Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр: ни өчен Башкортстан акча таба, ә Татарстан юк?


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Татарстанның милли сәясәтен тәнкыйтьләде. Тарих институтының ярдәм итмәве, шул сәбәпле хаталы китаплар чыгуы һәм авылларның әкренләп бетә баруы турында сөйләделәр. Төбәкләр Татарстанның татар теленә мөнәсәбәтен үзгәртүен көтә.

10 август "Мәдәни җомга" газеты редакциясе төбәк тарихын өйрәнүчеләрне җыеп "түгәрәк өстәл" уздырды. Очрашу тар даирәдә узса да, фикер алышуда тәнкыйди фикерләр яңгырады. Һәр чыгыш ясаучы Татарстанның җанисәп алдыннан милли сәясәтне көчәйтмәвен тәнкыйтьләде. Шуның нәтиҗәсендә кайбер төбәкләрдә татарлар саны кимергә мөмкин диелде. Мисал буларак Свердлау өлкәсе китерелде. Анда урыслардан соң икенче урынга башкортлар чыгарга мөмкин дип әйтелде. Татарстанның сүлпән эш итүеннән Башкортстан файдалана һәм башкортлаштыру сәясәтен дәвам итә.

Соңгы вакытта татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр активлашты. Казан, Уфа, Томскида җыеннар узды. Ләкин игътибар җитәрлек түгел дип саныйлар. Өстәвенә, төбәкчеләр чыгарган китапларда зур хаталар да бар диелде. Азатлык әлеге сөйләшүдә яңгыраган мөһим фикерләрне барлады.

"Ни өчен Татарстан хакимияте максатчан рәвештә акча бирми?"

"Түгәрәк өстәл"не оештыручы, "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов Татарстанда төбәк тарихын өйрәнү үзәкләштерелмәгән дип саный. Ул Башкортстан мисалын китерде һәм Татарстанның төбәкләргә акча жәлләвен әйтте.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

"Ни кызганыч, авыллар тарихына багышланган үзәкләштереп эшләү юк. Моны Тарих институты да, Археология институты да, Энциклопедия институты да эшләми. Башкортстанда бу эшне 90нчы еллар башында ук башкарып куйдылар. Президент каршында комиссия төзеделәр, җитәкчеләр билгеләделәр. Шулар кулы астында Башкортстанның авыллар тарихының 17 томлыгы барлыкка килде. Аннары башкорт милләтчеләре, галимнәре тырыша-тырыша тиз арада 47 томлык ырулар тарихы чыгардылар. Ул, әлбәттә, бернинди фән белән дә расланмый, барысы да уйлап чыгарылган. Бу безнең татарны башкортлаштыру сәясәте алып бару өчен эшләнгән.

Шунысы үзәкне өзә – Чакмагыш районы егете булган район башлыгы үзенең җәлдәк ыруы вәкиле булуын белдем ди

Һәр район башында да тәре баганасы кебек ыру баганалары утыртылган. Һәр районда көчләп ыру җыеннары үткәрәләр. Соңгы ыру җыены Чакмагыш районында үтте. Ул административ көч кулланып эшләнелә. Шунысы үзәкне өзә – Чакмагыш районы егете булган район башлыгы үзенең җәлдәк ыруы вәкиле булуын белдем ди. Ул халыкны башкортлаштыру өчен пропаганда алып бара. Кем ничек булдыра, боларга каршы көрәшергә кирәк", диде ул.

Имамов сүзләренчә, Кушнаренко районында бер генә башкорт авылы булса да, 79 авылның 40 процентын башкорт дип язганнар. Шулай ук Бүздәк, Аургазы районнарында башкортлаштыру сәясәте алып барыла ди ул. Вахит Имамов Татарстанның төбәкләр белән эшләмәвен тәнкыйтьләде.

"Башкортлардан көнләшәбез. Хөкүмәт эшләми дигән сүз бар бит. Ул дөрес. Ни өчен Татарстан Русиядә иң бай төбәк була торып, халыкка акча бирми? Без Чаллыда 20 ел буе башка төбәкләрдә Сабан туе уздырып йөрдек. Шунда баргач йөрәк өзелеп төшә. Без 50-70 мең сумлык китап алып барабыз, ә башкортлар дүртәр миллион сумлык бүләк алып килә. Сез чагыштырып карагыз. Ни өчен Башкортстан акча таба, ә безнең хөкүмәт тапмый?

Икенче бер чир бар – казан татарлары үзләрен алланың кашка тәкәсе дип саный. Җанисәп вакытында хөкүмәттә утырган соңгы кешегә кадәр кырым татары, себер татары, әстерхан татары татар булып язылуын тели. Ә инде беренче газетны, беренче театрны кем ачкан дигән сүз чыкса, казан татарлары дип акыралар, тарихка хыянәт итәләр.

Исмәгыйль Гаспралы "Тәрҗеман" газетын 1883 елда чыгара башлаган. Кырым татары безнеке икән, ни өчен без 1905 елда Петербурда Гатаулла Баязитов "Нур" газетын чыгарган дип мактанырга тиеш? Казан татарларында куркыныч империячел чир бар. Имеш, Казан ханлыгын тотканнар. Бәй, Кырым ханлыгы үзен тотмаганмы әллә? Себер, Әстерхан ханлыгын тотмаганнармы? Ни өчен казан татары алардан бөегрәк булырга тиеш? Безгә бар татар да кадерле, нугай да. Менә шуннан котылмасак, без гел бүленеп яшәрбез.

Мин тарих институты нишләп кенә ята микән дип шаккатам. Алар "Уфа өязе татарлары" китабын чыгарып бирделәр. Беркемгә дә сер түгел, аны Нурмөхәммәт Хөсәенов белән аның улы эшләде. Монда Тарих институтының бер катнашы да юк. Нишләп безнекеләр эшләми? Ни өчен хакимият максатчан рәвештә аларга акча бирми? Бездә хәтта кайбер районнарга багышланган китап та юк", диде Вахит Имамов.

"Кирәкмәгән хаталы китаплар да күп"

Дөнья татар конгрессының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр комитеты башлыгы, тарихчы Альберт Борһанов Уралдагы татарлар Татарстан белән элемтә урнаштыра алмауга зарлана дип белдерде.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

"Свердлау өлкәсенең Аракай авылында татар милли-мәдәни үзәге мөдире Салават Гобәев, Татарстаннан артистлар, мәдәният институты вәкилләрен җибәрүне сорап мөрәҗәгать иттем, ди. Беркемне дә шабашкага җибәрмибез, дип җавап биргәннәр. Анда башкортлар килеп, акчалар тәкъдим итә. Свердлау өлкәсе буенча тулы бер програм төзегәннәр. Радий Хәбиров финанс бирә, вице-премьер Свердлауда куратор булып тора диләр. Ә Казан игътибар да итми дип әйтәләр. Мондый проблем бар", диде ул.

Китаплар чыгару бер әйбер, ләкин хаталы китаплар да күп. Галимнәр пассив, Тарих институты ярдәмгә килми

Тарихчы сентябрь аенда Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә һәм Свердлау өлкәсенең Аракай авылында җыен уздырачакларын сөйләде. Аның сүзләренчә, Омскида татар авыллары үлеп бара. Демографик кытлыктан тыш, икътисад һәм юллар проблемы хәл ителмәгән. Очрашу вакытында ул Свердлау өлкәсендә икенче урынга башкортларны чыгарырга җыенулары турында хәбәр йөри дип әйтте. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәсенә күрә, Свердлауда 143 мең татар, 31 мең башкорт яши дип санала.

Альберт Борһанов, төбәк тарихын өйрәнүчеләр активлашса да, хаталы китаплар да аз түгел, ди. Аның сүзләренчә, галимнәр пассив, Тарих институты ярдәмгә килми.

"Китаплар чыгару бер әйбер. Ләкин аларның төрлесе бар. 5-6нчы ревизиягә таянып эшләнгән кирәкмәгән китаплар да бар. Анда фактлар дөрес түгел, аларны анализлап чыгарга кирәк.

Башкортстан турында акыллы китаплар чыгарга тиеш. 1-4нче ревизияләргә таянып эшләнгән "Уфа өязе татарлары" китабын галимнәр ярдәме белән төбәк тарихын өйрәнүчеләр эшләде.

Әгәр без һәр авылның тарихын дөрес итеп язсак, кемнәр яшәгәне күренә. Күптән түгел дөнья күргән Бәйрәкә авылы турындагы китапта бик күп хаталар килеп чыккан. Анда хәтта кыргызларны да керткәннәр. Күп китапларны рецензиясез чыгаралар. Без аналитик төркем белән Себер турында китап чыгардык. Ул үрнәк булып тора. Китаплар чыгып тора, иганәчеләр табалар. Бүген кем ялкауланмый, шул китап чыгара.

Безгә хәзер оештыру структурасын көчәйтергә, берләшеп ярдәм итәргә кирәк. Безнең шурага үз вакытында Дамир Исхаков тәкъдиме белән Тарих институтының яртысы керде. Берсе дә килми, эшләми. Яңа җитәкчеләр эшләмәячәк, аларның теләге юк. Мин аларны конференциягә чакырам. Ачуланып яталар. Тел һәм әдәбият институты, Энциклопедия институты белән проблем юк. Алар Себергә барып та китап чыгаралар. Шулай да хаталы китаплары да бар. Тарих институтында кемдер коронавирус, кемдер юлда дүрт сәгать барырга кирәк дип бармый. Бу галимнәрнең пассивлыгы. Без үзебезнең милләттән куркабыз", дип чыгыш ясады Альберт Борһанов.

"Төбәк тарихчылары галимнәргә көндәш түгел"

Биектау районы төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Равил Салиев галимнәр белән төбәк тарихын өйрәнүчеләр арасындагы каршылыкны туктатырга кирәк дип белдерде.

Равил Салиев
Равил Салиев

"Бүген Русиядә якынча 4,5 мең татар авылы бар. Башкортстанда аларның саны 1669. Һәр өченче татар авылы Башкортстанда булып чыга. 4,5 мең татар авылының тарихын профессиональ тарихчылар яза башласа һәм елына 100 китап чыгарса, безгә 45 ел вакыт кирәк булачак. Бу булмый торган хәл. Төбәк тарихчылары галимнәргә көндәш түгел. Алар институтта утыручыларның ярдәмчеләре. Чирмешән районында 42 авылга 96 китап басылган. Анда хәтта юкка чыккан авылларның тарихын язалар. Дамир Таҗиев шул эш белән шөгыльләнә. Төбәк тарихчыларының проблемнары бик күп", диде ул.

"Татар авыллары үзләре тарих булып калмагае"

Киров өлкәсе татар мәдәни оешмасы рәисе, төбәк тарихын өйрәнүче Рәүф Фәсхетдинов барлык татар авыллары да юкка чыгарга мөмкин дип кискен чыгыш ясады.

Рәүф Фәсхетдинов
Рәүф Фәсхетдинов

"Барлык авыллар юкка чыгу юлында. Хөкүмәтнең сәясәте шундый. Киров өлкәсендә татар авыллары бай, күркәм, матур, чиста дип санала. Безнең юллар гына начар. Юллар булса йөгереп киләләр.

Безнең төньяк авылларга чыгып китәсең, кечкенә авыллар бар. Фәүзия Бәйрәмова Кариле авылы турында күп язды. Анда әби-бабайлар гына калган. Алар татар китаплары, татар газетлары, татарча сөйләшүләрне күрсә, күз яшьләре белән елый. Элек бу авылда 4,5 мең кеше яшәгән булса, бүген 750 кеше көн күрә. Анда татар байларының ике катлы йортлары сакланган. Ул сәүдә үзәге булган. Кызганычка, халык шәһәрләргә күчеп бара. Кариле авылы бүген тарихта гына калды. Исеме генә аның татар. 750 кешенең бер 50се татарча белсә, бик рәхмәт. Анда татар телен өйрәнү юк", диде ул.

Шул ук вакытта Русия төбәкләре Татарстанның татар теленә карата ныклы позициясен көтә, диде ул.

Берничә елдан татар авыллары үзләре тарих булып калмагае. Без тарихны эзлибез, язабыз һәм үзебез тарихка әйләнеп барабыз

"Мин шуннан куркам, берничә елдан Русиядә татар авыллары үзләре тарих булып калмагае. Без тарихны эзлибез, язабыз һәм үзебез тарихка әйләнеп барабыз. Яшерен-батырын түгел, татар телен өйрәнү бик авыр бара. Без татар телен сорый башласак, үзегезнең Татарстаныгызга карагыз, анда да юньләп татар телен өйрәнмиләр, диләр. Татарстанда татар телен кимсетмәсәләр, бездә дә вазгыять үзгәрә. Казаннар, шуны белеп торыгыз, чит төбәкләр Татарстанның үз теленә мөнәсәбәтен карап тора", диде Фәсхетдинов.

Очрашу вакытында ул октябрь аенда Нократ Аланы шәһәрендә Русия татар төбәк тарихчыларының җыенын уздырырга җыенуларын игълан итте.

"Безнең зыялылар зәгыйфь"

Тарих фәннәре кандидаты, төбәк тарихын өйрәнүче Рафаэль Хаплехәмитов фикеренчә, татарлар һуманитар юнәлештә артта калды. Ул чит ил тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды.

Рафаэль Хаплехәмитов
Рафаэль Хаплехәмитов

"Һуманитар сәясәт юнәлешендә без артта калдык. Безгә башка илләрнең тәҗрибәсен алырга кирәк. Татарлар Себердә, Пермьдә яши дибез. Нишләп бәйге оештырып, Себер, Пермь татарлары сүзләрен татар теленә кертмәскә? Безнең татар теле шул кадәр бай тел. Ләкин барысын да кире кагабыз. Республика дибез, әмма җөмһүрият матур түгел дип әйтәбез. Әлбәттә, алар читләшәчәк.

Милләтнең ике канаты – тел һәм дин бар дибез. Өч канатлы ул. Өченчесе – тарих

Милләтнең ике канаты – тел һәм дин бар дибез. Өч канатлы ул. Өченчесе – тарих. Әгәр дә татар милләте татар телен югалтса, тарих аша милли үзаңны саклап була. Яһүдләрне алыгыз. Безнең зыялылар зәгыйфь. Мин Пермьдә эшләгән вакытта яһүдләр белән аралаштым. Аларда барысы да бар, музыканты да, профессоры да. Татар зыялыларын алсак, иң югарысы – укытучы була.

Пермьдә башкортлар Башкортстаннан акча алалар. Теге вакытта бушлай газетлар, китап тараттылар. Башкорт телен бушлай укырга чакырдылар. Ни өчен барасың дип сорагач, бушлай бит, диләр. Менә шундый кимчелек бар. Безгә үз мирасыбызны кайтарырга кирәк. Мәктәпләрдә татар тарихы укытылмый. Бу безнең укытучыларның үзаңы шундый булуга бәйле. Татар теленә һөҗүм киткәч, бер укытучы каршы чыкты. Русия тарихы турында сөйләгәндә, татар тарихын да укытып була бит", диде Рафаэль Хаплехәмитов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG