Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор ел башыннан русияләрнең шәхси мәгълүматы кергән 510 млн язуның читкә таралуы турында белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шуларның 500 миллионы - бер урыннан берьюлы урланган.

2024 ел башыннан, ике айдан да әзрәк вакыт эчендә интернетка русияләрнең шәхси белешмәләре булган 510 миллионнан артык исемлек таралган. Бу хакта Роскомнадзор башлыгы урынбасары Милош Вагнер хәбәр итте.

"Шуларның 500 миллионы - бер урыннан берьюлы аккан", диде ул һәм бу хәлне хәзер тикшерәләр диде.

Роскомнадзор белешмәләренчә, 2023 ел эчендә интернетка русияләр турында 300 миллионлап язу чыккан, ул чакта алар 168 урыннан урланган булган. Шул ук вакытта Русиянең InfoWatch ширкәте исәпләүләренә күрә 2023 елның беренче ярты елында гына русияләрнең шәхси белешмәләре булган 705 миллион язу урланган.

InfoWatch хисабынча, 2022 елда интернетка русияләрнең белешмәләре язылган 667 миллион язу чыккан (Роскомнадзор 600 миллион ди).

Ул чакта белгечләр шәхси мәгълүмат таралуның артуын Украинадагы сугыш белән бәйләде. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, кулланучыларның белешмәләре берничә мәртәбә читкә таралды, ә дәүләт сайтларына DDoS-һөҗүмнәр еш ясала башлады.

  • Русия Украинага бәреп кергәч тә икенче көнне үк Anonymous халыкара аноним һакерлар төркеме Русия хөкүмәтенә кибер-сугыш игълан итте.
  • Шул вакыттан бирле берничә зур кибер-һөҗүм ясалды: һакерлар Русиядәге зур мәгълүмат чараларының, дәүләт оешмаларының һәм арбитраж мәхкәмәләрнең сайтларын җимерде.
  • Нәтиҗәдә русияләрнең исемнәре, туган көннәре, телефоннары, электрон почталары, паспорт белешмәләре, адреслары, нинди заказлар ясаулары турындагы мәгълүматлар ачык кулланылышта була.
  • 2023 елда Татарстан ресурсларына ясалган 12,2 млн кибер һөҗүм блокланган. Ddos-һөҗүмнәрнең куәте секундына 29 гигабайт тәшкил иткән. Бу хакта 19 гыйнварда Татарстан дигитал үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин министрлыкның еллык киңәшмәсендә белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG