Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт сословиесендә торган татарлар башкорт булган дигән идеология бар"


Галимнәр башкортлаштыруны фаш итүче, Тәтешнең борынгы тарихы юкка чыга баруы турында китаплар тәкъдим итте.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа дөнья күргән хезмәтләрен тәкъдим итте. Аларның бер өлеше башкортлаштыру сәясәтен фаш итә, Тәтешнең юкка чыгып баручы болгар чоры ташлары турында бәян итә. "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында Чаллы шәһәренең 400-еллыгын билгеләп үтәргә җыенулары да бәхәсләр уятты. Азатлык яңа китаплар һәм тарихчыларның фикерләре белән уртаклаша.

Башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче өч китап

2023 елда тарихчы Таһир Кәримовның Бүләр волосте турында "Татарские поземельные волости. Том 1. Булярская волость" дип аталган китабы дөнья күрде. Бу волость җирлеге хәзерге Татарстанның Актаныш, Әлмәт, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнары һәм Башкортстанның Бакалы һәм Илеш районнарын колачлый. Китапта 1762-1859 елларда халыкның ничек сословиегә керүләре языла.

Минзәлә ярминкәсе татар сәүдәгәрләре арасында популяр булган

Тарих институты галиме Радик Исхаков яңа китап башкортлаштыру идеологиясен кире кага дип саный.

— Сер түгел, беренче чиратта безнең күршеләр спекуляция алып бара, — ди ул. — Алар төрле сословиеләрдә, шул исәптән башкорт сословиесендә торган татарлар этник башкортлар булган дигән идеологик концептны тагарга омтыла. Кәримовның бу хезмәте XVII гасырдагы архив белешмәләреннән башлап Бүләр волостендә татарларның башкорт сословиесенә күчүе күрсәтә. Шуның нигезендә бу җирлектә татарлар Казан ханлыгы чорыннан башлап яшәгәне турында объектив картина хасил була.

Таһир Кәримовның "Азнакай төбәге авыллары һәм нәселләре тарихы" дигән китабы да тәкъдим ителде. Ул архив чыганакларына таянып язылган. Биредә дә татарларның бу урында Казан ханлыгы чорында ук яшәве күрсәтелә, типтәр, башкорт, хезмәтче татар сословиесенә керүләре аңлатыла.

Тарих институты галимәсе Лилия Габдрафыйкованың "Минзәлә өяз шәһәре (XVIII-ХХ)" дигән китабы чыкты. Галимә Октябрь инкыйлабына кадәр Минзәлә шәһәре татарның бер үзәге булган ди. Ул биредә эшләгән ярминкәне мисал итеп китерде.

— Минзәлә ярминкәсе татар сәүдәгәрләре арасында популяр булган, — ди ул. — Аеруча, Казан сәүдәгәрләре аны калдырмаган. Татар сәүдәгәрләре Казан шәһәр думасының әгъзасы (гласный) булуына карамастан, гыйнварда Минзәләгә ярминкәгә китү сәбәпле думаның утырышы үткәрелмәгән очраклар булган. Минзәләдә тарихи мәчет сакланган. Ул сәүдәгәрләр көче белән салынган. Аңа акчаны ярминкәдә җыйганнар.

Әлеге өч китап та Татарстанның көнчыгыш өлешен һәм Башкортстанның төньяк-көнбатышын үз эченә ала. Башкорт сәяси технологлары бу җирлекләрдә элек-электән башкортлар яшәгән дип бара. Еш кына "Минзәлә башкортлары" төшенчәсен куллана.

2018 елда Башкорт дәүләт университетының тарих кафедрасы галиме Нурислам Калмантаев инкыйлабка кадәр Минзәлә һәм Бөгелмә өязләрендә 250 мең башкорт яшәгән дип белдергән иде. Ул Актаныш районында гына да 80 башкорт авылы "билгеле сәясәт" нәтиҗәсендә юкка чыккан дип әйтте.

2021 елда Башкортстанда Әнвәр Әсфәндияровның "Башкортстан һәм чиктәш территорияләрдәге авыллар тарихы" һәм "Минзәлә башкортлары авыллары" китаплары яңадан басылып чыкты. Тарихчы Радик Исхаков моны җанисәп белән бәйле сәясәт дип дип атады.

Иң кызыгы: 24,2 мең башкорт дип язылган кеше үз теле дип татар телен атаган

Соңгы өч дистә елда башкортлаштыру сәясәте нәтиҗәсендә Татарстанга терәлеп торган Илештә татарлар саны ике тапкырга кимегән. Башкортлар саны исә 7 процентка арткан. Башкортстанның яңа тарихында Илеш районында халык саны кими, шул сәбәпле татар-башкортларның уртак саны да 4 меңгә азайган.

1989 елда Илеш районында 11 мең татар һәм 22,9 мең башкорт гомер иткән. 2002 елда татарлар саны 6 меңгә кими, башкорт — 7 меңгә арта. 2010 елда татарлар саны 354 кешегә артып, 5,3 меңгә җитә, башкортлар 2 меңгә кимеп, 27,2 мең була. Шул ук вакытта 2010 елда башкорт телен 2,8 мең кеше генә күрсәткән, татар телен 29,6 мең кеше туган теле дип яздырган. Иң кызыгы: 24,2 мең башкорт дип язылган кеше үз теле дип татар телен атаган.

Моннан тыш, Алабуга турында да китап дөнья күргән. Аның авторларының берсе — төбәк тарихчысы Ленар Мифтахов. Биредә бишенче ревизия белешмәләре нигезендә Алабуганың тарихы бәян ителә.

"Тәтешкә хөкүмәт игътибар итәргә тиеш"

Тарихчы Эльмира Сәлахованың Тәтеш җирлеге, аерым алганда, Әтрәч авылы турында китабы дөнья күргән. Ул "Тәтеш өязе татарларының көнкүреше һәм рухи тормышы (XVIII йөз ахыры — XX йөз башы)" дип атала. Анда ул борынгы кабер ташлары, татарларның яшәеше турында яза.

Монда чукындырылган керәшеннәр кире исламга кайтып бетә

— Авылда читтәрәк зират бар. Беренче вакытта 50 таш була. Мәрҗани караган вакытта 21 таш калган була. Аннан соң аларның саны елдан-ел кими. Хөсәен Фәесханов та карый бу каберлекне. Хәзерге вакытта 7 таш саклануы билгеле. Кая киткән ул ташлар? Әлбәттә, кайсыдыр югалган, кайсыдыр төзелеш материалы булып киткән дигән мәгълүмат бар, — диде ул.

Cәлахова әлеге Болгар дәүләте истәлекләрен сакларга, "хөкүмәтнең моңа игътибарын юнәлтергә" чакырды.

— Әтрәч янында Болгар дәүләте тәңкә баскан, — дип дәвам итә ул. — Бу Болгарның икътисади үзәге булган.

Әлеге китапта Тау ягының атаклы Шәкүр караганың төркемендә катнашкан ат каракларының исемнәре дә ачыкланып язылган. Моннан тыш, Тәтеш ягында татарларны чукындыруга каршы көрәшүе дә тасвирланган.

— Монда чукындырылган керәшеннәр кире исламга кайтып бетә, — ди ул. — Бу якта көрәш бик көчле барган. Чукындыруга каршы иң беренче көрәш Чистай ягында башланып китә. Аннары Тәтеш алардан үрнәк алып эш итә. Монда 47 мулла Труханга сөрелә. Бу безнең тарихның ачылмаган бер фаҗигале сәхифәсе.

Галимә бу турыда мәгълүматлар архивта саклана, аларны өйрәнергә кирәк диде.

Бу уңайдан Тәтешкә ничәнче елда нигез салынуы сораулар уятты. Журналист Рәшит Минһаҗ Рафаил Хәкимовның Тәтешнең 2000 еллык тарихы булу турында әйткәнен искә төшерде.

Тарихчы Эльмира Сәлахова Тәтеш тарихын өйрәнгән. Ул Болгар чорыннан билгеле татар җирлеге булган ди.

— Шәһәргә нигез салынган датаны рәсмиләштерү — зур эш, — ди Тарих институт мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов. — Менә Казанны истә тотсак, анда дистәләгән конференцияләр, дистәләгән археологик казылмалар, экспертизалар узды. Дөньядан галимнәр чакырылды. Шуңа күрә Тәтеш һәм башка шәһәрләрнең, борынгы авылларның тарихын борынгы дип рәсми тану — бик зур эш. Ул аерым проектлар таләп итә.

Чаллының 400-еллыгы хакында: "Бу чып-чын ялган"

Соңрак журналистлар Чаллы шәһәренең 400-еллыгын билгеләп үтәргә җыенулары хакында сорашты. Узган елның октябрендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев 2026 елда бу датаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады дип белдерде. Алдагы өч елда шәһәрнең 400-еллыгын билгеләп үтәр өчен төрле чаралар узачак. Хәзер Чаллының рәсми сайтында шәһәргә 1626 елда нигез салынган диелә.

Тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов исә, "бу сорау археологларга һәм җирле хакимияткәдер", диде.

Тарих фәннәре докторы Радик Исхаков моны бәхәсле дата дип атады.

— Бүгенге рәсми дата архив материалларына нигезләнә. ХVII гасырда Алабугадан кешеләр күчеп, Чаллы җирлеген оештырган. Бу мәсьәлә методикага бәйле. Монда тарихчы Владимир Ермаков тәкъдим иткән архивка нигезләнгәннәр. Бүгенге Чаллы биләмәләрендә татар шәһәрчеге бар. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Монда туктаусыз үсеш булганмы дигән мәсьәлә бар. Эш шунда, Куйбышев сусаклагычында күп кенә урыннар су астында калган. Шулай да безнең археологлар өйрәнгән хәзерге Чаллы шәһәрендәге татар шәһәрчеге үзе бер факт булып тора. Бу мәсьәлә фән ягыннан әһәмиятле. Аны өйрәнергә кирәк. Фәнни конференцияләрдә галимнәр фикер алышырга тиеш, — ди ул.

Тарихчы Ленар Мифтахов фикеренчә, Чаллының 400-еллыгын хакимият уйлап чыгарган.

— Мин Тарих институты хезмәткәре түгел, шуңа турыдан-туры әйтә алам, — диде ул. — Эш шунда, Чаллы шәһәренә нигез салынган дата буенча бернинди фәнни конференция үткәрелмәде. 1626 елда шәһәргә нигез салынган дип фәнни даирә игълан итмәде. Дөресрәге, бу — шәһәр җитәкчелегенең, аның башлыгының тәкъдиме. 1626 ел — ул Чаллыга нигез салынган ел түгел. Бу — Чаллының Алабуга сарай волостенә кушылуы. Әлеге чорны романтикалаштырырга омтылалар: крестьяннар үзлегеннән күчеп утырганнар, янәсе. Бу — чып-чын ялган. Сарай крестьяннары ирекле булмаган. Аларга дәүләт сәясәте нигезендә җир бүленгән һәм алар күчеп утырган. Ермаков белән мин шәхсән таныш идем. Әлбәттә, ул — хөрмәткә лаек галим. Шулай да аның аерым идеологиягә йөз тотуы бар иде, күп нәрсәгә күз йомды. Ул хезмәтендә нигезләнгән чыганакларда бернинди сылтама да калдырмады. Хәтта тикшереп тә булмый. Анда бик күп сорау бар. Әгәр дә шәһәр хакимияте җитди караган булса, һичьюгы бер конференция үткәрерләр һәм төрле фикерле кешеләрне чакырырлар иде. Бүгенгә фән бу сорауга җавап бирмәде. Әлегә бары Ермаков фикерен генә алалар.

Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев Азатлык белән сөйләшкәндә "ниндидер урыс кешеләре тора башлагач кына торулыкка нигез салынган дигән сүз түгел", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG