Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яллап кеше үтерткән өчен сигез елга хөкем ителгән элекке министр Әгъләм Садретдиновны иреккә чыгарганнар


Әгъләм Садретдинов мәхкәмәдә
Әгъләм Садретдинов мәхкәмәдә

Мәхкәмә авыруы сәбәпле Садретдиновны азат итәргә дигән карар чыгарган. Анда яман шеш ачыкланган. 1нче тикшерү изоляторының дәвалаучы табибы Садретдиновның чире аза бара һәм 1нче тикшерү изоляторында яман шешне дәвалау өчен җиһазлар юк дип белдергән булган.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе дүрт айдан соң Буа районының элеккеге башлыгы һәм Татарстанның элеккеге экология министры Әгъләм Садретдиновны тикшерү изоляторыннан азат итү турындагы материалны караган. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы материалны узган елның октябрендә ук карый башлаганнар. Яклаучысы Равил Туктаров ул чакта Садретдиновның яман шеш белән авыруын белдергән. Үз чиратында прокуратура вәкиле диагноз дөрес куелганмы, юкмы икәнен ачыклау өчен мәхкәмә-табиб комиссиясе үткәрүне сораган. Бу көнгә кадәр мәхкәмә әлеге экспертизаның әзер булуын көткән.

Бүген, 28 февральдә үткән утырышта 1нче тикшерү изоляторының дәвалаучы табибы хәзерге вакытта Садретдиновның хәле уртача авырлыкта, ул 8нче тапкыр химия ала дигән. Шулай ук ул прокурорның сорауларына җавап биреп, Садретдиновның чире аза бара һәм 1нче тикшерү изоляторында яман шешне дәвалау өчен җиһазлар юк дип белдергән. Бу вакыт эчендә аны дәвалау өчен республика клиник хастаханәсенә (РКБ) алып чыга торган булганнар.

Нәтиҗәдә мәхкәмә авыруы сәбәпле Садретдиновны азат итәргә дигән карар чыгарган.

  • 71 яшьлек Әгъләм Садретдинов 2020 елның җәеннән бирле тикшерү изоляторында, ә 2022 ел башында аңа хөкем карары чыкты. Аны яллап кеше үтертүдә гаепле дип таптылар һәм 8 елга хөкем иттеләр.
  • Тикшерүчеләр фаразынча, 2003 елның июлендә Әгъләм Садретдинов үзенә карата төрле оешмаларга еш зарланган Буа җәмәгать активисты Рәшит Садыйковны үтерүне оештырган. Тикшерү фаразынча, Садретдинов Казанның "Кварталлар" җинаять төркеме әгъзаларына 180 мең сум түләгән, алар Садыйковны Буадагы үз өенең бусагасында утлы коралдан атып үтергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG