Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япон кызы Мизуки: Әбиемнең "Шәл бәйләдем" җыры гел күңелдә


Мизуки Накамура
Мизуки Накамура

Япон кызы Мизуки Накамура татар телен һәм Ташкенттагы татарларның тел вәзгыятен өйрәнә. Аның киләчәктә татарлар белгече буласы килә. Татар сүзләрен, татар аһәңнәрен ул беренче тапкыр әбисеннән ишеткән.

Ташкенттагы Дөнья икътисады һәм дипломатик мөнәсәбәтләр университетында укучы, Үзбәкстан башкаласындагы татарларның тел вәзгыятен өйрәнүче япон кызы Мизуки Накамура иң беренче тапкыр татар аһәңнәрен әбисе Александра авызыннан ишетә. Мизукига ул чакларда дүрт яшь була.

Әбисенең "Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем – шәлем түгәрәк түгел", дип җырлавы аның күңеленә сеңеп кала. Ул вакытта әле Мизуки үзендә татар каны акканлыгын да, әбисенең әти-әнисе чыгышы белән Уфа якларыннан булуын да белми. Дүрт яшендә Мизукиның яраткан әбисе бакый дөньяга күчә һәм шуның белән әлегә билгесез, ниндидер ят татар дөньясы белән бәйләнешләре дә өзелә.

"Ун яшьлек вакытымда безнең өйгә ниндидер галимнәр, дип әйтимме, тикшерүчеләр килде һәм алар безнең татар тамырлары белән кызыксынды. Мин шунда гына үземдә татар каны да акканнын аңладым. Аннары бабам һәм әти-әнием әбием турында хәтирәләрен сөйләде", диде Азатлыкка Мизуки.

Аның сүзләренчә, әбисенең әти-әнисе – Шамил һәм Таһирә Уфа татарлары була. Алар яхшы тормыш эзләпме, әллә татар дөньясына тагын да якынрак булу өченме Казанга күченәләр. Озак та узмый 17-нче елгы инкыйлаб, һәм аннан соң килгән ватандашлар сугышы аларның уй-хыялларын чәлпәрәмә китерә. Чит илләргә китү ягын караучылар арасында Шамил һәм Таһирә дә була. Башта алар 1919 елда Харбинга киләләр һәм аннан соң Япониянең Йокоһаме шәһәренә күченәләр.

Туганнарымның кайберләре Русиягә кайтып урнаша
1935 елда Йокоһамеда Мизукиның әбисе дөньяга килә. "Ул, әгәр мин ялгышмасам, гаиләдә дүртенче кыз бала булып туа. Аннан кала аның ике ир туганы да була", дип сөйли Мизуки. Шамил һәм Таһирә 1923 елгы көчле җир тетрәүдән соң да, тормыш бик авыр булуга карамастан, Йокоһамедан китми. Мизуки сүзләренчә, әбисенең бертуганнары еллар үткән саен Кушма Штатлар һәм Европа илләренә барып урнашу ягын карый. Кайберләре сугыштан соң Русиягә кайтып урнаша. Ә әбисе Александра, сәламәтлеге бик үк шәп булмаганга, Йокоһамеда әти-әнисе янында кала.

Шамил һәм Таһирә 1935 елда туган бу кызларына японча Сачико, русча Александра дигән исем кушалар. Кем белә, бәлки татарның Саҗидәсенә якын булганга Сачико дип кушмадылар микән? Документка Александра дип теркәтсәләр дә, Сачико кечкенәдән үк японга охшаган була. Ул Йокоһамеда кафеда эшли, рус теленнән дәресләр бирә.

"Минем япон бабам шулай ук Йокоһамеда эшләгән була. Әбием японга охшаган булгангамы, алар бер-берсенә гашыйк булалар. Ул вакытта инде әбием бик яхшы японча сөйләшә. Беренче тапкыр очрашканда бабай әбиемне япон кызы дип уйлый", дип искә ала Мизуки.

Бабам әбиемне башта япон кызы дип уйлый
Әбисе исән вакытта Мизуки аның белән күп очракта японча, сирәк кенә татарча һәм русча да сөйләшкән. "Бу телләрне белүем өчен мин әбиемә бик рәхмәтлемен", ди ул.

Мизуки кечкенәдән үк Русия һәм рус теле белән кызыксына. Шуннан ул Япониядәге рус теле дә өйрәтелгән Цукуба университетына филология факультетына укырга керә. Аннан соң студентлар алмашу програмы нигезендә Ташкентка килеп Дөнья икътисады һәм дипломатик мөнәсәбәтләр университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укый башлый. Хәзер өченче курста. Университетта ул тумышы белән Үзбәкстаннан булган бер татар кызы белән таныша.

Мизуки татарларның Үзбәкстанда да яшәвен белеп башта нык гаҗәпләнә. Татарлар турында күбрәк укый башлый, Үзбәкстанда кырымтатарлар, Казан татарлары да яшәгәнне белеп алгач, аларның үзенчәлекләрен өйрәнә. Шуннан соң үзенең фәнни эшен Үзбәкстандагы татарларның тел вәзгыятенә багышларга була.

Ташкент татарларының бик азы гына үз телләрендә сөйләшә
"Үзбәкстанда татар телен саклап калуның бик авыр булачагын мин яхшы аңлыйм. Әмма белем алу, бигрәк тә туган телеңне белү бик зур әһәмияткә ия. Балаларына татар телен өйрәтүчеләр дә бар, әмма Ташкенттагы татарларның бик азы гына үзләренең туган телләрендә сөйләшә. Бер ханым миңа, үзләренең татар гореф-гадәтләрен саклавын, әмма туган телләрендә сөйләшмәүләрен сөйләгән иде. Ул: "Без Үзбәкстанда яшәүче татарлар рус булмасак та, русча сөйләшәбез. Бу бит гаҗәп хәл, без руслар түгел, ә русча сөйләшәбез, шунлыктан үземнән мин татармы соң, дип сорап та куям", дигән иде", ди Мизуки.

Аның татар мохиты, татар дөньясы турында күбрәк беләсе һәм киләчәктә татарлар белгече буласы килә. Теләге – Казанга аспирантурага укырга керү.

Мизуки сүзләренчә, японнар һәм татарлар арасында уртак сыйфатлар шактый.

"Татарлар да, японнар да тырыш халык, киң күңелле, алар бик кунакчыллар. Татарларның бер-беренә ярдәмчел булуы японнарга да хас. Мин татарлар арасында үземне шулкадәр иркен хис итәм. Хәзер интернеттан татарлар турында күп укыйм, татар музыкасын тыңлыйм. Гүзәл Уразованы, Алсуны, классик һәм заманча музыканы да яратам. Кечкенәдән Сергей Рахманинов көйләренә гашыйкмын, ә баксаң аның нәселендә дә татар каны аккан икән.

Татар көйләре, минемчә, япон көйләре белән аһәңдәш. Япон көйләрен татарлар да үз итәр дип уйлыйм мин. Мисал өчен, әгәр Китадзима Сабуроның "Мацури" җырын тыңласалар, һичшиксез, күңелләренә хуш киләчәк. Ә әбием башкарган "Шәл бәйләдем" минем күңелемнән беркайчан да чыкмаячак, мин хәзер башка татар җырлары белән беррәттән аны үзем дә җырлыйм һәм әбиемне искә алам", ди Мизуки.
XS
SM
MD
LG