Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тарихчы Әхмәт Галимов вафат булган


Әхмәт Галимов. Архив фотосы
Әхмәт Галимов. Архив фотосы

Ул 96 яшендә иде.

Тарихчы, Мәскәүдәге татарларның иҗтимагый тормышында актив катнашкан шәхес - Әхмәт Галимов вафат булган. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

"Мәскәүдә туган якны өйрәнүче Әхмәт Абдрахман улы Галимов вафат булды. Аңа 96 яшь иде. Мәскәүдә ул журналист, шәрыкчы, туган якны өйрәнүче һәм башкаланың татар иҗтимагый тормышында күп еллар актив катнашучы буларак билгеле", диелә хәбәрдә.

Татарстан вәкиллегендә мәрхүмнең Мәскәү татарлары тарихын, традицияләрен һәм йолаларын тирән белүен искәртәләр. Әлегә аның кайчан җирләнәчәге турында мәгълүмат булмады.

2019 елда Әхмәт Галимов Азатлык белән Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортының тарихы турында сөйләшкән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG