Чехия хөкүмәте Беларус һәм Русия ватандашларына визалар һәм вакытлыча яшәүгә рөхсәтләрне башка бирмәү турында карар кабул иткән. Илнең премьер-министры Петр Фиала сүзләрен České noviny чех порталы язып чыкты.
Түрә әйтүенчә шул ук вакытта ил хөкүмәте "Русия һәм Беларус режимнары белән башка бернинди дә уртак әйберсе булуын теләмәгән" оппозициягә һәм студентларга эшләү, уку өчен Чехиядә шартлар тудырырга тиеш.
Бу чикләү Чехиядә яшәүгә рөхсәте инде булган кешеләргә кагылмый. Шулай ук кеше Чехия яки Европа берлеге иле ватандашының гаилә әгъзасы булып тора икән аларга да кыска вакытлы визаларга гаризалар кабул ителә.
- 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Русиядән, шул исәптән Татарстан белән Башкортстаннан да күпләр чит илгә чыгып китте. Шул ук елның сентябрендә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәч, эмиграциянең тагын бер дулкыны башланды. Акчалырак кешеләр очкычларга билет алды, башкалар Казакъстан, Грузия чигенә килеп тулды.
- 2023 елда исә мөһаҗирлек дулкыны үзгәрешләр кичерде. Виза чикләүләре аркасында кемдер яшәү рөхсәте ала алмыйча кире кайтырга мәҗбүр булды, кемдер башка илләргә күчте.
- 2022 елда Русия шенген визаларын иң күп алучы дәүләтләр арасына кергән иде, ул икенче урында тора дип хәбәр ителде. Иң күп шенген визасын Испания биргән. Русиялеләр шулай ук шенген визаларын Финляндия, Италия, Греция илчелекләре аша алган.
- Шенген визасын бирмәү очраклары иң күбе Польшага туры килә. Латвия, Нидерланд, Литва да русиялеләрнең шенген визасын алу сорауларын күпләп кире каккан. Бу илләр русияләргә гомумән виза бирми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум