Башкорт Шаяннар һәм тапкырлар клубы (ШТК) ачык лигасының "Барыбер" такымы уенчылары "Атай" шоколадыннан шаяртканнан соң гафу үтенгән видео чыгарды.
Видеоны кичә, 12 март көнне үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә Башкортстан Корылтае депутаты, Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназиянең (такым уенчылары шушында белем ала-ред) мөдире Илнур Салихов чыгарды. Алар мөрәҗәгатьләрендә "чыгышыбызның кайбер урыннарында без хаклы түгел идек", ди.
"Кеше шәхесенә күчеп, кемнедер үпкәләтергә теләмәгән идек. Мәктәптән безне кумадылар, безнең белән әңгәмә үткәрделәр, кайбер урыннарда хаксыз булуыбызны аңлаттылар. Безнең такымның концепты шундый, кайдадыр арттырып та җибәрәбез. Ләкин бу чыгыштан соң шундый шау-шу күтәрелер дип уйламаган идек. Оештыручыларга сорауларыбыз юк, зур сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр, һәйбәт агайлар", дип сөйли укучылар бу видеода.
Гафу үтенү видеолары моның белән генә бетмәде. Башкорт ШТК лигасы рәисе Урал Кәримов та гафу үтенгән видео чыгарды. Янәсе егетләр оештыручыларның яхшы күңелле булуыннан файдаланып сәхнәгә алдан килештерелмәгән шаяртулар белән чыккан. "Тик егетләр белән сөйләшкәч аларның үкенүен күрдек, гафу үтенделәр", ди ул. Шуңа күрә такымны гафу иткәннәр дә, алга таба да чыгыш ясарга рөхсәт биргәннәр, дисквалификация шартлы гына бирелгән. "Әлбәттә, беренче кисәтү ясалганга кадәр генә", ди Кәримов.
- 10 мартта Уфаның Конгресс-холлында Әбҗәлил районының Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназия укучыларыннан торган "Барыбер" такымы республика башлыгы Радий Хәбиров рәсеме төшкән "Атай" шоколады турында шаярткан иде. Шуннан соң аларны уеннан төшереп калдырулары әйтелде.
- "Безнең кибеттә - "Атай" шоколады премьерасы. Made in Armenia (Әрмәнстанда эшләнгән - ред.). Куллану вакыты - 2024 елга кадәр. Эчендәгеләр: җиде процент какао, нуль процент башкорт теле", диелә шаяртуда.
- Узган атнада Уфада "Атай" дигән шоколадның сатуга чыгуы хәбәр ителгән иде. Аның тышлыгындагы рәсемдә башкортстан башлыгы Радий Хәби ров улы Тимерне кочагына алган.
- UTV мәгълүматынча баллы сувенир сатуга күптән түгел генә чыккан. 38 граммы өчен 200 сум бәя куйганнар. Шоколад Венесуэлада сатып алынган какао орлыкларыннан ясалган, аны Стәрлетамакта җитештерәләр диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум