Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым журналисты Лутфие Зудиевага ике беркетмә төзегәннәр


Лутфие Зудиева 
Лутфие Зудиева 

Аны "киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану"да гаеплиләр. Беренче беркетмә "Хизб ут-Тәхрир" турындагы язмасында бу оешманың Русиядә террорчы оешма дип танылуын күрсәтмәгәнгә, икенчесе - Азатлык радиосы турындагы постында аның "ят агентлар" реестрына кертелүен искәртмәгәнгә төзелгән.

Кырым журналисты, хокук яклаучы кырымтатар активисты Лутфие Зудиевага "киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану" маддәсе нигезендә ике беркетмә төзегәннәр. Бу хакта "ОВД-Инфо" җиткерә.

Беренчесе - "Хизб ут-Тәхрир" турындагы язмасында бу оешманың Русиядә террорчы оешма дип танылуын күрсәтмәгәнгә, икенчесе - Азатлык радиосы турындагы постында аның "ят агентлар" реестрына кертелүен искәртмәгәнгә.

Бүген, 22 февральдә, Кырымның Җанкөй районында Зудиева өендә тентү үтте. Аны "Экстремизмга каршы көрәш" үзәгенә алып киттеләр. Өйдә булганда янына адвокатларны кертмәделәр. Хәзер аны үзәктән чыгарып җибәрүләре хәбәр ителә.

  • Биш ел элек Лутфие Зудиева һәм "Кырым теләктәшлеге" оешмасы активисты Дилявер Меметов Прагага килгән иде. Ул вакытта Азатлык радиосы алар белән кырымтатарларның тормышы, сәяси эзәрлекләүләр турында сөйләште. "Без басымнар туктар, хакимият тә безгә миһербанлы булыр дигән хыял белән яшәмибез. Әмма без бу сынауларны инде 1944 елда уздык, Аллаһ ярдәме белән бер-беребезне яклап боларын да узарбыз. Киләчәгебез гадел һәм якты булыр дип өметләнәбез", дип сөйләгән иде ул.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG