Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйнвар аенда Татарстан бюджетының дефициты 2,8 млрд сумнан артып киткән


Бу еллык дефицитның 40 проценты дигән сүз.

2024 елның гыйнвар аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты дефициты 2,8 млрд сумнан артып киткән. Бу хакта республика финанс министрлыгы әзерләгән хисаптан танышырга мөмкин.

Бер айда Татарстан бюджеты кереме 26,8 млрд сум тәшкил иткән. Иң күп финанслар табыш салымыннан (12,9 млрд), дәүләт милке керемнәреннән (4,4 млрд), өстәлгән бәягә салымнан (НДС) (3,6 млрд) кергән. Шул ук вакытта федераль үзәктән республикага 3,1 млрд сум ярдәм күчерелгән.

Әлегә Татарстанның керемнәре чыгымнарны каплый алмый. Гыйнвар аенда республиканың берләштерелгән бюджетыннан 29,6 млрд сум тотылган. Дефицит – 2,8 млрд сум. Мисал өчен, 2023 елның беренче аенда бюджет кытлыгы бары 254 млн сум гына тәшкил иткән. Быел иң күп чыгымнар мәгариф (12,4 млрд), социаль тармакка (5,9 млрд,) икътисадка (5,4 млрд) киткән.

2024 елда Татарстан берләштерелгән бюджеты кереме 467,4 млрд сум, чыгымнары – 491 млрд сум булыр дип көтелә. Еллык дефицит – 6,9 млрд күләмендә билгеләнгән. План нигезендә, Татарстан хакимияте еллык керем туплар өчен ай саен уртача 38,9 млрд сум җыеп барырга тиеш. Гыйнвар аенда бу күрсәткеч 12,1 млрд сумга азрак.

Шул ук вакытта Татарстан үз керемнәренең зур өлешен Мәскәүгә юлларга мәҗбүр. Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республикада җыелган салымнарның 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчереләчәк дип белдергән иде. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк.

2024 елның февралендә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Татарстанның дәүләт бурычы — 21 процентка, Башкортстанның — 73 процентка артканы билгеле булды.

Ел башында Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов агымдагы ел Татарстан белән Башкортстан бюджетлары өчен яхшы ел булмаячак дип фаразлаган иде. Аерым алганда, ул җитештерү кимүенә, хезмәт хаклары артмавына, төзелеш базары төшәчәгенә әзер буларга кирәк диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG