Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте Русия президентын сайлау нәтиҗәләре белән бәйле белдерү чыгарды, бу юлы да сайлауда кабат Владимир Путин җиңүче булды.
Бу сайлауның төп максаты — "имитация" дигән сүз иде, дип яза "Голос": "канунлылыкның, сайлауның, агитациянең, күзәтүнең, оппозиция һәм көндәшлекнең, ачыклык һәм хәбәрдарлыкның, сайлау комиссияләренең бәйсезлегенең, халык суверенитетының рәвешен китерү". Бары тик суверенитетка ия халыкка карата көч куллану гына имитация булмады, диелә белдерүдә.
Шулай ук хәрәкәт илдә сугыш цензурасы бар дияргә дә була, аны куркыту һәм көч ярдәмендә керттеләр, дип искәртә. Сайлауны оештыручылар тавыш бирү һәм тавышларны санау процедураларын хәтта шундый шартларда да ачык һәм гадел итеп үткәрергә курыкты диелә белдерүдә.
"Без әле беркайчан да Конституция стандартларына бу кадәр туры килми торган президент кампаниясен күрмәдек", дип искәртә белгечләр.
Президент кампаниясе барышында "Голос" төрле канун бозулар теркәгән: канунсыз агитация һәм тавыш бирергә мәҗбүр итүләрдән алып, бюллетеньнәр ташлау һәм бер үк затларның төрле бүлгеләрдә тавыш бирүен ("карусель").
Мәсәлән, Мәскәүдәге берничә сайлау бүлгесендә беркетмәгә язылган саннар санап баргандагы саннардан аерылып торган. Краснодарда бюллетеньнәр ташлау турында хәбәр иткән күзәтүчене кулга алганнар. Шулай ук Русиянең төрле төбәкләрендә экзитпол үткәргән волонтерларны кулга алдылар. Алар нигездә сугышка каршы сәясәтче Борис Надеждинның тарафдарлары иде, Үзәк сайлау комиссиясе аны сайлауга үткәрмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум