Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан бюджеты дефициты 4,2 млрд сумга җитте


Казан
Казан

Өстәмә чыгымнарның бер өлеше сугышка бәйле чараларга тотылачак.

2024 елга исәпләнгән Казанның бюджет дефициты 4,2 млрд сумга үсте. Бүген Казан шәһәр думасы утырышында депутатлар казна чыгымнарын арттыруны хуплады.

Казан шәһәренең финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин сүзләренчә, шәһәр бюджетын берьюлы 4,8 млрд сумга арттырдылар. Шуларның 1,1 млрды муниципаль оешмаларны капиталь төзекләндерү өчен тотылачак, муниципаль оешмаларны тотуга — 502 млн, мәгариф оешмаларын тәэмин итүгә — 400 млн, Украина сугышына бәйле чараларга — 200 млн сум.

Шул ук вакытта бюджет керемнәре ярты миллиард сумга гына үсте. Нәтиҗәдә, 2024 елда Казан бюджетының еллык дефициты 4,2 млрд сумга артты.

Узган ел Казан бюджеты дефицитсыз кабул ителгән иде.

2024 елда Татарстан берләштерелгән бюджеты кереме 467,4 млрд сум, чыгымнары – 491 млрд сум булыр дип көтелә. Еллык дефицит – 6,9 млрд күләмендә билгеләнгән.

2024 елның гыйнвар аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты дефициты 2,8 млрд сумнан артып китте. Бу еллык дефицитның 40 проценты дигән сүз.

2024 елның февралендә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Татарстанның дәүләт бурычы — 21 процентка, Башкортстанның — 73 процентка артканы билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG