Гагаузия башканы Евгения Гуцул Русия президенты Владимир Путинга Кишиневның "канунсыз гамәлләре" турында җиткердем дип ышандыра, ул шулай ук Молдова республикасында янәсе русияләрнең хокуклары бозылуын да әйткән, дип яза "Свободная Молдова" радиосы.
Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Путин белән Гуцулның очрашуын раслады, әмма моны "кыска аралашу"булды дип әйтте, нечкәлекләрен сөйләмәде, дип яза ТАСС.
Путин белән очрашуы турында язганда Гагаузия башканы Кремль лидерына Кишиневның басым ясавы турында сөйләвен искәртә.
"Мин Владимир Владимир улына Молдова республикасы хакимиятләренең җинаятьләрен хәбәр иттем, алар сивил карашларыбыз һәм дәүләт мәнфәгатьләренә тугры булуыбыз өчен бездән үч ала. Кишинев адым-адым безне вәкаләтләребездән мәхрүм итә, бюджетыбызны чикли, канунлы хокукларыбызны боза, Гагаузиядә һәм бөтен илдә тотрыксызлык тудыра", дип язган Гуцул социаль челтәрләрдә.
Шулай ук аның әйтүенчә, Русия президенты гагауз халкына хокукларын, вәкаләтләрен яклауда "ярдәм һәм хуплау" вәгъдә иткән.
Гуцул бер атна тирәсе Русиядә, элегрәк ул шулай ук Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко һәм Русиянең башка түрәләре белән очрашты.
Молдова республикасыннан яшьләр, Русияне хуплаучы төркемнәрнең яшьләр оешмалары әгъзалары Сочида 1 марттан 7 мартка кадәр узган Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашты.
2023 елның 14 маенда Гагаузиядә узган башкан (автономия башлыгы) сайлауларында Русияне хуплаучы намзәт – "Шор" фиркасеннән Евгения Гуцул җиңде. Молдова президенты Майя Санду бу тавыш бирүләр вакытында хокук бозулар булды дип белдерде, ә полиция Гагаузия Үзәк сайлау комиссиясендә тентүләр үткәрде һәм документларны тартып алды. Санду Гуцулны Молдова хөкүмәте әгъзасы итеп билгеләү турындагы документны имзаламады.
Шулай ук былтыр язын Молдовага Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.
- Гагауз автономия төбәге – Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнары булган төркиләр. Гагаузлар 1800нче елларда мөселман Госманлы төрекләренең эзәрлекләүләреннән качып, хәзерге Молдовага килеп урнашкан. Ул чакта бу җирләр Русия империясенең бер өлеше булган. Гагаузларның гомум саны 250 мең чамасы дип исәпләнә.
- Русия Украинага бәреп кергәннән соң да, төбәктә Русиягә карата уңай мөнәсәбәт сакланды. Әйтик, 2023 елның февралендә Гагаузиядә уздырылган сораштыруда катнашучыларның 93 проценты элеккечә Русия белән тыгыз элемтәләрне саклау яклы булуын белдергән.
- Белгечләр Русия Молдаваның эчке эшләренә тыкшыну өчен Гагауз төбәген актив кулланырга тырыша, дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум