Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 29 миллиардер булуы ачыкланган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

"Алар Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә генә түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә яши", дип искәрткән Сафиуллин.

Узган декларация тапшыру кампаниясендә Татарстанда 29 миллиардер булуы ачыкланган. Бу хакта "Бизнес Online" белән әңгәмәсендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйткән.

2023 елны салым оешмалары 561 мең декларация кабул иткән. 70 мең декларация хуҗалары бюджетка 3,5 миллиард сум акча түләнгән.

Барлыгы 220 кеше 100 миллион сумнан миллиард сумга кадәр керем алган.

"Бер миллиард сумнан артык керем алучылар Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә генә түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә яши. Ватандашлар иң күп керемнәрне кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләр башкарудан, ә шәхси эшмәкәрләр нефть продуктлары, азык-төлек, машина өлешләре, эчемлекләр һәм тәмәке эшләнмәләрен күпләп һәм аерымлап сатудан алган", дип искәрткән Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, 2022 елгы белешмәләргә күрә республикада 5 миллион сумнан артык керем алучы биш меңнән артык салым түләүче бар. Алар барысы бергә 190 миллион сум салым түләгән.

Узган ел Татарстан дәүләт казнасын 1,3 триллион сумга тулыландырган, бу 2022 ел белән чагыштырганда 3,7 процентка күбрәк.

Республиканың берләштерелгән бюджетына 511 миллиард сум күчерелгән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 61 миллиард сумга күбрәк.

Шул ук вакытта Марат Сафиуллин 2022 елда нефть чыгарудан салымнар 1,5 процентны гына тәшкил итте дигән.

"Аның каравы безнең нефть продуктлары җитештерү яхшы барды - салымнар 2,6 тапкырга артты. Электр энергиясе җитештерүдә яхшы үсеш бар (1,6 тапкырга), җиһазлар җитештерүдә (1,8 тапкырга), машина җитештерүдә (1,6 тапкырга) үсеш бар" дигән.

  • Шул ук вакытта Татарстан үз керемнәренең зур өлешен Мәскәүгә юлларга мәҗбүр. Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республикада җыелган салымнарның 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчереләчәк дип белдергән иде. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк.
  • 2024 елның февралендә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Татарстанның дәүләт бурычы — 21 процентка, Башкортстанның — 73 процентка артканы билгеле булды.
  • Ел башында Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов агымдагы ел Татарстан белән Башкортстан бюджетлары өчен яхшы ел булмаячак дип фаразлаган иде. Аерым алганда, ул җитештерү кимүенә, хезмәт хаклары артмавына, төзелеш базары төшәчәгенә әзер буларга кирәк диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG