Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ике хезмәткәре мәхкәмә аша хезмәт хакын алмакчы була


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Нәзарәтнең элекке бухгалтеры һәм элекке администраторы хезмәт хакларын таләп итә, алар сораган акчалар 1,5 миллион сумга якын. Нәзарәттә эшләүчеләргә хезмәт хаклары бирелмәве турында беренче тапкыр былтыр җәй билгеле булды. Мөфти Биргалин "Мин дә хезмәт хакы алмыйм, хәйрия кебек эшлим", дигән иде.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең элеккеге тагын ике хезмәткәре Уфаның Калинин районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән һәм үзләренә түләнмәгән хезмәт хакларын түләттерүне сораган. Бу хакта "Коммерсант" җиткерә.

Дәгъва ачучыларның берсе - нәзарәтнең элекке бухгалтеры Минзәлә Сәфиуллина һәм элекке администратор Рамил Василкәрәмов.

Минзәлә Сәфиуллина үзенә 2019 елның сентябреннән 2021 елның маена кадәр хезмәт хакы түләнмәвен әйтә. Ул мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтен 1,1 миллион сумлап тирәсе акчаларын түләттерүне сорый. Шулай ук хезмәт хакын тоткарлаган өчен процентлар, ялларын кулланмаган өчен компенсация таләп итә диелә.

Рамил Василкәрәмов исә 2020 елның сентябреннән декабренә кадәр акча түләмәделәр ди һәм 165,6 мең сум сорый.

Бу Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтен хезмәт хакы түләмәү белән бәйле беренче генә мәхкәмәгә бирүләре түгел. Хәзер Уфа районы мәхкәмәсендә нәзарәтнең идарә җитәкчесе Алмаз Абдуллинның дәгъвасы да карала. Ул акчаларын вакытында түләмәгән өчен процентларны да кушып, үзенә 2,6 миллион сум түләттерүне сорый.

  • Былтыр август уртасында Башкортстан диния нәзарәтендә эшләүчеләр - Марат Якупов, Зимфир Габдракипов һәм аноним булып калырга теләгән тагын бер хезмәткәр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланган иде.
  • Ул чакта Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөфтиятнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы бурычлары юк дип белдерде. Ул Якупов белән Габдракиповны "үз эшенә намуссыз карады" дип әйтте.
  • Габдракиповның дәгъвасына фикер белдереп, мөфти үзенең дә Башкортстан диния нәзарәтендә эшләгән өчен акча алмавын әйткән иде. "Мин дә хезмәт хакы алмыйм, хәйрия өчен эшләгән кебек эшлим. Әгәр кешенең акчасы булмаса, ул анда эшләмәс иде. Безнең оешма сәүдәгә корылмаган, иҗтимагый", диде ул.
  • 2023 елның октябрендә Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе Земфир Габдракиповның дәгъвасын канәгатьләндереп, аңа 2,1 млн сумлык хезмәт хакы бурычын түләттерү карары чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG