"Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларга ярдәм итү өчен тәбрикләмәләр ясап сата башлагач, Уфада "ТапТаман" кибете хуҗабикәсе Таңчулпан Буракаевадан "Арт-Квадрат" мәдәни мәркәзендәге бинаны бушатуын сораганнар. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Буракаева сүзләренчә, бина хуҗасы аның белән аренда килешүен өзгән.
"Арт-Квадрат безнең белән килешүне бер яклы гына тәртиптә өзә (сәбәпләрен күрсәтми, килешү нигезендә аларның мондый хакы бар. Шуңа күрә безнең яңа урын табып күчеп китү өчен бер ай вакытыбыз бар", дип язды ул.
Буракаеваның тәбрикләмәләр ясап сата башлавы әле узган атнада гына хәбәр ителгән иде. Алардан кергән акчаларның 50 проценты Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларның гаиләләренә ярдәмгә биреләчәк диелде. Кайбер медиада тәбрикләмәләрнең "Арт-Квадрат"тагы "ТапТаман" шоурумунда сатылуы хәбәр ителде. Килешүне шул сәбәпле өзәләр.
"Җитәкчелеккә бу ошамады һәм алар аны сатудан алырга кушты. Мин алып куйдым да, соңрак аларны нейтраль җирдә сата башладым. Әмма рәсемнәр интернетта тарала бара, шуңа күрә монда кибетем бөтенләй булмаса яхшырак булыр дип тапканнардыр", дип сөйләде ул.
Волонтерлар исәпләвенчә, "Баймак эше" нигезендә хәзерге вакытка 79 кешегә җинаять эше ачылган.
- 7 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум