Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авылың синең кем һәм каян икәнеңне сөйләп бирер


Архив фотосы
Архив фотосы

Айдар Әхтәриев һөнәре белән икътисадчы, әмма инде күп еллар үз шәҗәрәсен өйрәнә һәм 6500дән артык туганын эзләп таба алган. Ул татар һәм башкорт генеалогиясен белүче һәм Familio сервисына нигез салучыларның берсе буларак билгеле. Күптән түгел анда Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең ата-бабаларын һәм туганнарын онлайн эзләү өчен файдалана алырлык архив материаллары, географик пунктларның татарча атамалары һәм үз нәсел агачыңны төзү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. "Idel.Реалии" Әхтәриев белән аның эзләнүләре, татар һәм башкорт генеалогиясендәге аермалар һәм фамилияләре күптән түгел генә барлыкка килгән халыкларның ата-бабаларын эзләүнең ни дәрәҗәдә авыр булуы турында сөйләште.

Бу Familio сервисы турында күп укыдым һәм хәтта үз ата-бабаларымны һәм туганнарымны да эзләп карадым. Интернет челтәрендә бу хезмәт турында күп язылган, ләкин аның нәрсә икәнен шәхсән беләсе килә, һәм ул гади кешегә нинди мөмкинлек бирә?

— Беренчедән, әлеге этапта сервисның төп кыйммәте – гади кешегә үз ата-бабалары турында мәгълүматны ничек эзләргә икәнен күрсәтү. Генеалогик эзләнү гади процедура түгел, анда исәпкә алырга кирәк булган берничә мөһим әйбер бар.

Айдар Әхтәриев
Айдар Әхтәриев

Төп моментларның берсе – Русия өчен, Татарстан өчен шулай ук бик актуаль момент, ата-бабаларның ниндидер конкрет авылда, торак пунктта яшәү факты. Хәзер халыкның күпчелек өлеше шәһәрләрдә яшәве аңлашыла, ә моннан йөз-ике йөз ел элекке чорны алып карасак, анда бөтенләй башка пропорцияләр булган, халыкның күпчелеге авылларда яшәгән. Димәк, торак пунктны белү – нәсел шәҗәрәсен өйрәнү өчен иң мөһим момент, чөнки алга таба архив документларын эзләү яки туганнарны эзләү торак пунктын күрсәтеп эзләнүгә барып тоташа.

Без менә шушы мөһим юл аша, торак пункт аша керергә мөмкинлек бирә торган сервис төзедек. Шулай итеп, архив документлары, кагыйдә буларак, торак пунктка бәйләнгән булып чыга – йә халык санын алу, йә дини мәхәлләгә, чиркәүгә яки мәчеткә бәйле метрик китаплар. Бу мәгълүматлар, әлбәттә, торак пунктта, мәсәлән, авылда булган.

Еш кына кызыксынган кешеләр бер-берсенең барлыгын да белмиләр

Эзләүгә килгәндә, күпләр бәяләп бетерми торган мөһим фактор – ул туганнарны эзләү, ягъни шулай ук эзләүче кешеләрне эзләү. Еш кына шулай була: син үз ата-бабаларыңны эзләгәндә аларның авылын беләсең, интернетта ниндидер мәгълүмат эзли башлыйсың, архивка барырга җыенасың, ә сиңа кадәр инде кемдер эзләгән, кемдер инде беренче яки беренче дә түгел, ә инде бик зур эш башкарган була. Хәтта ниндидер китаплар язылган. Монда велосипед уйлап табуның мәгънәсе юк, чөнки мәгълүмат инде билгеле, аны бары тик алырга һәм, әгәр кызыксыну бар икән, алга таба кулланырга кирәк.

Еш кына кызыксынган кешеләр бер-берсенең барлыгын да белмиләр. Алар бер-берсен белсеннәр – бу да безнең сервисның бер максаты. Без торак пункт һәм архивлар аша гына түгел, туганнар яки эзләүче кешеләр аша юл күрсәтәбез.

Сезнең сайтта берничә сәгать уздырдым. Бу сайт генеалогик социаль челтәр дигән хис туды.

— Әйе, нигездә, бу социаль челтәр, тик бик көчле контентлы нигез белән дип әйтик. Без сайтка акрынлап яңадан-яңа белемнәр өстибез. Безнең базис ярдәмендә кешеләр үз мәгълүматын өсти алачак, шул ук вакытта без мөмкинлекләрне киңәйтә торабыз. Мәсәлән, юкка чыккан торак пунктлар базасын эшләдек - бу бик мөһим момент. Торак пункт хәзер исән булса, анда кемнәр яшәгәнен аңлау мөмкинлеге зуррак, ә авыл юкка чыккач, аның кайда булуын, нинди территорияләргә керүен бәяләргә кирәк.

Без Татарстанда конкрет ике тарихи чорны анализладык - 19нчы гасыр уртасын һәм 20нче гасыр башын. Без авылларның күп өлешен ачыклый алдык. Аерым алганда, мин Зөя өязен карадым – бу хәзерге Яшел Үзән, Апас районнары. Без 19нчы гасыр уртасында яшәгән барлык торак пунктларны да ачыклый алдык. Алар кайда булган, иске хариталарны анализладык, бер генә түгел, ә берничә иске хаританы анализладык, чөнки кайбер торак пунктлар иске хариталарда табылды, әйтик, 19нчы гасырның беренче яртысында ул булган, ә 19нчы гасырның икенче яртысында юкка чыккан – аларны табу бик кыен. Ә кемнеңдер, бәлки, бу торак пунктлардан бабалары булгандыр, һәм бу бик мөһим булырга мөмкин.

Сез дөрес әйттегез, нигез - ул социаль челтәр, чөнки хәзер сайт күбрәк кешеләрнең бер-берсен табуына юнәлдерелгән.

—​ Сез юкка чыккан торак пунктлар турында сөйләдегез. Татарстан буенча сездә ниндидер сан бармы? Мәсәлән, 19нчы гасыр уртасы һәм 20нче гасыр башы арасында күпмесе юкка чыккан. Киров өлкәсендәге кеше белән әңгәмә күрдем, ул анда 28 мең җирлек булган, бары биш меңе генә калган диде, бу бит зур сан.

— Әйе, Киров өлкәсенең үзенчәлеге бар. Бу Нократ җире, анда бик вак торак пунктлар булган, һәм алар 30нчы еллардагы күмәкләштерү чорында эреләндерелгән. Татарстанда аерым вазгыять, чөнки вак торак пунктлар булмаган, шуңа күрә Татарстанда югалтулар нисбәте башка. Минем уйлавымча, яртысы юкка чыккан, ләкин аннан да күп түгел, хәтта азрактыр да.​

—​ Үзенчәлекләр дигәннән. Татар мохитендә еш кына нәсел җебен ачыклау авыр диләр, чөнки иртәме, 19-20нче гасырлар чигендә, син барыбер фамилияң башланып киткән кешегә килеп төртеләсең. Һәм бу синең фамилияң башланып киткән исем генә булачак. Бу очракта нишләргә? Бәлки торак пункт аша ачыклап буладыр?

Татарларда фамилияләр булмаган диярлек

— Әйе, сез хаклы. Татарларда фамилияләр булмаган диярлек, чөнки 15-16нчы гасырлардан сакланып калган берничә аксөяк фамилиясе бар. Татарстанда да фамилияләрнең 18нче гасырдан сакланып калу очраклары бар, әмма бу гадәттә искәрмә генә. Фамилияләр 19нчы гасыр ахыры-20нче гасыр башында барлыкка килде дип сез дөрес әйтәсез. Хәтта узган гасырның 20нче елларында туган һәм Икенче дөнья сугышында катнашкан буында бертуганнарның фамилияләре төрле булырга мөмкин, чөнки берсе әтисе исеменнән, икенчесе бабасы исеменнән алган. Бу бик еш очрый торган хәл, сугыштан соң фамилияләр даимигә әйләнә, моңа кадәр бу хәл бик үзгәрүчән була.

Мин бер үк кешенең төрле документларда әле әтисе, әле бабасы исемен кулланганын күрдем, ягъни бу мәҗбүри әйбер түгел иде. Кеше идентификациясенең төп элементы - ул торак пункт. Әгәр, мәсәлән, берәр Әбделхәмид Миңнегалинең улы булса, аның, мәсәлән, Шыгай авылыннан булуын да өстәсәк, бу аны таныр өчен җитәрлек тулы идентификациясе булачак, чөнки, мөгаен, шушы авылдан исеме дә, атасының исеме дә шул ук булган башка кеше булмас.

Кагыйдә буларак, зур булмаган авыллар турында сөйләгәндә, аларның күпчелегендә хәтта адашлар да алай күп түгел, авылда һәр кешенең исеме уникаль, ә атасының исеме белән бигрәк тә. Авыл зуррак булса, анда охшаш вариантлар да очрый, нәкъ менә шундый зур авылларда фамилияләр элегрәк барлыкка килә башлый, мәсәлән, Казандагы татар бистәләрендә.

Авылларда ул вакытта фамилияләр ул кирәк булмаган, кулланылмаган

Фамилияләр - кешене идентификацияләү өчен кирәкле билге, ә авылларда ул вакытта ул кирәк булмаган, кулланылмаган. Дин әһелләрен алсак, алар торак пунктның исемен үзләренең озын исемендә кулланганнар. Шуңа күрә, бер яктан, фамилиясезлеккә килеп терәлүнең кыенлыгы бар, әлбәттә.

20 гасырга кадәр урысларда да фамилияләр һәр төбәктә дә кулланылмаган. Кайдадыр алар – Киров өлкәсендә – кулланылган, кайдадыр фамилиясез төбәкләр булган, мәсәлән, төньяк төбәкләр – анда фамилияләр булмаган, андагы вазгыять татарларныкына охшаш. Һәрхәлдә, идентификация өчен исем, атасының исеме һәм торак пункт атамасы җитә. Әгәр җитәрлек булмаса, ниндидер урау билгеләр эзләргә туры килә, кайдадыр метрик билгеләрне өйрәнергә һәм нинди тамга куйганнарын эзләргә туры килә. Тамгалар - нәсел билгеләре, анда инде эзләнү өчен төрле серләр бар.​

—​ Һәр яңа туучыга менә шушы ыру тамгасын куялармы?

—​ Нәсел тамгасы - ул асылда әйберләргә сугар өчен кулланылган тамга, ягъни бу милекнең минеке булуын күрсәтү өчен. Ул әтисеннән улына күчә, бик үзгәрми һәм нинди ырудан булуын күрсәтә. Документларга килсәк, метрик китапларда тамга аеруча еш очрый, берәрсе никахлашса һәм шул никахны теркәүдә кияү белән кәләшнең шаһитлары катнашса, алар имза урынына тамга куйганнар, димәк, анализлаганда, бу ырудан шундый тамганы куйганнар, ә болары башка ырудан икәне күренә. Яки җир мәсьәләләре белән бәйле, мәсәлән, аерым алганда, мәчет ачу – Казан архивында тамга табарга мөмкин булган күп төрле документлар саклана.

Аннары, әлбәттә, алар имзага алышына, тамга имзаның аналогы була, шулай да күпчелек халык грамотага ия булмаган һәм тамга куйган. Әгәр дә кеше белемле булса, ул имза куйган, гарәп хәрефләре белән язган, генеалогик эзләү күзлегеннән бу имза өстенлек бирми, чөнки без кешенең нәсел тамгасын күрмибез.​

Ә менә гарәп язуындагы иске татар теленә килсәк, бу Татарстан һәм Башкортстанда сакланган документларны куллануны ни дәрәҗәдә катлауландыра?

— Бу бик катлауландыра, чөнки укый ала торган белгечләр алай күп түгел, чөнки гарәп хәрефләрен укый белү генә җитми, кулъязма уку тәҗрибәсе булырга тиеш, чөнки муллалар тиз генә язганын укый алырлык тәҗрибә тупларга кирәк.

Мин мәктәптән бирле 20 елдан артык моның белән шөгыльләнүгә карамастан, барыбер укый өйрәнмәдем. Гадәттә мин тәҗрибәле тәрҗемәчеләргә заказ бирәм, чөнки нәрсәнедер укырга була, ләкин ялгышу ихтималы зур. Бу, әлбәттә, кыенлыклар өсти. Әгәр рус православие метрикларын, бигрәк тә 19нчы гасырныкын, укуы шактый җиңел булса, татар теле, хәтта 20нче гасыр башы булса да, моны тәрҗемә итәрлек белгеч таләп ителә. Бәхеткә, мондый белгечләр бар, алар күп, алар тулы тәрҗемә ясый һәм метрикада конкрет язмалар табарга ярдәм итә.​

—​ Сезнең әңгәмәнең берсендә шәҗәрә турында сөйләдегез, аның нәрсә икәнлеге һәм генеалогиядә моның ничек кулланылуы турында тәфсилләп сөйли аласызмы? Аңлавымча, ул хәзер башкортларда гына сакланганмы?

Шәҗәрә башкортларда күбрәк сакланган

—​ Ул башкортларда күбрәк сакланган, дияргә була, чөнки аларның нәсел структурасы яхшырак сакланган. Башкортлар нинди ыру яки кабиләдән булуын атый ала, татарларда нәсел структурасы инде юкка чыккан диярлек. Шуңа да карамастан, татар шәҗәрәсе бар, алар өйрәнелгән, галим Марсель Әхмәтҗанов бик күп өйрәнде, аның "Татар шәҗәрәсе" китабы бар.

Нәрсә ул шәҗәрә? Бу, кагыйдә буларак, телдән тапшырыла торган традиция, нәсел турындагы мәгълүмат гадәттә ирләр линиясеннән тапшырылган. Еш кына бу ниндидер өстәмә мәгълүмат белән бирелгән, мәсәлән, бабабыз болгарлардан килеп чыккан, һәм менә шундый уллары, шундый оныклары булган, менә бөтен линия. Бу мәгълүмат документлар белән расланмый, алар белән раслана алмый, чөнки Казан ханлыгы чорына һәм хәтта аннан да тирәнрәк чорга карый.

Белүемчә, документлар белән расланган чор, ягъни 17-18 гасыр, алар шәҗәрәнең дөреслеген, аларда булган мәгълүматның чынбарлыкка туры килүен раслый. Бердәнбер буталчык була: өч кешене баба, ата, ул итеп күрсәтәләр, ә документлар буенча бу - әти һәм аның бертуганы булып чыга. Димәк, телдән тапшырылган традиция бераз бутала. Шуңа да карамастан, бу тарихка бик тирән карарга мөмкинлек бирә торган мөһим чыганак.

Татар ата-бабаларым ягыннан Татарстанның төрле районнарыннан килгән бабаларымның берсендә дә шәҗәрә сакланмаган, ә менә башкорт ата-бабаларым ягыннан мин 15-16 гасырга барып тоташучы шәҗәрәгә чыга алдым.​

Ничек уйлыйсыз, ни өчен шулай килеп чыккан – ике кардәш халыкларның берсенең шәҗәрәсе исән, ә икенчесенеке юк? Сәбәбе нәрсәдә?

Татарның үз дәүләте булган, анда нәсел-кабилә мөнәсәбәтләре сакланмаган

—​ Сәбәбе шунда ки, хәзер бу инде милли тарих. Мин бу темага кагылырга теләмәс идем, чөнки бу һәрвакыт катлаулы сорау. Ләкин гадирәк итеп җавап биргәндә, татарның үз дәүләте булган, татарлар кырыс систем кысаларында яшәгәннәр, бу – Казан ханлыгы, ханлыкка кадәр – Идел Болгары булган, анда менә шушы нәсел-кабилә мөнәсәбәтләре сакланмаган.

Башкортларның үз дәүләте булмаган, алар нигездә күчмә яшәгән, аларда ыруның әһәмияте шактый югары булган, чөнки яшәү рәвешенә туры килгән. Бу аерманың икътисади-социаль сәбәпләре шул.​

—​ ​Үзегезнең шәхси тәҗрибәгез турында сөйләгез әле, ничек сез моңа ирештегез, үз нәселегезне ничек өйрәнә башладыгыз һәм хәзерге вакытта нинди нәтиҗәләр бар? Сез алты мең ярым туганыгызны тапкансыз дип укыдым, бу ничек башланды?

—​ ​Хатынның туганнары белән бергә 6,5 меңгә якын килеп чыга, күпчелеге минем туганнарым. Хатыным Литва татарларыннан. Зур халык түгел. Ул Литва делегациясендә Бөтендөнья татар конгрессы җыеннарында күп мәртәбә булган.

Мин бу тема белән балачакта ук, әбиемнән сакланган дәфтәрләр аркасында кызыксына башладым. Үз вакытында ул өлкән яшьтәге әти-әнисен карый, аларның истәлекләрен, белгәннәрен язып ала. Алар үзләренең ата-бабалары турында белгән, бу – 70нче еллар башы.

Ике дәфтәрнең берсендә – әти ягыннан, икенчесендә – әни ягыннан туган-тумачалар, алар ничектер кызыксыну белән бергә миңа күчтеләр. Мин ничектер алга таба әкрен генә тикшерергә карар кылдым. Әлбәттә, мин мәктәптә укыганда интернет юк иде әле, һәм тикшеренүнең төп методикасы туганнарны сораштыру булды. Мин мәгълүмат җыйдым, әбием белән авылга барып йөрдем, сораштырдым, ул вакытта әле 20 гасыр башында туган кешеләр исән иде. Шуның аркасында мин мәгълүматны җыя алдым, сүз уңаеннан, бу бик мөһим: мәгълүматны никадәр элегрәк, авыл белән багланышлары булган кешеләр исән чакта җыя башласаң, шулкадәр яхшырак, чөнки буыннар арасында упкын зурая бара, соңрак туган буын азрак хәтерли.

Соңрак бу кызыксыну әкренләп артты, архивларга заказ бирү, анда йөрү, мәгълүмат җыюга заказ бирү китте, аны өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде, һәм мин торган саен тирәнрәк өйрәнә башладым. Програмнар барлыкка килде – бу да бик мөһим, мәгълүматны системага салырга мөмкинлек бирә торган беренче програм барлыкка килгәч, сыйфат ягыннан алга сикереш булды дип саныйм, чөнки нәсел агачы зур булса, аны дәфтәргә сыйдыруы авыр, ә компьютерда моны теләсә нинди почмак астында карарга була. Соңыннан мин әти һәм әни ягын өйрәнә башладым, һәр әбине, аларның да ата-бабаларын табарга тырыштым.

Аннары ДНК тесты, ДНК ярдәмендә борынгы бабаларның нәселләрен тикшерү мөмкинлеге барлыкка килде, алар шулай ук бик ерак заманнарга тирәнгә керергә һәм бик кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, минем бер линиям буенча минем бабаларым Монголиядән, Чыңгыз ханның иң якын туганнарыннан булып чыга.​

—​ ​Генетик тест турында бик кызык, хәзер бу бик популяр, моның белән шөгыльләнә торган бик күп компанияләр барлыкка килде.

—​ ​Әйе, дөрес, ләкин проблем интерпретациядә. Күпләр бу тестны ясата, әмма аның нәтиҗәләрен ничек укырга икәнен барысы да аңламый. Без бу юнәлештә үсәргә планлаштырабыз, чөнки бездә белгечләр һәм бу нәтиҗәләрне ничек дөрес бәяләргә икәнлекне аңлау бар. Еш кына кешеләр тест нәтиҗәсен ала, ә аның белән нәрсә эшләргә икәнен белмиләр.

—​ ​Гомумән, бу ничек эшли, ДНК аша синең ата-бабаларың кем булуын ничек аңлап була?

—​ Бездә өч төрле ДНК бар. Беренчесе - Y-хромосома, ул ир-атларда гына була, ул аңа әтисеннән эләгә, димәк, минем әти белән бертөрле Y-хромосомалар да, һәм аның минем бабам белән бертөрле Y-хромосомалар. Ул миңа 15 гасырда яшәгән ата-бабадан калган, ә ул 10 гасырда яшәгән бабасыннан калган. Бу 10-20-30 буын эчендә мутацияләр була һәм менә бу мутацияләрне хәзер яхшылап исәплиләр, интернетта инде агачлар бар.

Математик статистика нигезендә ир-атлар линиясеннән уртак ата-бабаларыбызны исәпләп чыгара алабыз

Шуның аркасында мин һәм башка бер ир-ат безнең уртак баба булуын күрә алабыз, математик статистика нигезендә без ир-атлар линиясеннән уртак ата-бабаларыбызны исәпләп чыгара алабыз, чөнки бу хромосома әтидән улына гына тапшырыла. Минем Рюриковичлар белән уртак бабалар якынча җитмеш буын элек булган дип әйтә алам, аларның да шул ук төркем. Бу шактый ерак.

Күптән түгел генә без бер кешегә булыштык һәм аның Пушкинның якын нәсәбе булуы ачыкланды, 500-800 ел элек уртак бабалары булган. Татарлар бу тестларны бик күп ясый, мәсәлән, Башкортстандагы менә бу авылда яшәүчеләр, – ә татарлар Башкортстанда күп яши, – 16-17 гасырда Татарстаннан күченеп утырганнар. Без бу авылларны хәзер җиңел генә ачыклыйбыз. Менә шушы авылда яшәүчеләр тест ясаталар һәм без бу башкорт авылының Татарстаннан булуын күрәбез, алар Зөя губернасыннан күчеп килгәннәр. Үз вакытында Башкорстанга качу кебек глобаль күчеш була.

Икенче тест – хатын-кызлар линиясе, ул да якынча шулайрак эшли, тик аның популярлыгы азрак, чөнки төгәллеге кимрәк. Һәм тагын аутосомалар бар - бу без үзебезнең барлык бабаларыбыздан алган ДНК кисәкләре. Менә безнең дүрт әбиебез һәм дүрт бабабыз бар, һәм без бу кисәкләрне һәркайсыннан якынча тигез пропорцияләрдә алдык. Әгәр дә безнең өч туган абыебыз бар икән, ул да шул ук уртак әби һәм бабайлардан үз кисәкләрен алган икән, без менә бу кисәкләрнең уртак икәнен чагыштыра һәм күрә алабыз. Шулай итеп, ата булуны гына раслап калмыйча, өченче буын туганны да йөз процент ихтималлык белән расларга мөмкин. Туганлык бераз ераграк булганда, катлаулыклар башлана, ихтималлык җуела, ә инде бишенче һәм алтынчы буын туганнарны билгеләү кыен, чөнки барлык кешеләр дә ниндидер уртак борынгы ДНК кисәкләренә ия.

Моның базасында кешенең этник чыгышын да ачыкларга, ниндидер халыклар өчен хас булган специфик ДНКлардан нинди кисәкләр эләгүен күрергә һәм туганлык дәрәҗәсен билгеләргә, шулай ук мөһим булган туганнарны табарга мөмкин. Мин шул рәвешле әбиемнең авылын да ачыклый алдым, чөнки шуннан чыккан туганымны таптым.

—​Әңгәмә алдыннан мин морзалар хакында да укыдым, нәкъ менә татарның атаклы нәселләрендә ыру-бабаларының туганлыгын белү бик җиңел. Бу дөрестән дә шулаймы, әллә бу ялгыш фикерме?

— Морзаларның үзенчәлеге буларак, аларның гадәттә фамилияләре бар – Чанышев, Мамлеев кебек. Алар еш кына кешенең аксөяк нәселдән чыгышы турында сөйли, ничек тә булса идентификацияләргә һәм кайсы яктан эзли башларга икәнен ачыкларга мөмкинлек бирә. Ләкин әгәр дә алга таба чыганакларны, метрикаларны һәм башка язмаларны карасак, нигездә, морзалар арасында эзләү башка бернәрсә белән дә аерылмый, чөнки, борынгы урыс аксөяк фамилияләреннән аермалы буларак, мин татар аксөякләренең махсус китапларга кертелгәнен хәтерләмим.

Морзалар арасында туганлыкны эзләү җиңелрәк дип уйламыйм

Күпчелек татар аксөяк нәселләре 18 гасыр азагында Екатерина II заманында гына торгызылган, моңа кадәр алар бу дәрәҗәдән мәхрүм булган, һәм бернинди аксөяк кенәгәләре дә алып барылмаган. Мин морзалар арасында туганлыкны эзләү җиңелрәк дип уйламыйм. Бу фамилияләр белән бик күп кеше шөгыльләнә, бәлки, моның хисабына белү җиңелрәктер. Татар морзалар мәҗлесенә мөрәҗәгать итәргә була, анда моңа ярдәм итәрлек кызыксынучылар бик күп. Бу яктан җиңелрәк.

Соңгы мәгълүматка караганда, сайтта 15 мең кеше теркәлгән. Мин еш кына 100 мең кирәк дигәнне күрдем, ни өчен мондый сан? Кардәшлек нокталарын табарлык кешеләр күп булсын өченме?

— Чынында 100 мең ул арадаш сан, без берничә миллион кулланучы булуын теләр идек. Әгәр без генеалогиядә алга киткән Көнбатыш базарына карасак, халыкның генеалогия белән бик кызыксынырга мөмкин өлеше 1,2% дип бәяләнә. Әгәр без Русия халкын алсак, без Русияне генә түгел, ә гомумән урыс телендә сөйләшүчеләрне истә тотабыз, бу 150 түгел, ә 200 миллионнан артык кеше дигән сүз. Бу яктан системаның потенциаль кулланучылары киләчәктә ким дигәндә 2-3 миллион булыр дип өметләнәбез.

Ни өчен 100 мең? Безнең исәпләүләргә күрә, әгәр азмы-күпме актив кулланучылар саны 100 мең булса, үз туганын очрату ихтималы бик югары булачак. Ниндидер мәгълүматка юлыгу ихтималы бар. Бездә кешеләрнең бер-берсен таба һәм мәгълүмат алмаша башлаган очраклары да бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG