Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен өйрәнгән чит ил кешеләре: Казанга барып булмый, ләкин дөньяда татар теле белән кызыксыну саклана


Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы, 2023 ел, иллюстратив фото
Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы, 2023 ел, иллюстратив фото

Татар телен өйрәнгән чит ил кешеләре бүгенге сугыш һәм аның Татарстанга, татар теленә тәэсире турында ни уйлый? Сугыш татар теленә нинди зыян сала ала? Татар телен өйрәнгән чит ил кешеләре белән сөйләштек.

Соңгы дистә елда татар теленә игътибар дөньяның төрле почмакларында күзәтелә башлады, татарча өйрәнүче чит ил кешеләре саны да артты. Азатлык алар турында күп язды: Финляндиядән Робин Истон, Британиядән Адам Лентон, Франциядән Бернард Монот, Испаниядән Ириа Мартинез, Италиядән Маттео Бенусси һәм башка мисаллар күп.

Аерым игътибарны татар телен өйрәнүче һәм татарча камил сөйләшүче япон кешеләре җәлеп итә. Алар арасында Азатлык укучыларына бик яхшы таныш булган Юто Хишияма, Мидзуки Накамура-Сакурама, Чихиро Тагучи һәм башкалар. Япон кешеләре татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңүләр яулау белән генә тукталмыйча, Япониядә дә татар телен тарата: алар японнар өчен дәреслекләр чыгара, университетларда татар теле дәресләрен оешытыра, башка төрле чаралар әзерли.

Чит ил кешеләренең татар телен өйрәнү мотивациясе бик төрле. Кемдер татар телен ишетеп, аның матурлыгына сокланып өйрәндем дисә, кемнәрдер Казанга төрле програмнар белән килеп, телне биредә үзләштерде. Күбесенчә бу фән өлкәсендә эшләүче кешеләр.

2022 елда дөнья үзгәрде. Украинага каршы башлаган сугыш аркасында Казанга Көнбатыштан һәм Япониядән студентлар килә алмый, Халыкара татар теле олимпиадасына да катнашучылар бары тик берничә илдән генә килә. Русиянең халыкара изоляциясе Казанга да, татар теленең дөньяда яңгыравына да нык бәрә.

Бу шартларда Азатлык элек татар телен өйрәнгән кешеләр белән сөйләшеп, алардан бүгенге вазгыятьнең татар теленә ничек тәэсир итүе, сугыш һәм изоляция халәтендә татар телен өйрәнү мөмкинлекләренең ничек үзгәрүен сорашты.

"Сугыш булмаса, Казанга барыр идем" диючеләр бар

Юто Хишияма татар теле олимпиадасында җиңү яулагач, 2014 ел
Юто Хишияма татар теле олимпиадасында җиңү яулагач, 2014 ел

Татар телен үзлектән өйрәнгән Юто Хишияма 2014 елда елда Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулый. Шуннан соң ул ике ел Казан университетында, татар филологиясе юнәлешендә белем алды. Юто – Япониядә татар телен популярлаштыручы кеше, 2020 елдан ул Токионың чит телләр университетында татар теле дәресләрен укыта, японнар өчен махсус курслар оештыра, татар теле һәм Татарстан турында китаплар чыгара.

Юто сүзләренчә, хәзерге вакытта Русиянең халыкара изоляциядә булуы читтәгеләр өчен, татар телен өйрәнүчеләр өчен проблем тудыра, алар Татарстанга, Казанга бара алмый, бу исә тел өйрәнү мотивациясенә тискәре йогынты ясый. Халыкара татар теле олимпиадасына катнашу мөмкинлеге дә хәзер өзелде.

Фәнни тикшеренүләр алып бару өчен мин Идел буе республикаларына бара алмыйм

— Үзем өчен хәзер иң кыены – фәнни тикшеренүләр эшләрен алып бару өчен мин Идел буе республикаларына бара алмыйм. Бу семестрда минем татар теле дәресләренә биш кеше йөри. Алар арасында да "сугыш булмаса, Казанга барыр идем" диючеләр бар. Тел өйрәнүчеләр өчен бу мөһим проблем, — ди ул.

Юто үзе бу уку елдан башлап Идел буе халыклары телләренең фәнни тикшеренү эшен алып бара. Татар теле белән бергә ул башкорт, чуаш, мари һәм удмурт телләре тикшеренүен башкара. Моның өчен төбәкләргә бару, бу халык вәкилләре белән аралашу, материаллар җыю бик кирәк булса да, хәзергә мондый мөмкинлекләр булмавы кызганыч, ди ул.

— Гомумән, чит илләрдә яшәүче татарлар белән Русиядәге татарлар арасында аралашу кими бара. Миңа калса, бу да татар теленең үсешенә начар йогынты ясый. Чит ил татарларына Казанга килеп, татарча аралашу, төрле чараларда катнашу мөһим бит, хәзер күп кенә илдәге татарларның мондый мөмкинлеге юк, — дип саный Юто Хишияма.

"Мәскәү илнең күпмилләтле булуын күрсәтү өчен күп көч куя"

Адам Лентон
Адам Лентон

Тумышы белән Британиядән булган Адам Лентон хәзерге вакытта Джордж Вашингтон университетында сәясәт фәннәре кандидаты. Тиздән ул Уэйк Форест университетында (Төньяк Каролина) профессор ярдәмчесе позициясендә эшли башлый. Адам берничә ел Казанда укыган, монда ул татар телен дә үзләштергән.

Русиянең сугышы аның татар теленә мөнәсәбәтен үзгәртмәде, киресенчә, ул хәзер дә мөмкинлек булганда, татарча бераз укырга яки берәр нәрсә карарга тырыша. Урыс теле белән сугыш арасында да бәйләнеш сизмим, ди ул, эше буенча ул даими урыс телен куллана.

Русия башлаган сугыш илдәге урыстан башка милләтләргә тәэсир итү мәсьәләсендә ике юнәлеш бар, ди сәясәт белгече.

Милли азчылыкларның бер өлешендә Мәскәү нарративына ышанучылар да аз түгел

— Русия хәзер дөньяда элекке заманнар белән чагыштырганда күбрәк "һомоген" (бертөрле) булып кабул ителә. Илдә сәяси оппозиция юк дәрәҗәсендә. Шул ук вакытта, Мәскәү илнең күпмилләтле булуын күрсәтү өчен күп көч куя, мисал өчен Путинның узган елның мартында ясаган "мин — лак, дагенстанлы, чечен, ингуш..." чыгышын гына искә төшереп була. Милли азчылыкларның бер өлешендә бу нарративка ышанучылар да аз түгел дип күренә.

Икенче яктан, сугыш Русия милләтләрен хәзерге режим һәм Русиянең үзенә мөнәсәбәте үзгәртүгә дә китерә, — дип Адам Лентон.

Русия сугыш башлаганнан соң чит илләрдә фәнни даирәдә Русия милләтләре, милли төбәкләр һәм халыклар турында күбрәк өйрәнә, сораша башладылар, ди ул.

Татарстан, Бурятия, Дагестан турында белүчеләр нык артты

— 2022 елның февраленә кадәр минем фәнни даирәдә Чечня һәм, бәлки, хәтта Татарстан турында белүчеләр күп булмады. Бу темага мәгълүмат бик аз булган, миңа кешеләргә тикшеренүемне аңлатканда, иң гади нәрсәләрдән башларга кирәк иде. Бу проблем хәтта Русияне өйрәнүче белгечләр арасында да булган. Хәзер исә вазгыять нык үзгәрде: Татарстан, Бурятия, Дагыстан турында белүчеләр, бу төбәкләр белән кызыксынучылар нык артты, — дип сөйли галим.

Русиянең милләтләре Русиягә карата гомум тискәре караш шаукымына эләкми, дип саный белгеч. Илдәге милли республикалар, халыклар, телләр турында күбрәк кеше белгәч, милли азчылыклар "аваз"ына күбрәк кеше игътибар итә башлаячак, ди ул.

Адам үзе Казанга якын арада кайта алмаячагын әйтә. Ул этник азчылыкларны өйрәнә, сугыш турында яза, шуңа бу аның өчен имин булмаячак, ди галим.

Татарстан үз суверенитетын югалтуны халыкара чаралар белән "компенсацияләде"

— Бер яктан, Татарстан мөһим үзәк булып калачак, ул әлегә кадәр Мәскәү өчен мөһим, өстәвенә, Русия Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш белән элемтәләрне үстерергә тели, бу эштә Татарстанның роле дә бар. Икенче яктан, Татарстан соңгы елларда игътибарны халыкара чараларга юнәлтте, бу эш өчен зур инфраструктура, спорт биналары һәм башкалар төзелде. Минемчә, Татарстан үз суверенитетын югалтуны азмы-күпме бу проектлар белән "компенсацияләде". Изоляция шартларында бу инфраструктуралар белән ни булачак – ачык сорау, — дип сөйләде Азатлыкка Адам Лентон.

"Күп кешедә Татарстан белән аралашу туктарга да мөмкин"

2017 елда татар теленнән халыкара олимпиадада җиңү яулаган Мидзуки Сакурама-Накамура да бүгенге сәяси вазгыять аркасында Татарстанга бара алучылар санының нык кимүен, бу олимпиада катнашучыларга да тәэсир итүен әйтә.

Мидзуки Сакурама-Накамура
Мидзуки Сакурама-Накамура

— Күп кенә татарның Татарстанга бара алмавы, Русиядә яшәүче татарлар белән араларның өзелүе — зур булган татар дөньясын аеру, бүлгәләү. Күп кеше Татарстанга кайта алмый. Бер ел кайтмый, икенче ел килеп чыкмый, аннары аралашу туктарга да мөмкин. Болай булуын теләмим, — ди Мидзуки.

Ул үзе татарлар һәм татар телен яратучылар өчен чараларның күбрәк үткәрелүен теләр иде, бу татар теленең дөньда абруен күтәрә. Ләкин татар матбугаты да бүгенге көндә татар теле, халыкара олимпиада турында язу белән түгел, Русия башлаган сугышны аклау белән шөгыльләнә, ди ул.

Татар матбугаты күбрәк Русия башлаган сугышны аклау белән шөгыльләнә

— Сугышта үлгән татар гаскәриләре турында уку бик кыен. Яңалыклардан сугышны нәфрәттән аклый торган фикерләрне күрү дә җиңел түгел. Әлбәттә, мин шуны беләм: дәүләт медиа чараларында кайбер журналист дусларым хәзерге хәлгә карата төрле хисләр кичерәләр, гәрчә алар моны күрсәтмәсә дә. Авторитар режимда зур хакимияткә каршы тору да бик авыр, һәм дәүләт идеологиясе һәрвакыт шәхес идеологиясенә туры килми, — дип сөйләде Азатлыкка Мидзуки.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG