утыртыла, йә аларга басым ясала дип язмый кала. Иҗатчылар бик авыр хәлдә калды, ирекле иҗат кысылды, — дип сөйли Сөмбел Гаффарова. — Шуңа да берничә ел элек, тыныч вакытта, бу хәлләрне күз алдына да китерә алмаган вакытта иҗат ителгән пьесада кешеләр бүгенге сорауларга җавап таба ала икән, башка заманда булган вакыйгалар белән чагыштырып вазгыятьнең охшаш якларын табып күрә ала икән, мин шат кына. Мөһаҗирлек темасы яңадан калкып чыгар дип кем уйлаган. Мин тарихи вакыйганы гына тасвирлый идем кебек.

"Килмешәк" спектаклендә мөһаҗирлек темасы күтәрелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

Хатын-кыз драматурглар фестиваленә Сөмбел Гаффарова килмәгән иде. Балаларымны кемгә дә калдырып китә алмау сәбәпле Истанбулга барып фестивальдә катнаша алмыйча калдым, диде.

— Хатын-кыз никадәр талантлы язучы яки башка һөнәр иясе булмасын, ул — беренче чиратта гаиләне караучы, балаларның әнисе. Шуңа менә мин дә бара алмадым. Гәрчә татар хатыннары башкаларга караганда иреклерәк булып кабул ителсә дә, — дип аңлата ул. — Хатын-кыз драматургларының аерым фестивале кызык күренеш кебек кабул ителә татарлар өчен, чөнки бездә хатын-кызлар алай һөнәрләргә аерылмый. Татарларда әдәбият сәнгатендә хатын-кызның үз урыны бар, исемле шагыйрә һәм язучылар, галимәләр бар, алар талантлы. Бездә режиссерлар да бар, гәрчә бу ирләр һөнәре булып санала. Башка төрки халыкларда бу — авыррак мәсьәлә, шуңа да бу фестивальдә язучы хатын-кызларны аерып күрсәтү аларга этәргеч булып торадыр, аларны бу сәнгать төренә тагын да күбрәк җәлеп итәргә тырышалардыр дип уйлыйм. Әмма татарларда да язучылар арасында ирләр барыбер күбрәк, анысы хак. Ниндидер уңышка ирешү өчен, исемне булдыру өчен хатын-кызга икеләтә күбрәк тырышырга, эшләргә кирәк.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG