Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен өйрәнүче урыс егете: "Сәяси темаларга татарча сөйләшү җитми"


21 февраль — Халыкара туган тел көнендә — без туган теле урыс булган, ләкин татарлар белән проект ясаганнан соң үзлегеннән татарча өйрәнгән Максим белән сөйләштек.

Максим (төрле шәхси сәбәпләр аркасында исемен үзгәртүне сорады, шәхси мәгълүматлары — редакция карамагында) тумышы белән Русиянең көньяк төбәгеннән, соңгы елларда Казанда яши. Үзе белән таныштырганда ул үзен "мин — урыс" дип таныштыра. Нәкъ менә татарча "урыс" дип.

— Милләтемне сораганда, "мин — урыс" дип әйтәм. Әмма әгәр дә вакыт күбрәк булса, мин — урыс социализациясе алган кеше дип аңлатам. Чөнки мине, туганнарым Украинадан, Беларустан һәм Польшадан булса да, урыс итеп үстерделәр. Мин моны [тамырларның төрле милләтләрдән булуын — ред.] белә идем, әмма беркайчан да артык игътибар бирмәдем. Әти-әнием дә шулай ук.

Нәрсә соң ул урыс социализациясе? Без — урыслар, бу — нормаль, шулай булырга тиеш. Балачакта бу караш миндә дә, гаиләмдә дә бик көчле булды. Мин Русиянең көньяк шәһәрендә туганмын. Бу, нигездә, урыслар шәһәре, әмма Кавказдан миграция күп. Хәзерге вакытта мөселман кешеләре аеруча күп яши. Минем балачакта да алар булды, әмма күп түгел иде. Гаиләмдә исә аларга карата һәрчак исламофобик караш булды — үзем дә шундый булдым. Шуңа күрә мине урыс булып социализацияләшкән дип әйтергә мөмкин.

Күптән түгел мин әтиемә шаярып кына ДНК-тест бүләк иттем: ул үзе Кавказдан килгән кеше кебек күренә. Аның "1990нчы елларда миңа һава аланында "Дудаевка сәлам!" дип кычкырганнары бар" дип сөйләгәне бар. Тест нәтиҗәләре әле килмәгән. Мин моңа күбрәк шаяру буларак карыйм.

Татар телен каян болай яхшы беләсез?

— Үзем өйрәндем. Ике ел элек "Әйдә! Online" аша башладым, дәреслекләрдән укыдым, дусларым белән сөйләштем. Гомумән, мин биш ел элек төрле төрки телләр һәм аларның мәдәниятләре белән кызыксына башладым. Казакъ һәм үзбәк телләрен өйрәнә башладым, әмма бу озакка бармады, чөнки ул вакытта материаллар аз иде. Бәлки, таба алмаганмындыр. Татар теле җиңелрәк булып чыкты. Чөнки, беренчедән, онлайнда ике телле аккаунтлар күп булып чыкты. Мәсәлән, Татарстан милли китапханәсе. Мин бу оешмага карата нинди генә мөнәсәбәттә булсам да, сайтларының урысча да, татарча да булуы ярдәм итте: мин аларны чагыштырып укыйм һәм таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлыйм.

Урыс социализациясенең начар икәнен күптән аңлаган идем. Туган шәһәрдән Мәскәүгә укырга киттем, ә уку йортында безне "милләтчелек — ул көлке" дип өйрәттеләр, ягъни бу — уйлап чыгарылган конструкция, уйлап чыгарылган җәмгыять. Һәм янәсе сәяси яктан да ул көлке.

Бу кайсы югары уку йорты? Югары икътисад мәктәбеме?

— (Көлә) Әйе.

Көлке булса да, тарихтан күренгәнчә, милләтчелек ул җәмгыятьне хәрәкәткә китерә торган иң үтемле корал бит.

— Мин моны татарлар белән эшли башлагач аңладым һәм кызыксына башладым. Якынча ике ел элек татарлар белән бер эш проектына кердем — бу проектта без татар сәясәте, татар тарихы турында күп сөйләштек. Проектта барысы да диярлек татарлар иде. Шулай итеп миндә тел өйрәнү теләге туды.

Без проектны башлаганнан соң озак та тормый Русия Украинага һөҗүм итте. Үземдә эчке кризис башланды. Ялгызым гына калмас өчен, мин телгә кереп чумдым, көн саен өч сәгать буе подкастлар, лекцияләр тыңладым, күнегүләр эшләдем — [сугыш турындагыа] уйлардан арыныр өчен.

Нинди подкастлар тыңладыгыз?

— Күбесенчә "Әйдә! Online" подкастларын тыңладым, "Ачык университет" курсларына теркәлдем. Татар телен өйрәнү өчен тагын бер сәбәп бар иде — мин татар егетенә гашыйк булдым. Аның белән татарча сөйләшәсем килде.

Ул татарча сөйләшәме?

— Әйе. Минем аның белән шәхси яктан да, сәяси яктан да татар телендә сөйләшәсем килде.

Ягъни мотивация көчле иде?

— Әйе. Һәм мин Казанга күчәргә булдым. Мин аның көчле шәһәр икәнен белә идем. Мәскәүдә биш ел яшәгәннән соң, анда яшәргә теләмәвемне аңладым. Башка шәһәргә күчеп карадым, анда да ошамады. Казанны сынап карарга булдым.

Ә Казанда татар мохите җитәрлек дип уйлыйсызмы?

— Юк. Әгәр дә без тел турында гына сөйләшсәк, ул җитәдер. Ягъни өйрәнеп була. Һәм тиз генә өйрәнеп була. Мин инглизчә бик яхшы беләм. Балачакта алман телен дә өйрәнгән идем, әмма алман телле мохит булмагач, ул телне аны оныттым. Татарстанда исә татар телле мохит табып була — урамнарда гына түгел, махсус чараларга, махсус җирләргә барсаң. Икенче яктан, бу гына җитми, чөнки ул чаралар мәдәнияткә, театрга, тарихка бәйле... Ә менә сәясәткә бәйлесе юк диярлек. Тыштан караганда сәяси импульс күрдем кебек, әмма үз күзләрем белән килеп күргәннән соң, хәзер мин аны романтик милләтчелек (национализм) итеп сизәм: "без — татарлар, без баш имибез". Бу милләтчелек көчле һәм минем өчен бик яңа һәм мөһим иде. Әмма ул практик адымнарга барып җитми. Әйе, "Ачык университет" бар, төрле-төрле әйберләр уза, әмма яшьләр арасында, мәсәлән, татарча сәяси сөйләшү юк диярлек. Булса да, ул фәкать романтик милләтчелек дәрәҗәсендә генә: "без — татарлар, татар теле яшәсен". Килешәм, әлбәттә, татар теле яшәсен, ләкин минем өчен җитди түгел бу.

Сез татар яшьләре белән сәяси темаларга сөйләшеп булмый, дидегез. Бу телнең потенциалы аз булуданмы, әллә яшьләрнең сәясәт белән кызыксынмавыннанмы?

— Бу һич тә телнең потенциалы җитмәвеннән түгел. Мин моны аңлатыр өчен татарча түгел, урысча да 100% туры килгән сүз белмим. Мәсәлән, мин "казанлы татар теле" дигән бер шаяру уйлап таптым. Ягъни Казанда күпчелек татарлар берьюлы татарча да, урысча да сөйләшә һәм ул ничектер бик табигый булып сизелә. Авылларда сөйләшкән кебек түгел. Мәсәлән, беренче елда авылдагыча сөйләшкән кешеләрне һич аңлый алмадым, ә менә Казанда сөйләшкәннәрне аңлый алдым. Телгә караш иҗади да, шигъри дә дип әйтергә мөмкин, шуңа телнең потенциалы бик зур. Кешеләр телне туры булмаган рәвештә дә күп куллана.

Шигырьләр яза аласыз, театрда уйный аласыз, скейтпаркта шуа аласыз, ләкин, зинһар өчен, сәясәтсез генә

"Ни өчен шулай?" дип сорарга кирәк. Бер яктан, бу — Русиянең дәүләт сәясәте нәтиҗәсе һәм, миңа калса, Татарстанның шул сәясәткә буйсыну нәтиҗәсе дә. Мәсәлән, "Татмедиа"ның яшьләр проектлары бар, Милли китапханә бар, "Моң" театры бар, һәм, нигездә, аеруча соңгы ике елда алар сәяси темаларга кагылмый. Шигырьләр яза аласыз, театрда уйный аласыз, скейтпаркта шуа аласыз, ләкин, зинһар өчен, сәясәтсез генә. Әгәр дә сәясәткә кермәсәгез, проблем юк — барысы да ярый, барысы да яхшы. Һәм минем өчен хәзер иң куркынычы — дәүләтнең яшьләргә милли темаларның да, төрле телләрнең дә кирәклеген аңлый башлавы. 2022 елда алай ук булмагандыр, ә хәзерге дәүләт аңлый — яшьләр милли телләрдә дә җырларга, биергә, язарга тели; һәм ул аларга "менә сезгә мөмкинлекләр", ди. Әмма болар барысы да "Евразия халыкларының кроссмәдәни интеграциясе" контекстында гына бара. "Сабантуизация" дигән сүз бар бит. Бу исә Сабантуизация 2.0 — авылдагыча сабантуйлар түгел, ә сабантуй-рейвлар, сабантуй / заманча театр. Асылында шул ук сабантуйлаштыру: "җырлый аласыз, бии аласыз, сәясәт кенә булмасын". Шуңа күрә мин сәяси әңгәмәләр юк, дим. Иҗади яктан алар күп, әмма иҗат сәяси булмый башлады. Яисә ул беркайчан да сәяси булмаган.

Өченче сәбәп тә бар. Казанда яшәгәндә, аның турыда күп уйландым. Мин бер ачык сәяси проектта катнаштым: чараларда аралашу урыс телендә, катнашучыларда Татарстан үзбилгеләнүе бар, әмма бу татар теленә кагылмый. Төркемдә кемдер туры "мин — урыс яки мин — мордва, татар телен өйрәнергә теләмим" ди, ә кемдер "вакыт җитми", "кызык түгел", "файдасыз" ди. Кемдер "урысча сөйләшсәк, аудитория күбрәк була" ди. Бу әйберләрне аңлап була, әмма бу "татарлык+сәясәт"нең булмавының тагын бер сәбәбе.

Дүртенче сәбәп икенчесенә бәйле. Минем өчен Татарстанда кызык һәм гадәти булмаган әйберләрнең берсе — олы кешеләрдән яшь кешеләргә игътибарлы караш. Ягъни сиңа егерме яшь, син нәрсәдер мавыгып эшлисең — һәм сине күрәләр, сине тизрәк сәхнәгә чакыралар. Русиянең башка шәһәрләрендә шулай түгел кебек. Барлык шәһәрләр өчен дә әйтмим, әмма моны сирәк очратып була. Яшь дирижер Айдар Ниязовның милли оркестры — моның яхшы мисалы. Әмма Казанда калган олы кешеләр үзләре буйсынганнар дип сизелә һәм бу яшьләргә дә күчә: "Мәдәни яктан без саклап торабыз, әмма сәясәткә кагылмагыз"

Төрки телләрне өйрәнү теләге ничек туды?

— Казакъ сәнгате белән танышкач, ул миңа ничектер тәэсир итте. Һәм мин өч айдан Казакъстанга бардым. Шуны аңладым: урыслар, Русиядә яшәгән кешеләр бу турыда бернәрсә дә белмибез икән. Һәм мин китаплар укый, фильмнар карый башладым. Ул тирән икән һәм анда үземне дә, телемне дә, шәһәремне дә аңлатып-аңлап була.

Сезне казакъ сәнгатенә кайсы әсәр җәлеп итте?

Рөстәм Бегенов һәм Саша Морозованың "Орта" арт-проекты бар. Алар аны әле дә дәвам итә. Бу — спектакль. Казакъстанга килгәч, бер фильм карадым, ул атом-төш полигоны турында. Ул фильмнан соң мин моңарчы белмәгән тарих турында уйлый башладым.

Шулай ук Казакъстанның "Артишок" театрындагы "Уят" спектакле дә миңа бик ошады. Дөрес хәтерләсәм, спектакльнең бер өлеше казакъча иде. Мин берни аңламадым, әмма бу мине кызыксындыра башлады.

Сез үзегезне "урыс" дисез. Урыс сүзе ул үпкәләтерлек сүз түгелме?

— Миңа ярый (көлә). "Марҗа" сүзе турында да беләм. Миңа "урыс" нейтральрәк булып тоела. Әйе, бу сүздә читлек бардыр, татарлар белән аралашканда мин аны сизәм, ягъни мин аңлап бетерә алмаган, ияләшеп бетерә алмаган әйберләр бар. Әмма мин башта ук үземә "моңа ачуланырга ярамый" дип әйттем. Шулай да, кайчак ихластан ачуланам. Һәрхәлдә интонация хәл итә.

Татар теле белән мавыгуыгызга гаиләгез ничек карый?

— Хәзер татар теленең дә, гомумән татарлыкның да минем тормышымның мөһим бер өлеше икәнен аңлыйлар. Минемчә, яхшы карыйлар. Бу бит инде икенче ел шулай. Аларга да татар теле якынайды. Алар татар телен белми, мин кызык өчен берничә сүз әйтә алам. Башта алар "Син берәр файдалы булган тел өйрәнә алмадыңмы? Татар теленең ни файдасы бар?" дип сорады. Әмма мин татар телен өйрәнә башлаган чакта без әллә ни аралашмый идек, шуңа алар ике яки өч тапкыр сораганнардыр. Алар өчен минем Мәскәүдән китүем авыррак булды кебек, чөнки башта бу адымна бардым бит. Ягъни мин башта Мәскәүдә калсам, аннары берәр алман шәһәренә укырга киткән булсам, алар бәхетлерәк булган булыр иде.

— Сез татарча яхшы сөйләшәсез, татар мохитенә кереп китәсез, һәм кинәт кенә "мин урыс" дисез. Татарларда гадәттә нинди реакция була?

— Бу миңа карата аерым игътибар уята. Еш кына соклану очратам. Күпләр "Менә безнең татарларыбыз татарча сөйләшми, син сөйләшәсең, ничек ул?" ди. Кичә генә аңладым — әйе, бу миңа ошый. Мин игътибар яратам. Миңа рәхәт, кешеләргә рәхәт — начар түгел бит?

Казанда татарлар белән офиста эшләгәнем булды. Аларга минем белән татарча сөйләшү җайсыз дип сиздем — мин барыбер кайчакта аңлап бетерә алмыйм, күп хата ясыймдыр. Мине аңлап буладыр, әмма барыбер минем чит булуым сизелә. Ул хезмәттәшләрем — ике телле: минем белән урысча сөйләшә, ә бер-берсе белән күбесенчә — татарча. Алар беренче көнне үк миннән "Безнең үзара татарча сөйләшүебез сиңа нормальме?" дип сорады. Әлбәттә дидем. Алар моңа аптырап калды, мөгаен: урыслар күбесенчә ачуланып карыйдыр.

"Дөрес сөйләшмисең", "болай әйтмиләр" диючеләр булдымы?

— Юк, һәм бу бик мөһим. Менә Төркиягә килгәч, мин төрекчә сөйләшергә тырышам. Үзлегемнән генә өйрәнгәнем бар, ягъни рәттән ун сүз әйтә алам, миңа нәрсә әйткәннәрен аңлыйм. Ә менә татарча өйрәнгәнче, татарча сөйләшкәнче килгән булсам, сөйләшергә оялыр идем.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG