Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 220 авылны су басарга мөмкин


Архив фотосы
Архив фотосы

Хәзер су басудан зыян күрүчеләр өчен 158 вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән.

Быел язгы ташулар вакытында Татарстанның 38 районындагы 220 торак пунктын су басу ихтималы бар. Бу хакта бүген республиканың вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, бу җирлекләрдә 13,6 мең кеше яши. Моннан тыш, 22 автомобиль күпере, аерым социаль корылмалар игътибар үзәгендә.

"Әгәр су баса башласа, районнарга кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчәргә кирәк", диде ул.

Хәзерге вакытта су басудан зыян күрүчеләр өчен 158 вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы Николай Суржко сөйләвенчә, бу урыннарда 31 мең кеше яши ала.

Татарстанда су басуга әзерлек өчен 988 млн сум акча бүленгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 19 мең коткаручы, 4 мең техника, 124 йөзү чарасы, һавадан вазгыятьне күзәтү өчен дүрт очкыч һәм өч дрон әзерләгән.

Моңа кадәр Казан хакимиятләре язын су басу куркынычы турында кисәтте. Алар кайбер урамнарда кар көртләре өй биеклеге кадәр булды дип белдерде. Казанда 386 йортка су басу куркынычы яный.

• Элегрәк "Известия" басмасы метеорологлар белән сөйләшеп язма чыгарган иде, анда Идел буе төбәкләрендә аномаль язгы ташулар булырга мөмкин дип кисәтелде.
• Белгечләр әйтүенчә, Русия үзәгендә яуган кар нормадан 30-40 процентка артык. Бу язын көчле ташуларга китерергә мөмкин дип фаразлый алар.
• Моннан берничә ел элек һава кинәт җылыну сәбәпле Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында көчле су басулар булды. Казанның Салмачы бистәсендә йортларын су баскан хуҗалар моның сәбәбен шәһәр хезмәтләренең битарафлыгы белән аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG