Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар телендә басылган сайлау бюллетеньнәре саны кимегән


Архив фотосы
Архив фотосы

2013 ел белән чагыштырганда, татарча бюлетеньнәр саны 31 процентка азрак әзерләнгән.

Башкортстанда Русия президенты сайлавы бюлетеньнәре өч телдә — башкортча, татарча һәм урысча басылган. Бу хакта бүген республиканың Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова "Башинформ" дәүләт агентлыгы матбугат очрашуында белдерде.

Башкортстанда барлыгы 2 млн 994 мең 100 бюллетень басылган. Шуларның башкорт һәм урыс телендәгесе — 358 мең 900 (12%) данәдә, татар һәм урыс телендә — 162 мең 900 (5,5%) данәдә әзерләнгән. Татар телендәге бланкалар Башкорстанның татарлар күпләп яшәгән урыннарында таратылачак диелә. Шул ук вакытта бюллетеньнәрнең 82,5 проценты бары урыс телендә генә язылган.

Соңгы елларда Башкортстанда узучы сайлау һәм референдумнарда татар телендәге бюллетеньнәр саны кимүе күзәтелә.

2013 елда узган Башкортстан Корылтаеның 5нче чакырылышына депутатлар сайлауда татар телендә бюллетеньнәр саны 237мең 600 булган. Бу быелгы сайлау белән чагыштырганда 31 процентка азрак. Ул вакытта башкорт телендәге бланкалар 370 мең 200 данәдә басылган, 11 ел эчендә аларның саны 3 процентка гына кимегән.

2020 елда Русия Конституциясен үзгәртү референдумында Башкортстанда татар телендә 193 мең 900 һәм башкорт телендә 390 мең 650 бюллетень әзерләнгән булган.

Русиядә 2021 елда халык санын алуның рәсми нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда 1,509 млн урыс (36,89%), 1,268 млн башкорт (31,01%) һәм 974 мең татар (23,82%) яши. 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, Башкортстанда татарлар саны — 173 меңгә, яки 13% кимегән.

  • Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта үтәчәк. Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.
  • Русиядә президент сайлавы узган көннәрдә, 15 марттан 17 мартка кадәр, Башкортстанда "Рәхмәт" чарасы үтәчәк. Сайлауга килеп тавыш биргән башкортстаннарга QR-кодлы билет бирәчәкләр, ә алар ярдәмендә махсус бүләкләр отып булачак.
  • Башкортстанда халыкны бүләкләр белән кызыктырып кына түгел, сайлауда мәҗбүри дә катнашырга мәҗбүр итәләр. Мәсәлән, Азатлык күптән түгел Башкорт дәүләт педагогика университеты студентларына Русия президентын сайлауда катнашу өчен югары уку йортына якын булган сайлау бүлегенә теркәлергә кушуларын язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG