Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиода түләүле татар теле дәресләре укытыла башлады


Дәресләр турында япон телендә реклам
Дәресләр турында япон телендә реклам

Дәресләрне Токио чит телләр университеты белән Open Academy онлайн рәвештә оештыра. Курсны татарча үзлектән өйрәнгән Юто Хишияма алып бара.

Апрель аенда Токиода түләүле татар теле дәресләре оештырыла башлады. Дәресләрне Токио чит телләр университеты белән Open Academy платформасы онлайн форматта оештыра. Курсны татар телен үзлектән өйрәнгән яшь галим Юто Хишияма алып бара.

Хишияма Азатлыкка сөйләгәнчә, дәресләргә 21 кеше язылган, теркәлүдә буш урыннар калмаган. Укучыларның күбесе – японнар, алар арасында яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә бар. Күпчелек катнашучы моңарчы урыс телен яки төрки телләрне өйрәнгән булган.

Дәресләр 12 атна дәвамында үткәреләчәк. Татар теле башлангыч дәрәҗәдә укытыла. "Дустым Мидзуки белән төзеп барган дәреслекне кулланып укытам. 2017 елда без нәшер иткән Tatarstan Fanbook китабыннан да файдаланып, татар дөньясы белән таныштырам. Азатлыкның Әйдә!Online проектын да кулланырга исәбем бар", диде Хишияма.

Open Academy төрле телләрдән курслар оештыра. 2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле курслар онлайн форматына күчерелгән, бу күбрәк кешене җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Быел татар телен дә санаганда, 8 тел курслары башланган, дип сөйләде Азатлыкка Юто Хишияма.

Узган елны татар теле шулай ук Токионың чит телләр университетында укытыла башлады. Аны шулай ук Юто Хишияма алып бара.

Соңгы елларда Япониядә татар теле белән кызыксыну шаукымы күзәтелә. Дистәләгән яшь кеше татар телен өйрәнә, Казан оештырган олимпиадаларга килә, япон университетларында татар халкы, Татарстан турында чаралар уздыра. Токиода хәтта татар теле курслары да оештырылып килде, анда күбесенчә япон яшьләре йөргәне билгеле.

Азатлык татар теленә гашыйк булган чит ил яшьләре белән даими таныштырып килә: татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңгән Юто Хишияма һәм Мидзуки Сакурама, шулай ук татар теле белән кызыксынган Масая Сешимо, Чихиро Тагучи, Казуки Аояма безнең укучыларга яхшы таныш. 2019 елда татар теленнән Халыкара олимпиадада Икуми Һиде катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG