Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хисабы: экстремистлык һәм террорчылыкта гаепләнүчеләр арасында татар һәм дин активистлары бар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күпчелек җинаятьләр дини активистларга карата ачылган.

2023 елда Татарстанда 58 террорчыл һәм 24 экстремистик юнәлештә җинаять эше ачылган. Бу 2022 елдан 123 һәм 9 процентка күбрәк. Әлеге саннар Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык хисабында китерелә. Куәт оешмасы 15 февральдә узачак Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутатлар алдында хисап тотар дип көтелә.

Хисапта кайсы оешма вәкилләренә карата җинаять ачылуы әйтелә, ләкин аерым исемнәр китерелми.

Аерым алганда, узган ел Татар иҗтимагый үзәге (гәрчә ТИҮ 2022 елда Татарстан Югары мәхкәмәсе тарафыннан тыелса дә) һәм "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ике активистына җинаять эше ачылган. Полиция аларны "милләтче хәрәкәт вәкилләре" дип тә атый. Бер вәкил "террорчы гамәл кылырга чакыру, террорчылыкны аклау яки террорчылыкны пропагандалау" турындагы Җинаять кодексының 205.2 маддәсе нигезендә гаепләнә. Икенче вәкил 282 мәддәнең 2нче бүлеге нигезендә "нәфрәт яки дошманлык уяткан" дип санала.

Шулай ук Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте "җитәкчеләренең берсенә" 207.3 маддәсе ниегезендә җинаять эше ачылуы әйтелә. Ул Русия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә диелә.

Экстремизм һәм террорчылык нигезендә җинаять эшләренең күпчелеге дини активистларга карата ачылган. Русиядә тыелган "Джебхат ан-Нусра" оешмасының 4 әгъзасы Сүриядәге сугышта катнашкан диелә.

2017-2023 елларда 12 кеше Русия ватандашларын "Ислам дәүләте" оешмасына чакыру белән шөгыльләнгән дип саный министрлык. Тагын 21 кеше "Ат-такфир валь-хиджра" оешмасында торган дип санала.

Русиядә тыелган "Йәһвә шаһитләре" ("Свидетели Иеговы") оешмасының ике әгъзасына карата җинаять эше ачылган.

"СССРны торгызу хәрәкәтенең" 4 тарафдары экстремизм һәм террорчылыкта гаепләнә. Шулай ук "неонацистик идеологиясенең 5 вәкиле" кулга алынган.

"Украина куәт оешмалары йогынтысында" йөргән 17 затның диверсия һәм террорчылык эше алып баруы әйтелә.

Моннан тыш, "А.У.Е." хәрәкәтенең 4 вәкиленә, 2 оппозиция вәкиленә, 3 радикаль идеологиясе әгъзасына һәм 5 интернет кулланучыга карата җинаять эше ачылган.

2023 елда 42 хөкем карары чыгарылган. Алар арасында "Нурҗылар", "Ислам дәүләте" һәм "Йәһвә шаһитләре" оешмасы вәкилләре бар дип әйтелә.

Шулай ук "Украина куәт оешмасы вәкилләре" эшчәнлек алып бару омтылышын дәвам итә, яшьләрне һәм яшүсмерләрне "җинаять кылырга җәлеп итә", диелә.

  • 18 октябрьдән бирле Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева вакытлыча тоту изоляторында. Былтыр декабрьдә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын тарату өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный.
  • 2023 елның октябрендә Казан журналисты Юлия Фәйзрахманова "террорчылыкка чакыру өчен" үзенә җинаять эше ачылу турында белдерде. Фәйзрахманова үзенә каршы ачылган эштә һәм хакимият яклы Telegram-каналларда быел гыйнвар аенда Брүсселдә Европа парламенты бинасында узган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"нда чыгыш ясавы телгә алынуын әйтә. Ул чакта журналист татарларны милли батальоннар төзеп Украина ягында сугышырга яки Украинага башкача ярдәм итәргә чакырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG