Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надеждинның Уфадагы штабы җитәкчесе Аким Туктаровны университеттан куганнар


Борис Надеждинга имза куючылар, гыйнвар, 2024 ел
Борис Надеждинга имза куючылар, гыйнвар, 2024 ел

Студент бу карар "сәяси сәбәпләр белән кабул ителгән" дип саный. 

Русия президенты вазифасына дәгъва иткән, әмма сайлауга намзәт буларак уздырылмаган Борис Надеждинның Уфадагы штабы җитәкчесе Аким Туктаровны Уфа фән һәм технолологияләр университетыннан куганнар. Туктаров бу карар "сәяси сәбәпләр белән кабул ителгән" дип саный.

"Сәяси сәбәпләр белән кабул ителгән карар. Уку йорты мине чыгару турында ике атна алдан белдерергә тиеш, ә алар җомга гына гына әйттеләр. Имеш, миңа ниндидер сораулары бар. Яллар алдыннан, мин берни дә эшли алмас өчен шушы көнне көткәннәр. Фәрман өлгесендә мин юк идем", дигән студент "Аспекты"га.

Туктаров сүзләренчә, рәсми рәвештә аны укудагы бурычлары өчен куганнар. "Минем җиде предметтан бурыч бар иде, ләкин уку йортыннан 10ннан артык булганда гына чыгаралар. Мәсәлән, 14 бурычы булган кешегә тимәгәннәр", ди ул.

"Сөйләшергә теләмиләр. Мине фәрманга керткән Галия Гарипова миннән кача" дигән студент.

Надеждинның Уфадагы штабында моны тәнкыйтьләп чыктылар. "Штаб исеменнән шуны истә тотарга чакырабыз: фәрманнар гына үтәүче иң тыныч бюрократ та явызлыклар кыла ала. Кызганычка, университет җитәкчелеге әлеге явызлыкның бер өлеше булып чыкты. Русия ирекле булачак!" диелгән белдерүдә.

  • Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара иде, ул ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый. Президент булып сайланган очракта Надеждин сугышны туктатырга һәм мобилизациягә эләгүчеләрне кире өйләренә кайтарырга вәгъдә иткән иде.
  • Үзәк сайлау комиссиясе Надеждинны хуплаучыларның 9147 имзасын гамәлгә яраксыз дип тапты. 95 587 имза дөрес дип табылган. Теркәлү өчен исә 100 мең имза кирәк, ә комиссиягә 105 меңнән дә артыграк имза тапшыру ярамый иде.
  • Шулай итеп ул сайлауларга үткәрелмәде. Русия Югары мәхкәмәсе Надеждинның имзалар белән бәйле тапшырган ике дәгъвасын кире какты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG