Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоградта нацистлар Татарстан кешесен "чуркабес" дип атаган һәм машинасын тишеп киткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр мондый һөҗүмнәр кавказ һәм азиа вәкилләренә ясала иде.

Волгоград шәһәрендә ике яшүсмер Татарстанда бирелә торган 116нчы номерлы машинаның тәгәрмәчен тишеп киткән һәм республикада яшәүчеләрне "чуркабес" дип атаган. Моны Nazi Video Monitoring Project ультра уң ресурсларын анализлау порталы ачыклаган.

Кадрга вандалларның камуфляж чалбар һәм гаскәрләр кия торган озын аяк киеме эләккән, диелә. Яшүсмерләр 116 номеры астына "чуркабес" дип язып куйган.

"Бездә беренче тапкыр Татарстан машинасын тишеп китүләре", дип яза портал.

Nazi Video Monitoring Project көн саен азиа һәм кавказ йөзле кешеләргә ясалган һөҗүмнәр, аларның милкенә зыян китерүләрен исәпләп бара.

Украина сугышы башланганнан соң 2022 елда Русиядә экстремистик юнәлештәге җинаятьләр саны 50 процентка артты һәм 1,5 мең очракка җитте. Бу соңгы биш елда иң зур күрсәткеч булган.

Рәсми саннарга караганда, 2023 елда Русиядә террорчыл җинаятьләр 6 процентка арткан, экстремизм — 14 процентка кимегән. Узган ел 1 340 экстрмистик юнәлештәге җинаятьләр теркәлгән.

2023 елда Татарстанда 58 террорчыл һәм 24 экстремистик юнәлештә җинаять эше ачылган. Бу 2022 елдан 123 һәм 9 процентка күбрәк. Татарстан эчке эшләр министрлыгының хисабыннан күренгәнчә, экстремистлык һәм террорчылыкта гаепләнүчеләр арасында татар һәм дин активистлары да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG