Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Уфаның "Мәдинә" мәчете идән астында балаларны ябып тоткан һәм кыйнаган ирне шартлы рәвештә 3,5 елга хөкем иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хәл турында идән астыннан качып киткән бер бала аша билгеле булган иде – ул 2023 елның мартында вокзалга барып эләккән һәм бөтен хәлләрне полициягә сөйләгән.

Уфаның "Мәдинә" мәчете идән астында балаларны ябып тоткан һәм кыйнаган ирне шартлы рәвештә 3,5 елга хөкем иткәннәр. Бу хакта Mash Вatash Telegram-каналы җиткерә.

Канал мәгълүматынча, Азизмурод Кенджа биш ел элек Таҗикстаннан күчеп килгән һәм "Мәдинә" мәдрәсәсе бинасының идән астында дини гаиләләрдән булган малайлар өчен мәктәп ачкан. Балалар матрасларда йоклаган һәм Коръәнне әйбәт итеп укымасалар каеш белән кыйналган диелә.

Укучыларның шундый вәхши шартларда тотылуы турында идән астыннан качып киткән бер бала аша билгеле булган иде – ул 2023 елның мартында вокзалга барып эләккән һәм бөтен хәлләрне полициягә сөйләгән.

Балаларны кыйнап торган өчен ирне 3,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, ә төп дәлилне - каешны юк итәргә дип карар чыгарганнар.

  • Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте бу хәлләргә катнашы булуын кире какты. Мөфти Айнур Биргалин әйтүенчә, балалар тотылган бина шәхси милек булып санала, ул анда балалар ябылып тотылуын белмәдем ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG