Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәхкәмә блогер Асхабали Алибековны ике айга сак астына алган


Асхабали Алибеков
Асхабали Алибеков

"Дикий десантник" каналын алып баручы Алибеков ноябрьдә генә азат ителгән иде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе полиция хезмәткәренә һөҗүмдә гаепләп видеоблогер Асхабали Алибековны ике айга сак астына алган. Ул 20 февральдә "полициягә буйсынмауда" гаепләнеп 15 тәүлеккә тоткарланган иде инде. 4 мартта аңа җинаять эше ачылганы мәгълүм булды.

Видеоблогер Алибековны Казанга килеп төшкәч үк кулга алдылар. ОВД-Инфога язуынча, аны армияне "кимсетү"дә беркетмә төзү өчен полиция бүлегенә барудан баш тартуда гаепләгәннәр. Имеш ул полиция хезмәткәренә буйсынмаган. Алибеков әйтүенчә, кулга алу вакытында аны җиргә салганнар, битенә һәм тәненә сукканнар, һәм аркасына нәрсәдер салганнар, шуннан соң ул башы әйләнгәнен сизгән.

  • Элекке хәрби Алибеков ике ел элек армияне "кимсетү" өчен бер ел да ике ай колониядә утырып чыкты, узган ел ноябрьдә азат ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG