Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар тарихчылары түрәләрнең Чаллыга 400 ел элек нигез салынган дигән фикере белән килешми


Чаллы шәһәре
Чаллы шәһәре

Алар фикеренчә, җирлек әле Казан ханлыгы чорында ук булган.

Татарстан тарихчылары Чаллыга 400 ел элек нигез салынган салынган дигән фикер белән килешми. Бу хакта 20 февральдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа китапларын тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында белдерделәр.

Тарих фәннәре докторы Радик Исхаков моны бәхәсле дата дип атады.

"Бүгенге рәсми дата архив материалларына нигезләнә. ХVII гасырда Алабугадан кешеләр күчеп, Чаллы җирлегенә оештырган. Бу мәсьәлә методикага бәйле. Монда тарихчы Владимир Ермаков тәкъдим иткән архивка нигезләнгәннәр. Бүгенге Чаллы биләмәләрендә татар шәһәрчеге бар. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Монда туктаусыз үсеш булганмы дигән мәсьәлә бар. Эш шунда, Куйбышев сусаклагычында күп кенә урыннар су астында калган. Шулай да безнең археологлар өйрәнгән хәзерге Чаллы шәһәрендәге татар шәһәрчеге үзе бер факт булып тора. Бу мәсьәлә фән ягыннан әһәмиятле. Аны өйрәнергә кирәк. Фәнни конференцияләрдә галимнәр фикер алышырга тиеш", диде ул.

Тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов исә, "бу сорау археологларга һәм җирле хакимияткәдер", диде.

Тарихчы Ленар Мифтахов фикеренчә, Чаллының 400 еллыгын хакимият уйлап чыгарган.

"Мин тарих институты хезмәткәре түгел, шуңа турыдан-туры әйтә алам. Эш шунда, Чаллы шәһәренә нигез салынган дата буенча бернинди фәнни конференция үткәрелмәде. 1626 елда шәһәргә нигез салынган дип фәнни даирә игълан итмәде. Дөресрәге, бу шәһәр җитәкчелегенең, аның башлыгының тәкъдиме. 1626 ел — ул Чаллыга нигез салынган ел түгел. Бу Чаллының Алабуга сарай волостенә кушылуы. Әлеге чорны романтикалаштырырга омтылалар: крестьяннар үзлегеннән күчеп утырганнар, янәсе. Бу чып-чын ялган. Сарай крестьяннары ирекле булмаган. Аларга дәүләт сәясәте нигезендә җир бүленгән һәм алар күчеп утырган. Ермаков белән мин шәхсән таныш идем. Әлбәттә, ул хөрмәткә лаек галим. Шулай да аның аерым идеологиягә йөз тотуы бар иде, күп нәрсәгә күз йомды. Ул хезмәтендә нигезләнгән чыганакларда бернинди сылтама да калдырмады. Хәтта тикшереп тә булмый. Анда бик күп сорау бар. Әгәр дә шәһәр хакимияте җитди караган булса, һичьюгы бер конференция үткәрерләр һәм төрле фикерле кешеләрне чакырырлар иде. Бүгенгә фән бу сорауга җавап бирмәде. Әлегә бары Ермаков фикерен генә алалар", диде ул.

2026 елда Чаллының 400 елыгын билгеләп үтәргә җыеналар. Узган елның октябрендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу датаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады дип белдерде. Алдагы өч елда шәһәрнең 400 еллыгын билгеләп үтәр өчен төрле чаралар узачак.

Чаллының рәсми сайтында шәһәргә 1626 елда нигез салынган диелә.

Ачык чыганакларда әйтелгәнчә, нәкъ шул елда Алабуга авылы крестьяны Федор Попов җитәкчелегендә яңа крестьян җәмгыяте төзелә. Воевода Семен Волинский фәрманы белән аларга Чулманның сул ярындагы (Уфа өязе), Чална һәм Мәләкәс елгалары янына ялан кырга күчеп урнашырга рөхсәт бирелә.

Алабуга крестьяннары нигез салган авыл Чалнинский Починок дигән исем йөртә һәм якын-тирәдә нигез салынган башка авылларга баш булып тора.

Соңрак аны Бережные Челны, Береговые Челны, Набережные Челны дип атыйлар. Җирлек шәһәр статусын 1930 елда ала. 1982 елның ноябреннән 1988 ел башына кадәр шәһәрне Брежнев дип үзгәртәләр, соңрак исеме кире кайтарыла.

Шулай да шәһәргә 1626 елда нигез салынуы археологлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм язучылар арасында тәнкыйтьләр дә тудыра.

Шәһәр белән Илдар Халиков җитәкчелек иткәндә моның турындагы бәхәсләр шуңа китерде - мэр Чаллыга керә торган урындагы "Яр Чаллы. Шәһәргә 1626 елда нигез салынган" дигән язулы стеланы алып куйдырды.

Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев Азатлык белән сөйләшкәндә "ниндидер урыс кешеләре тора башлагач кына торулыкка нигез салынган дигән сүз түгел", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG