Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә татар язучысының тагын бер әсәре нәшер ителде


Аяз Гыйләҗевның "Берәү" әсәре төрек телендә китап буларак дөнья күрде
Аяз Гыйләҗевның "Берәү" әсәре төрек телендә китап буларак дөнья күрде

Аяз Гыйлеҗевның "Берәү" повестен төрек теленә язучы, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлу тәрҗемә иткән. Китап Төркиядә сатуга чыккан.  Сатылып бетүгә карап әсәр тагын бастырылачак.

Шушы көннәрдә Төркиянең башкаласы Әнкарада Сталин золымнары корбаны, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның повесте төрек телендә китап буларак дөнья күрде. Аны хосусый "Hece" ("Һәҗә") китап нәшрияты бастырган. "Берәү" повесте "Tek" ("Тәк") дип атала. Ул бер мең тираж белән басылган һәм сатуга чыгарылган. 200 битлек китапның бәясе - 135 лира. Русия акчасына күчерсең, ул якынча 400 сумны тәшкил итә.

Аяз Гыйләҗевның әсәрен төрекчәгә тәрҗемә итү эшен язучы, мөгаллим Фатиһ Кутлу башкарган. Татарстанның Язучылар берлегенең рәсми сәхифәсендәге мәгълүматка караганда, Кутлу әлеге хезмәтен Аяз Гыйләҗевнең 1880 нче елларда Төркиягә һиҗрәт кылган карт бабасы, мәрхүм Гыйләҗетдин муллага багышлап чыгарган. Әйткәндәй, аның исеме язучының фамилиясендә мәңгеләшкән.

Ул Төркиядә сатуга чыкты
Ул Төркиядә сатуга чыкты

Фатиһ Кутлу моңа кадәр Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир", "Яра", "Җомга кич белән", "Язгы кәрваннар" әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итеп, Төркия укучыларына татар әдәбияты белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Кутлу шулай ук Әмирхан Еникинең әсәрләрен дә төрекчәгә тәрҗемә итте. Барлыгы аның тәрҗемәсе белән Төркиядә татар язучыларының 14 китабы басылып чыкты. Шулай ук Аяз Гыйләҗевка багышланган Төркиянең "Temrin" әдәби журналының тулысынча бер санын Фатиһ Кутлу башкарып чыкты. Фатиһ Кутлу 50дән артык татар авторларының хикәя, повесть, шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итте.

"Берәү" повестен төрекчәгә тәрҗемә итү эше Татарстан Язучылар берлегенең тәрҗемәчеләр үзәге эшчәнлеге кысаларында башкарылды, дип язылган берлекнең интернет сәхифәсендә.

Төркиядә татар әсәрләренең сатылуына караганда, иң популяр китап "Өч аршин җир" әсәре булган. Ул берничә тапкыр яңадан бастырылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG