Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрәштәше Навальныйны ФСБ махсус көчләре офицеры Вадим Красиковка алыштырырга тиешләр иде дип белдерде


Мария Певчих
Мария Певчих

"Якын көннәрдә Навальный иректә булырга тиеш иде, чөнки без аны алмашу турында карар кабул ителүенә ирештек. 15 февраль кичендә миңа  Навальныйны алмашу турындагы сөйләшүләр алып барылуын һәм төгәлләнеп килүен расладылар. 16 февральдә Алексей үтерелде", ди Певчих үзенең видеомөрәҗәгатендә.

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны Германиядә үтергән өчен хөкем ителгән ФСБ махсус көчләре офицеры Вадим Красиковка алмашу турында килешкән булганнар, Навальный шуннан соң ук үлгән.

Бу хакта аның көрәштәше Мария Певчих хәбәр итте.

- Якын көннәрдә Навальный иректә булырга тиеш иде, чөнки без аны алмашу турында карар кабул ителүенә ирештек. Февраль башында Путинга Берлинда җәза мөддәтен үтәүче киллер, ФСБ офицеры Вадим Красиковны ике Америка ватандашына һәм Алексей Навальныйга алмашырга тәкъдим ителде. 15 февраль кичендә миңа Навальныйны алмашу турындагы сөйләшүләр алып барылуын һәм төгәлләнеп килүен расладылар. 16 февральдә Алексей үтерелде, ди - Певчих үзенең видеомөрәҗәгатендә.

Навальныйны Красиковка алмаша алулары турында 18 февральдә Bild алман газеты да язды. Журналистлар мәгълүматынча, сәясәтче үләр алдыннанрак Мәскәү, Вашингтон һәм Берлин аны алмашу турында сөйләшү алып барган. Шулай ук бу хакта 2023 елның сентябрендә The Wall Street Journal газеты да хәбәр иткән иде.

Навальныйны Красиковка алмашу нияте 2023 елның язында хупланган. Чит ил түрәләре белән коммуникацияләр проблемы булуы аркасында бу ниятне декабрьдә генә эшкә ашыра башлый алганнар.

  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан.
  • Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный. Оппозиционерның тол калган хатыны Юлия Навальная аның җәсәден бирмиләр, чөнки хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG