Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метшин Көек һәм Салмачыны 90нчы елларның шәһәр төзелеше хаталары дип атады


Илсур Метшин
Илсур Метшин

"Колхоз рәисләре йөзләгән һектар җир бүлгән, әмма аларга кызыл сызыклар да куймаган, социаль инфраструктура өчен кишәрлекләр дә аермаган. 25 ел эчендә бу бистәләрдә биналар төзелгән, һәм аларда яшәүчеләр үзләренең коймалары янында тротуарлар салынуга каршы чыга", дигән ул.

Татарстан башкаласының яңа генераль планын ясаганда электән шәһәр төзелеше белән бәйле җибәрелгән хаталарны исәпкә алалар. Бу хакта Казан шәһәр думасының IV чакырылышының чираттагы утырышында шәһәр мэры Илсур Метшин әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".

Казан шәһәр думасы депутаты Динара Хәлимдарова (КПРФ) шәһәрнең яңа районнарының социаль инфраструктура белән тәэмин ителүе мәсьәләсен күтәргән.

"Казанда социаль инфраструктурага йөкләнеш болай да күп булган районнарда яңа торак комплекслар төзү планы сакланып кала. Мондый йөкләнеш белән бәйле куркынычлар исәпкә алынганмы?", дип сораган ул.

Әлеге сорауга җавап биреп Илсур Метшин шәһәр читендәге иң катлаулы бистәләрне мисалга китергән. "Көек һәм Салмачы - шәһәр төзелешендә 1990 елда ясалган хата ул. Совет берлеге таркалганнан соң теләсә нинди муниципаль берәмлек башлыгы төзелешнең һәр дүрткел метрына да шат булган. Колхоз рәисләре йөзләгән һектар җир бүлгән, әмма аларга кызыл сызыклар да куймаган, социаль инфраструктура өчен кишәрлекләр дә аермаган. 25 ел эчендә бу бистәләрдә биналар төзелгән, һәм аларда яшәүчеләр үзләренең коймалары янында тротуарлар салынуга каршы чыга", дигән ул.

"Шәһәр төзелешендәге бу хаталарны Республиканың киңлекне планлаштыру институты һәм Шәһәр үсеше институты белән бергә төзәтәбез", дип йомгаклаган Метшин. Аның әйтүенчә, яңа проектларда катгый рәвештә язылган: башта юллар, инфраструктура, челтәрләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, аннан соң гына торак төзелеше.

  • Мәктәпләр дигәннән, Татарстанда аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
  • Мәгариф белгече, Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин Азатлыкка әлеге мәсьәлә "җитәкче урыннарда элек өчлегә укыган кешеләр" утырганга килеп чыга дип белдергән иде. Зур торак комплекслары төзегәнче үк, анда мәктәпләр дә төзүне таләп итү кирәк ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG