Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләре арасында бензин арзанлыгы ягыннан Татарстан – 28, Башкортстан – 38нче урында


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда яшәүчеләр гыйнварда бер айлык уртача хезмәт хакына 1072 литр ягулык ала алган, Башкортстанда исә 929 литр.

Русиядә уртача айлык хезмәт хаына иң күп бензинны Мәскәүдә, Ямал-ненец автоном бүлгесендә һәм Чукотка автоном бүлгесендә алып була. Ә иң аз күләмдә – Төньяк Кавказ республикаларында. Әлеге рейтингта Татарстан – 28нче, Башкортстан исә 38нче урында. Тикшеренүне "Новости" агентлыгы үткәргән.

Шул рәвешле, беренче урында торучы төбәкләрдә бер айлык уртача хезмәт хакына 2024 елның гыйнварында ике мең литр бензин сатып алып булган. Ә иң ахыргы урыннардагы төбәкләрдә - 700 литрдан да күп түгел.

Татарстанда яшәүчеләр гыйнварда бер айлык уртача хезмәт хакына 1072 литр ягулык ала алган, Башкортстанда исә 929 литр.

Статистикадан күренгәнчә, быел гыйнварда ил буйлап бензинга бәяләр дә төрлечә булган. Әйтик АИ-92 ягулыгы Комида 47,1 сумга, ә Магадан өлкәсендә 66,2 сумга сатылган. Татарстанда ул бер литры өчен 49,28 сум булган, узган елның гыйнварына караганда 7,2 процентка кыйбатланган.

Башкортстанда исә гыйнварда АИ-92 бензины 49 сум 63 тиен торган, бер елда 6,9 процентка кыйммәтләнгән.

  • Былтыр көз, нәкъ урып-җыю вакытында Русиядә ягулык җитмәү күзәтелде. Ягулыкка кытлык бензин һәм дизельгә бәяләрнең үсүенә китерде.
  • Бу чит илгә нефть сату кеременә яшәүче Русия өчен сәеррәк күренеш кебек тоелды. Читкә күпләп сата, ә үз кешеләренә — сата алмый. Аеруча Краснодар крае, Адыгей, Әстерхан һәм башка көньяк төбәкләрдә дизельгә зур кытлык килеп туды. Ерак Көнчыгышта да шундый вазгыять хөкем сөрде. Сугышка якын булган төбәкләрдә, шул исәптән, аннексияләнгән Кырымда ягулыкка бәяләр артты.
  • Татарстан да үзендә нефть табуга һәм аны эшкәртеп ягулык ясауга карамастан, хәлләр яхшы булмады. Казанда "Магистраль" ягулык сату ширкәте Аи-92 һәм Аи-95 маркалы бензин сатуны туктатып торды. Cәбәбе — заводларның хосусый АЗСларга ягулык сатмый башлавы диелдә.
  • Аңа кадәр Башкортстанда ягулыкка кытлык булуы күзәтелде. Күрше республикада бензин, дизельне канистрга агызып сатуны тыйдылар. Белгечләр моны ягулык кытлыгы белән бәйләде. Бу сурәттә "Башнефть-розница" ширкәте былтыр җәй дәвамында бензинга бәяне ун тапкыр арттырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG