Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агентство": Путин Навальный үлгән көнне аны алмашу турында сөйләшкән булган


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Алмашу турында эшкуар Роман Абрамович белән шәхси очрашу вакытында фикер алышканнар, Путин риза булган диелә.

Русия президенты Владимир Путин оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны алмашу турында ул колониядә үлгән көнне фикер алышкан булган. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Агентство" яза.

Алмашу хакында оппозиционерның үлем хәбәре килергә берничә сәгать кала, эшкуар Роман Абрамович белән шәхси очрашу вакытында фикер алышканнар, ди басманың ике чыганагы. Аларның берсе Путин алмашуга сүздә ризалашкан дип ышандыра.

Журналист-тикшеренүче Христо Грозев та Путин әлеге алмашны хуплагандыр дип фаразларын әйткән. Әмма шул ук вакытта Путинның бу ризалашуы ясалма булгандыр, дип саный ул.

"Агентство" мәгълүматынча, алмашу турындагы сөйләшүләр 2023 елның языннан барган. Басма белән сөйләшкән дүрт чыганак та Навальныйны алмашуларын аның гаиләсе таләп иткән, ди. 2023 елның көзендә, The Wall Street Journal-да оппозиционерны Германиядә гомерлеккә хөкем ителгән киллер Вадим Красиковка алмашырга мөмкиннәр дигән мәкалә чыкканнан соң, бу сөйләшүләр тукталып калган. Алар кыш көне, Навальныйны "Полярный волк" колониясенә күчергәннән соң яңадан башланган: оппозиционерның гаиләсе Көнбатыш сәясәтчеләрен ниндидер начар хәлгә әзерлек башланды дип ышандырган.

"Агентство" әңгәмәдәшчеләре дә, элегрәк инглиз телендәге медиа да Русиянең Навальныйны, Америка журналисты Эван Гершковичны һәм Американың элекке морпехы Пол Уиланны азат итәргә әзер булуы турында әйтте. Аларга алмашка Путин Красиковны һәм "АКШта хөкем ителгән тагын нинди дә булса русиялене" алыр иде.

Германия хөкүмәтендә бу алмашка фикер белдермәделәр. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков алмаш турында хәбәрдар булмавын әйтте.

  • Навальный 16 февральдә "Полярный волк" аерым тәртипле колониясендә үлде. Үлем турындагы йомгаклавында әйтелгәнчә, янәсе ул табигый сәбәпләр белән үлгән. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтерделәр дип саный.
  • Навальный үлгәннән соң Русия һәм чит илләрнең шәһәрләрендә сәясәтче истәлегенә күп санлы чаралар үтте. Йөзләгән кеше тоткарланды һәм кулга алынды. Мәскәүдә Навальныйны җирләргә 16 меңнән артык кеше килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG