Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәхкәмә Алексей Навальный үлеменнән соң сәяси золымнар корбаннары һәйкәленә чәчәк салырга килгән кызга штраф җәзасы биргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул 17 февральдә көндезге сәгать 12дә Ленин бакчасындагы сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәленә дүрт данә чәчәк салырга теләгән диелә.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Наталья Ветошкинаны килештерелмәгән чара оештыруда (Административ кодексның 20.2 маддәсе 2 өлеше) гаепле дип тапкан һәм аңа штраф салган. Мәхкәмә карарында штраф күләме яшерелгән, дип җиткерә Idel.Реалии". Әлеге карар 19 февральдә чыккан булган.

Эш материалларына күрә 17 февральдә Ветошкина "бер үк нияттә булган билгесез затлар белән берлектә" көндезге сәгать 12ләрдә Ленин бакчасындагы сәяси золымнар корбаннары һәйкәле янында пикет үткәргән.

"Бу чара Алексей Навальныйның үлеменә хәсрәт белдерү максаты белән үткәрелгән. Ветошкина Н.К, сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәленә дүрт данә чәчәк салырга теләгән", диелә документта.

Утырышта Ветошкина гаебен танымаган.

  • Навальный 16 февральдә "Полярный волк" аерым тәртипле колониясендә үлде. Үлем турындагы йомгаклавында әйтелгәнчә, янәсе ул табигый сәбәпләр белән үлгән. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтерделәр дип саный.
  • Навальный үлгәннән соң Русия һәм чит илләрнең шәһәрләрендә сәясәтче истәлегенә күп санлы чаралар үтте. Йөзләгән кеше тоткарланды һәм кулга алынды. Мәскәүдә Навальныйны җирләргә 16 меңнән артык кеше килде.
  • Казанда полиция сәяси золымнар корбаннары һәйкәлен уратып алды, бу Навальный истәлегенә чәчәкләр салмасыннар өчен эшләнде. Берничә кеше тоткарланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG