Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шәҗәрәне ике яктан да ясаталар, феминизм чоры бит"


Шәҗәрә төзүне нидән башларга? Үзең генә аны башкарып чыгып буламы? Архивлар ник интернетка чыгарылмый? Нәсел агачын төзүгә күпме акча кирәк? Бу хакта шәҗәрә төзү осталары - Чаллыдан Дамир Шәйхетдинов, Уфадан Тимур Мохтаров һәм Казаннан Рамил Гаптрәхимов белән сөйләштек.

Татарстанның архив комитеты "Ядкәр" шәҗәрәләр проектын тормышка ашыра башлады, күптән түгел Актаныш районында халык белән беренче очрашулар узды. Рәсми мәгълүматка караганда, генеалогия порталы инде ябык тәртиптә эшли, Татарстандагы 21 авыл дигиталлаштырылган һәм индекслаштырылган. Кертелгән белешмәләр нигезендә ул платформа эчендә шәҗәрә агачы төзи торган интеллектуаль систем да булдырылган. Анда барлыгы 111 млн язма индекслаштырылырга тиеш. Беренче шәҗәрә Актаныш районы Әнәк авылыннан була икән.

Ни өчен архив хезмәткәрләре авыллардан авылларга йөриме? Чөнки авылда яшәүче һәркемнең "шәхси мәгълүматны кулланырга ярый" дигән ризалыгын алу кирәк. Бу бик зур эш. Проект өч ел эчендә тормышка ашырылырга тиеш диләр, ләкин чынлыкта күпмегә сузылыр, белеп булмый. Шул уңайдан "Татарча подкаст" шәҗәрә төзү осталары Чаллыдан Дамир Шәйхетдинов, Уфадан Тимур Мохтаров һәм шулай ук шәҗәрәче, Татарстан дәүләт архивында эшләү тәҗрибәсе булган генеолог Рамил Гаптрәхимов белән сөйләштек.

Шәҗәрә төзүне нидән башларга?
please wait

No media source currently available

0:00 0:41:51 0:00
йөкләү

— Дамир әфәнде, сез ничек уйлыйсыз, никадәр шәп әйбер бу "Ядкәр" порталы дигәннәре?

Дамир Шәйхетдинов
Дамир Шәйхетдинов

— Бу хакта мин 5-6 ел элек сөйли башлаган идем. Кем дә булса моны ишетеп тормышка ашыра икән, бик әйбәт. Минем идея дә шундыйрак иде - сайтта республиканы - районнарга, районнарны - авылларга, авылланы нәселләргә бүлү һәм һәр нәселнең шәҗәрәсен төзеп, шунда кертү. Бу әйбәт башлангыч, хөкүмәт тарафыннан моны аңлау, матди яктан ярдәм бар икән, бик яхшы.

— Тимур әфәнде, моңа охшаш сайт Башкортстанда эшли иде. Әлеге вакытта аның язмышы ничек?

— Башкортстанда basharchive.ru дип аталган сайт бар, анда 1917 елгы авыл хуҗалыгы ревизиясе, җанисәп материаллары кертелгән. Мондагы сайтта мәгълүмат районнарга, авылларга булып материаллар саклана.

Рамил Гаптрәхимов: Башкортстанда гына түгел, күп төбәкләр шундый дигитал порталлар ясый, мәсәлән Югра архивы бик кызык, анда үзеңнең шәҗәрәңне төзергә була, шул сайтка метрикаларны кертергә мөмкин. Пермь краеның архив "Поколение Пермского края" сайтында шулай ук булган документлар индекслаштырылган, яки электрон форматта кертелгән. Әстерханда кызыклы проект бар.

"Ядкәр" проекты кысаларында меценатлар белән бергәләп бөтен булган архив язмаларын, күрше төбәкләрдә сакланучы Татарстанга кагылышлы язмаларны индекслаштырып аерым бер зур портал ясарга тырышалар. Шунда кешеләрнең шәҗәрәләрен төзеп, сакларга җыеналар.

Дамир Шәйхетдинов: Башкортстандагы сайтта әзер документлар кертелгән. Бу белгечләр өчен бик яхшы. Әмма үзе төзегән кешегә гарәп имласындагы метрикаларны уку, буыннарны тоташтыру катлаулы. Ә менә Татарстан хөкүмәте ярдәме белән башланган "Ядкәр" проекты әзер шәҗәрәләрне кертүне күз уңында тота.

— Тимур әфәнде, Башкортстанда ыру-кабиләләргә бүленеш бар, бу төшенчәләр әлегә кадәр сакланган, аларны популярлаштыру бара. Үзеңнең кайсы да булса кабиләдән булуыңны документлар белән никадәр раслатып була?

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

— Элек Башкортстанда волостьлар кабиләләр белән тәңгәл килгән. "Ревизская сказка" документларында алар теркәлгән. Башкорт кайсы волостьтә яшәгән, димәк, ул шул ыруга карый булып чыга. Әйтик, минем туган авылым Шыгай авылы, ул Тамьян волостенә караган, димәк, бу Тамьян ыруы булып чыга. Шуннан ул волостьләр бетерелгән, территорияләр барлыкка килгән. Анда инде кыенрак.

— Үзең эзли башласаң да, белгечләргә мөрәҗәгать итсәң дә, нәрсәдән башларга, кемнәрдән ни турында сораштырырга кирәк?

Тимур Мохтаров: Иң мөһиме - сезнең карт әтиегезнең (әтиегезнең әтисе) туган авылы, елы һәм аның бертуганнарының исемнәре, мөмкин булса, туган елларын язып безгә бирәсез, без шулардан башлыйбыз.

Дамир Шәйхетдинов: Кешенең бабасы 1917 елгы инкыйлабка кадәр туган булса, эзләргә уңайлырак. Тимур әфәнде дөрес әйтте, бабагызның туган елын белмәсәгез дә, аның бертуганнарының исемнәрен яки туган елларын белергә кирәк. Чөнки кайбер елларның метрикалары сакланмаган булырга мөмкин.

Дамир Шәйхетдинов төзегән шәҗәрә. Дизайнер - Ратмир Әхияров.
Дамир Шәйхетдинов төзегән шәҗәрә. Дизайнер - Ратмир Әхияров.

— Шәҗәрәне әти ягыннан төзү дөресме, ике якны да карарга кирәкме?

Тимур Мохтаров: Хәзер феминизм чоры, заказ бирүчеләр ике яклап та сорыйлар. Шуңа күрә бер кешенең дүрт яклап шәҗәрәсе килеп чыга.

Дамир Шәйхетдинов: Бер мисал китерәсем килә. Тумышыннан авыру кешене беләм, йөри алмый. Аның туганы да шундый ук. Бервакыт ул үзенең генетикасын тикшерә башлаган. Үзенең дә, әти-әнисенең канын да тикшергән. Нәтиҗәдә аның әтисе белән әнисе туган булып чыкканнар. Шәҗәрәне ике яктан да өйрәнү кирәк. Ләкин моны өйләнешкәнче эшләргә кирәк. Элек бит кеше патшага хат язса да, хат астына үзенең шәҗәрәсен куеп җибәргән, бу бик мөһим булган. Мин үз авылымда да 4-5 буын туганнарның өйләнешкәнен беләм. Табиблар андыйларның балалары гарип туу ихтималы 50 процент дип әйтә.

Рамил Гаптрәхимов
Рамил Гаптрәхимов

Рамил Гаптрәхимов: Татарларда һәм күп кенә халыкларда шәҗәрәләр ата ягыннан бара. Архивка әниләре ягыннан эзләүне сорап килүчеләр бар. Ләкин монда бер хикмәт бар, без әни ягыннан ясасак та, ул аннары барыбер ата ягыннан килеп чыга, чөнки без әнисенең атасыннан төшеп китәбез. Саф ана ягыннан шәҗәрә ул бик авыр. Элеккеге документларда язмалар башлыча ир-атлар турында сакланган. Ир хатынын икенче авылдан барып алса, ул хатынны таба алмыйбыз, документларда аның кайсы авылдан икәне еш кына язылмый.

— Документларны нинди архивлардан эзлисез һәм бу юлларда нинди авырлыклар бар?

Дамир Шәйхетдинов: Шәҗәрә төзүдә төп каршылык - документларның төрле архивларда булуы. Административ үзгәрешләр күп булган, авыл башта бер өязгә, губернага керә, аннары икенчесенә. Документларның кайда ятканын белеп тә бетереп булмый. Һәм минем хыялым - шуларны үзәкләштерү.

Барысын да интернетка куеп булмый, чөнки аларның күләме зур

Тимур Мохтаров: Күп документлар безнең милли архивта саклана, хәтта Татарстанның бер өлешенең документлары шунда. Алар хәзер дигиталлаштырыла, серверга кертелә. Процесс бара, эшләргә дә җиңел. Әмма аларның барысын да интернетка куеп булмый, чөнки аларның күләме зур, шәхси мәгълүматны саклау кануны да моңа комачаулый. Шуңа күрә безгә архивка барырга, анда утырып вакыт уздырырга кирәк. Монысы кыенрак, чөнки анда гадәттә зур чиратлар була. Төрле районнардан кешеләр, өлкән кешеләр килә. Архив хезмәткәрләре башта алар белән эшләргә тырыша, чөнки ерактан килгәннәр. Һәм шул шәхси мәгълүмат канунының кырыслыгы да бар, әйткәнемчә. Татарстанның "Ядкәр" проекты - бик амбициоз проект дип уйлыйм, юридик яктан башкарып чыгу зур эш.

— Башкортстан архивына хат белән генә җибәреп җавап алып булмыймы?

Тимур Мохтаров: Татарстан архивы шулай эшли, әйе. Безнең архивта алай түгел, анда да шәҗәрә төзүче бүлек бар, анда мөрәҗәгать итеп була, ләкин барыбер үзеңә барырга кирәк. Хат кына язып котылып булмый. Чит төбәкләрдә яки илләрдә яшәүчеләр өчен Башкортстан архивыннан читтән торып кына мәгълүмат алып булмый.

— Шәҗәрә төзер өчен күпме акча әзерләргә кирәк?

Тимур Мохтаров: Бер сызыктан төшеп китү өчен (әйтик, ата сызыгы) - 15 мең сумнан башлана. Матур итеп рәсем төшерергә кирәк булса, хакы арта.

— Бер сызык ул ничә буын була?

— 8-9-10га җиткереп була. Анысы мөһим түгел, аның елы мөһим. Безнең уртача 1740 еллардан башлана. Чөнки Башкортстандагы архивларда шушы елларга кадәр документлар саклана.

Дамир Шәйхетдинов: Шәҗәрәне төрлечә төзеп була. Мәскәүдәге Русиянең борынгы документлар дәүләт архивыннан(РГАДА) документлар кайтарта башласаң, хакын арттырырга туры килә. Шәҗәрәнең күләме бер әйбер, ә менә документларның булуы — икенче нәрсә. Әгәр әз генә документ белән шәҗәрә төзесәң, аның өчен җентекле тикшерү кирәк, шуңа күрә бәя дә икенче. Хезмәте күбрәк тә булырга мөмкин. Бәяләр эшнең катлаулыгына да, шәҗәрәнең күләме белән дә бәйле.

Рамил Гаптрәхимов: Татарстан дәүләт архивыннан бер факт алу 770 сум тора, аны алдан түләп куярга кирәк. Шәҗәрәне тагын да тирәнрәк өйрәнергә теләсәгез, архив һәрбер фактны тикшерә һәм ахырдан моңа күпме акча кирәк булганын әйтә. Белешмәләр якынча 5-7 мең сумга чыга. Татарстан дәүләт архивы мөрәҗәгатьләрне бер айдан алты айга кадәр карый. Кешегә бер генә факт кирәк икән, мәсәлән, бабасының туу турында мәгълүмат кирәк булса, аны архив бер ай эчендә карап бирә. Тулысынча шәҗәрә ясап бирү яки берничә факт табу кирәк булса, анда инде алты айга кадәр сузыла. Архивка ел саен якынча 2 мең кеше мөрәҗәгать итә, бу сан артып кына бара, шуңа күрә монда сабырлык кирәк.

— Агач формасында рәсем итеп эшләттерсәң, бәясе арта дидегез. Аны эшләтмәсәң, нинди формада тапшырасыз?

Дамир Шәйхетдинов: Шәҗәрә төзегән кешегә ике әйбер тәкъдим итәм. Беренчесе — схема. Ул бик уңайлы, ачтың карадың, аны үзгәртергә, өстәп куярга була. Матур агачларны үзгәртеп булмый. Моның эстетик ягы бар, аннары бабаларыңны искә төшереп тора, алар рухына дога кылырга икәнлеген искәртеп тора. Агачка шәҗәрәнең төп өлешен генә кертү яклы мин, куе итеп ясасаң, исемнәр дә бик күренми.

— Бер агачта гадәттә ничә исем була?

Дамир Шәйхетдинов: Гаиләдә ир балалар унау туса, нәсел үрчи. Ун кыз һәм бер малай гына икән, нәсел зур булмый. Кызлар чыгып китә, алар башка нәселне үрчетә. Шуңа күрә кайвакыт үпкәләүчеләр дә була, нишләп теге кешенеке 200 исем, миндә 100 генә дип. Әлбәттә, 250 исемле шәҗәрә төзегән дә булды, 50 исемлене дә, ул нәселнең үрчүенә карый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG