Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Әлбир Крганов Украинага каршы сугышучы мөселманнарга ураза тотмаска рөхсәт итте


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

"Хәрбиләрнең исәнлектә кайтуы өчен дога кылабыз. Әйе, кайда булуларын исәпкә алганда аларга ураза тотмаска рөхсәт ителә, бу шәригатьне бозу булмаячак", дип искәрткән Крганов.

Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов Украинага каршы сугыш барганда Русия солдатлары ураза тотмаса да, бу шәригатьне бозу булмаячак дип саный. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

"Хәрбиләрнең исәнлектә кайтуы өчен дога кылабыз. Әйе, кайда булуларын исәпкә алганда аларга ураза тотмаска рөхсәт ителә, бу шәригатьне бозу булмаячак", дип искәрткән Крганов.

Былтыр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да "махсус хәрби операциядәге" (Русия хакимиятләре Украинага һөҗүмне шулай атарга куша - ред.) хәрбиләр ураза тотмаса да була, алар аны башка вакытка күчерә ала дигән иде.

Былтыр май аенда Казанда XIII Татар дин әһелләре җыены узды. Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов үз чыгышында Русиянең Украинага каршы сугышын дини яктан аклап, "иблис"кә каршы сугышырга чакырды.

"Асылда көнбатыш сәясәтчеләре үзләре тирәсендә бөтен явызлыкны берләштерергә маташа. Бу гамәл Аллаһның булдырган мәрхәмәт һәм шәфкатьлелегенә каршы килә. Ни кызганыч, көнбатыш элитасы иблис тарафдарларына әйләнеп бара, ә иманлы бәндәләрнең изге бурычы — берләшеп аны җиңү", диде ул.

  • Быел Рамазан ае 10 мартта кояш баю белән башланачак. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы укылачак. Мөселманнар уразаның беренче көнен 11 мартта тотачак. Быел ураза 30 көн тотылачак. Уразаның соңгы көне 9 апрельдә булачак. Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә.
  • Былтыр Азатлык Украина ягында сугышучы хәрби - Сәид Исмәгыйлев белән сөйләшкән иде. Ул инде икенче тапкыр сугыш шартларында ураза тотуын, гаетне каршы алуын сөйләде.
  • "Еш кына вакытында авызны да ача алмыйсың, тиз генә йотым суны эчү дә тоткарлана, чөнки син машинада яраланучыларны ташыйсың, тиз, җитез булу кирәк. Кайчак ифтар да ике-өч сәгатькә соңлап ашала. Анысын да капкалыйсың да яңадан юлга чыгасың, чөнки сиңа кеше гомере бәйле. Ашамау берни түгел, кеше берничә көн ач йөрсә дә берни булмый. Иң кыены - тәһарәт алыр өчен сусыз калу. Андый хәлләр дә еш була. Эчәргә дә калмый", диде ул.
  • 2022 елда Азатлык Украинада ураза тоткан кайбер татарлар белән сөйләште. Ул елны татар һәм башкортлар ифтарларны мул өстәлләр белән уздырганда, Русия сугыш башлаган Украинада шәһәрдә комендант сәгате булу сәбәпле, мөселманнарның күбесе мәчетләргә тәрәвихларга җыела алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG