Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Мифтаховка 1001 хат" акциясе дәвамында 1050дән артык хат җыелган


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Solidarite FreeAzat берлеге акция турында 2023 елның декабрь азагында игълан итте. Оештыручылар әйтүенчә, математик адресына 55 илдән хат килгән. 

Берлек рәисләренең берсе сөйләвенчә, хатлар арасында "1973 елда Пиночет диктатурасының сәяси тоткыны булган кеше" дип имзаланганнары да бар. Бундестаг депутаты Андрей Хункодан да, француз фәлсәфәчесе Матье Ньянгодан да, 8 яшьтән 14 яшькәчә балалардан да хатлар килде, дип сөйләгән Мари-Летиция Гаррик DOXA басмасына.

9 февральдә "Мемориал" хокук яклау оешмасы Мифтаховның адвокатына түләү өчен акча җыю кампаниясе башлап җибәрде. Бүген, 19 февраль көнне акча җыю тәмамланды, оешма сайтында 514 419 сум җыелганы хәбәр ителә.

29 февральдә Екатеринбур хәрби мәхкәмәсендә Азат Мифтаховка каршы ачылган яңа эш нигезендә беренче мәхкәмә утырышы узды.

Азат Мифтаховның мәхкәмәсе узган бина янына дистәләгән кеше килде, алар тоткынга теләктәшлек белдерде. Әнисе моны күрүгә тәнгә җылы йөгерде дип аңлаткан. Кешеләр курыкмый, улымны белә, аның гаепле булмавын аңлый дигән ул.

Мәкхәмәдә Мифтаховка каршы сөйләгән шаһитлар чыгыш ясады.

Киләсе утырыш 13 мартка билгеләнде.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG