Accessibility links

Кайнар хәбәр

Володин ил гаскәрен кимсетүче "ят агент"ларга авторлык хокуклары өчен акча түләүне тыярга тәкъдим итә


Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

Аның әйтүенчә, янәсе шундый канун өлгесе кертергә дигән "тәкъдимнәр килә". 

Русия думасы рәисе Вячеслав Володин ил гаскәрен "дискредитацияли" торган "ят агентларга" авторлык һәм чиктәш хокуклары өчен акча түләүне тыярга кирәк дигән фикер яңгыратты.

Аның әйтүенчә, янәсе шундый канун өлгесе кертергә дигән "тәкъдимнәр килә".

"Русияне пычракка буйый торган юньсезләрне ашатып ятырга ярамый", дип язган Володин Telegram-каналында.

Узган атнада Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла.

Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте.

Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак.

Дума рәисе Вячеслав Володин "ят агентлар"да реклам чыгаруны тыю турындагы канун нәтиҗәле диде. Ул гамәлгә керсә "ят агентлар" рекламнардан килгән керемнәренең 50-80 процентыннан колак кагачак, дип фаразлады. Володин исемнәрен атамаган белгечләрнең бәяләмәсенә күрә, янәсе 2023 елда юстиция министрлыгының "кара исемлекләрендә" торучылар биш млрд сумлап керем алган.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG